Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2018, 15:11

Закон бар, мөмкинлек юк

Яки үти алмаслык гамәлләр чыгару нигә кирәк?1 июльдән Русия төбәкләреннән, шул исәптән Башкортстаннан да, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсенә 10 яшьтән дә өлкәнрәк булган автобусларда балалар йөртү тыелган иде. Бу 5 тоннага кадәрле автобусларга карый. Ә 1 октябрьдән 5 тоннадан артык булган автобусларга да чикләү кертелде. Төбәкләрдә бу закон, автобус авырлыгына карап, 2019 елның1 апреленнән һәм 2019 елның

1 октябреннән кертеләчәк. Русия Хөкүмәте үзенең 14 апрельдә дөнья күргән карары белән 2013 елда чыгарылган законга үзгәрешләр кертте. Ул закон нигезендә 2017 елның 1 гыйнварыннан мәктәп укучыларын 10 елдан “өлкән” автобусларда йөртү тыелган иде. Ул барлык техник таләпләргә җавап бирергә, тахограф, ГЛОНАСС системасы белән җиһазлан-дырылырга тиеш. Бу законны үтәп булмаячаклыгын күпләр шунда ук аңлады.
Русиянең мәгариф һәм мәдәният министрлары, туриндустрия җи-тәкчеләре әлеге кагыйдәләрне кичектереп торуны сорап ил Хөкүмәте рәисенә мөрәҗәгать иттеләр. Русиянең Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы да автобусларның күбесенең 10 елдан артык файдалануда булуын таныгач, хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев бу законны бер елга кичектереп торырга карар итте. Тик бу вакыт аралыгында да транспорт чараларын яңартып өлгереп булмаячагы аңлашыла иде. Шуңа күрә дә бу закон тулы куәтенә 2019 нчы елның 1 апреленнән эшли башлаячак. Закон һәм яңа кагыйдәләрнең ашыгыбрак кабул ителгәнлеге күренеп тора.
–Балаларны төркемләп йөртү автобусның яшенә карап түгел, аның техник торышына карап рөхсәт ителергә тиеш. Хәтта самолетларга да ул кадәр каты таләпләр куелмый. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт идарәсендә 10 еллык автобуслар күбрәк авариягә очрый дигән мәгълүмат юк, – ди Ростуризм оешмасының җәмәгать-челек советы җитәкчесе Сергей Менделевич. – Безгә бу уңайдан хатлар ява башлады. Алар үз төбәкләрендәге автобусларның яшен беләләр бит, шуңа да зур борчылу белдерәләр. Зур транспорт оешмалары да балалар йөртүдән баш тартты. Яңа кагый-дәләр буенча оешма җитәкче-ләренә 40лап маддә нигезендә штраф сала башладылар. Төрле техник җитешсезлекләрне берләш-терү нигезендә 100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр штраф салган очраклар да булды. Русия туриндустрия союзы җитәкчесе Ольга Санаева да бу хәлгә үз мөнәсәбәтен белдерде.
–Хөкүмәтнең балалар хәвефсезлеге хакында кайгыртуын бик яхшы аңлыйбыз. Тик нигә ул кайгырту автобус яшенә бәйле булырга тиеш. Беренче чиратта аның техник төзеклегенә игътибар итәргә кирәктер.
Чынлап та кайбер автобуслар 15 ел йөрсә дә өр-яңа кабек була. Транспортның төзеклеге тәү чиратта водительгә бәйле булырга тиеш. Кайбер водительләр яңа автобусны да 2-3 ел эчендә йөремәслек дәрәҗәгә китерергә мөмкин. Мәктәпләрнең еш кына транспортны төзекләндерергә, запас частьләр алырга акчалары җитми. Шул сәбәпле аларны алмаштыруны сузып килү арка-сында да транспорт чарасы тиз арада яраксызга әйләнә. Балаларны кая да булса йөртү өчен җәмәгатьчелек автобусларын фай-далана башладылар. Әмма алар моның өчен җайлаштырылмаган. Аларда хәтта иминлек каешлары да юк. Яңа кагыйдәләр кече эшкуарлык белән шөгыльләнү-челәрнең эшчәнлегенә дә аяк чалырга өлгерде. Берничә яңа булмаган автобус белән көн күргән эшкуарлар акча эшләүнең башка юлларын эзли башладылар. Ничек кенә булмасын, иске транспортны яңага алмаштыру күп чыгымнар һәм озайлы вакыт таләп итәчәк. Бүгенгесе көндә мәктәп автобус-ларының – 30, туристик автобус-ларның 90 проценты 10 елдан күбрәк файдаланылган. Яңасын сатып алу кыйммәт. Русиядә җитештерелгән автобусларның хакы 13 миллион сумнан башлана, Кытайдан исә 9 миллион сумга алып була. Беренчедән, мондый зур акчалар һәрбер оешмада юк, икенчедән, сатып алган хәлдә дә ул үзен аклыймы? Русия турин-дустрия союзының автобус туриз-мы комиссиясе рәисе Владимир Рабников акламый дип чыгыш ясый.
– Туристик автобусларны бер сәгатькә алу уртача 1,5 мең сум тора. Балаларны музейга яки нинди дә булса ярышка алып барып кайту өчен 7 сәгать вакыт кирәк. Бу 10,5 мең керем дигән сүз. Әмма шушы керемнән водительгә, механикка хезмәт хакын исәп-ләсәң, транспорт чарасының тукталышына, аны юган өчен түләү, ягулык-майлау материал-ларын исәпләсәң, көненә 7 мең сумга баса. Димәк, көненә чиста керем 3 мең сум калачак. Мондый табыш белән яңа автобус хакын кире кайтарыр өчен аны профилактик һәм төзек-ләндерү чаралары үткәрми генә көн дә 8 ел дәвамында “җигәргә” кирәк. Безнең юлларда ватылмыйча гына 8 ел йөреп буламы?
Бүгенгесе көндә мәктәп автобусларының – 30, туристик автобусларның 90 проценты 10 елдан күбрәк файдаланылган. Яңасын сатып алу кыйммәт. Русиядә җитештерелгән автобусларның хакы 13 миллион сумнан башлана, Кытайдан исә 9 миллион сумга алып була. Беренчедән, мондый зур акчалар һәрбер оешмада юк, икенчедән, сатып алган хәлдә дә ул үзен аклыймы?
Яңа автобусның хакын кире кайтарам дисәң, аның 1 сәгать аренда хакын 1,5 меңнән 5 мең сумга кадәр күтәрергә кирәк. Әмма мондый хакка ата-аналар балаларын экскурсиягә йөртмә-ячәк. Чөнки гади такси белән йөртү дә берничә тапкырга очсызгарак төшәчәк.
Русия Юл хәрәкәте хәвеф-сезлеге дәүләт идарәсе белдерү-енчә, илдәге 50 процент автобус паркы яңа ГОСТ таләпләренә җавап бирми. Гомумән, безнең автомобиль сәнәгате яңа ГОСТка туры килерлек автобуслар җитеш-терми булып чыга. Чөнки мәктәп автобуслары 6–16 яшьтәге бала-ларны йөртү өчен файдаланыла. Ә 6 яшьтән кечерәк булган балаларны йөртер өчен махсус “кресло” кирәк. Ләкин алар киң урын алып тора. Безнең илдә андый киң автобуслар эшләнми. Бу мәсьәләне Сыктывкар шәһәрендә юл хәрәкәте хәвефсезлегенә багышланган “түгәрәк өстәл” барышында да күтәрделәр. Мәктәп автобусларының төп өлешен тәшкил иткән Павловск автобус заводы (ПАЗ) җитәкчелеге дә, шулай ук мәктәп укучыларын күпләп йөрткән ГАЗ автозаводы (Газель) җитәкчелеге дә мондый махсус, киңәйтелгән автобусларны 2020 елдан гына чыгара алачак-ларын белдерде. Анысы да әле конвейерларны үзгәртеп кору өчен дәүләт ярдәме күрсәтелгән очракта гына. Бүген бездә кресло урнаштырмалы VOLgabus авто-бусы гына җитештерелә. Әмма аны да кулай дип әйтеп булмый. Чөнки аның төбе бик тәпәш эшләнгән. Андый транспорт белән безнең авыл юлларында йөреп булмаячак. Икенчедән, ул 50 кешегә тәгаенләнгән. Бездә кайбер авыллардан 2–3 бала гына төп мәктәпкә йөреп укый. Ә 2–3 бала йөртү өчен мондый зур автобус файдалану бик зур чыгымнарга китерәчәк һәм мәктәпләрнең аны сатып алырга хәлләреннән дә килмәячәк.
Без балаларыбыз мәдәниятле булып үссен, күргәзмәләргә һәм музейларга йөрсеннәр иде дибез. ГТО нормативлары кире кайта-рылып, яшьләр спортына да игътибар бирелә башлады. Әмма автобусларның иске булуы, яңаларының җитешмәве арка-сында балалар күп чараларда катнаша алмый. Шулай булгач, бу законны уңай бәяләп буламы? Һәрбер баланың гомере кадерле һәм ул дәүләт сагы астында булырга тиеш. Ләкин мондый югалтулар юлы беләнме?
Туристик автобусларны бер сәгатькә алу уртача 1,5 мең сум тора. Балаларны музейга яки нинди дә булса ярышка алып барып кайту өчен 7 сәгать вакыт кирәк. Бу 10,5 мең керем дигән сүз. Әмма шушы керемнән водительгә, механикка хезмәт хакын исәпләсәң, транспорт чарасының тукталышына, аны юган өчен түләү, ягулык-майлау материалларын исәпләсәң, көненә
7 мең сумга баса. Димәк, көненә чиста керем 3 мең сум калачак. Мондый табыш белән яңа автобус хакын кире кайтарыр өчен аны профилактик һәм төзекләндерү чаралары үткәрми генә көн дә
8 ел дәвамында “җигәргә” кирәк. Безнең юлларда ватылмыйча гына 8 ел йөреп буламы?
Күп таләпләрне үтәп булмау аркасында мәктәпләр балаларны йөртүдән баш тарта башлады. Аның каравы, мәктәптәге һәм һәрбер класстагы ата-аналар комитеты активлык күрсәтә. Алар экскурсияләрне мәктәп исеменнән түгел, ә шәхси кеше, үз исеменнән оештыра башлаган. Нинди дә булса ата-ана үз исеменә автобуска заказ бирә дә балаларны төяп алып китә. Ә мондый сәяхәтләргә бернинди ГОСТ та таләп була алмый. Турфирмаларның авто-буслар паркында да көчкә йөргән, таралып барган транспорт җитәрлек. Шундый автобусларның берсенә балаларын утыртып алып китеп, юл фаҗигасенә юлыксалар, кем җавап бирер соң? Гадәттәгечә, зур юл һәлакәте булганнан соң гына моңа игътибар итә башларлармы? Ни өчен шулай?
Рәдиф Фәтхи.