Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2018, 14:41

Илне туендырган авыл

Безнең илдә һәр елны октябрь аеның икенче якшәмбесендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнелә. Быел ул 14 октябрьгә туры килде. Авыл җирендә, басу-кырларда, терлекчелек фермаларында тир түгүчеләрнең хезмәтләре искиткеч киеренке, әмма бик изге һәм кирәкле булуын яхшы беләбез. Алар тырышлыгы белән өстәлләребез сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора, җаныбыз ни тели барысы да бар, шөкер.Соңгы 5 елда илебездә иген уңышы аеруча куанычлы: ел саен 100 миллион тоннадан артык җыеп алына. Былтыр ул аеруча рекордлы күләмдә булды —135 миллион тоннага кадәр җитте. Быел ил буенча 106 миллион тонна икмәк уңышы җыелды.

Соңгы 6 ел эчендә дәүләт аграр сәнәгать үсешенә 1,2 трлн. сум акча бүлде. Бу — авыл хуҗалыгы өчен моңа кадәр күрелмәгән зур сумма. Быел исә тармакка 250 млрд сум бүленгән. Соңгы 5 елда илебезнең аграр комплексы уңай үсеш күрсәтә. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 20 процентка арткан. Президент Владимир Путин белдерүенчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ил халкын төп азык продуктлары белән тәэмин итә һәм бер үк вакытта алар тышкы базарларны да яулыйлар. Былтыр экспортка 25 млрд. долларлык азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималы озатылган. Биредә ил президенты В. Путин авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Ставрополь краена эш сәфәре белән баргач, кызыклы чагыштыру китерде. Русия чит илләргә 20 млрд. долларлык корал сата. Димәк, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бу санны 5млрд долларга узып киткән. Шикәр, үсемлек мае, дуңгыз, кош ите экспорты арта. Бүген Русия чит илләргә иң эре ашлык сатучы булып санала һәм аны сату буенча дөньяда икенче тора. Ил президенты белдерүенчә, бүген АПК продукциясе экспортын 2024 елга елына 45 миллиард долларга кадәр җиткерү бурычы куелган. Бу җиңел булмаган бурыч. Экспорт продукциясен арттыру үзебездә җитештерелүче товарларның сыйфатына, аларның конкурент сәләтлелегенә этәргеч тә бирергә тиеш. Бәлки шуңа күрә дә тармак өчен кадрлар әзерләү бурычы елдан-ел актуальләшә. Тармакка югары технологияләр елдан-ел күбрәк килә, шуңа да бу таләпләргә җавап бирә алырлык белемле белгечләр кирәк, ди В.Путин.
Барысына икмәк баш дигән хикмәтле әйтем бар. Быел безнең республика игенчеләре дә мул уңыш җыеп алды — 3 миллион тоннадан артып китте. Савымчыларыбыз да сынатмый — 1,2 миллион тоннадан артык сөт җитештерделәр.
Дистә еллардан бирле килгән традициягә ярашлы, быел да Мәскәүдә “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсе үтте. Быел ул юбилейлы — 20 нче тапкыр — булды. Анда Русия Федерациясенең 50гә якын субъекты һәм 14 чит ил вәкилләре — Япония, Кытай, Ирландия, Төркия, Италия, Германия, Испания, Австрия, Нидерландия, Әзербайҗан, Казахстан һәм Беларуссия — катнашты. Традициягә ярашлы, күргәзмәдә инвестицион оештыру-идарә итү проектлары, селекция-генетика өлкәсендәге казанышлар, авыл территорияләре һәм кооперацияләр үсеше проектлары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенең иң яхшы продукцияләре урын алды. Авыл сәнәгате комплексы өчен авыл хуҗалыгы техникалары һәм корылмаларын 70тән артык Русия һәм чит ил предприятиеләре күрсәтте. Экспозициядә мал азыгы әзерләү, азык продукциясен саклау, аны эшкәртү, туфрак эшкәртү өчен заманча техникалар урын алган иде.
Һәр елдагыча, Башкортстан да “Алтын көз” кысаларында узган төп чараларда катнашты. Республика предприятиеләре күргәзмәнең тармак конкурсында актив катнашты. Нәтиҗәдә алар 166 медаль яулады. Ягъни 94 — алтын, 44 — көмеш, 28 – бронза медаль. Республиканың авыл хуҗалыгы тармагындагы хезмәте күргәзмә оештыручылар тарафыннан лаеклы бәяләнде. Республика Хөкүмәте “Күргәзмә үсешенә өлеш салганы өчен” Гран-Прига лаек булды.
Башкортстанда 2013 елдан алып “Башкортстан продукты” проекты тормышка ашырыла. Мәгълүм булуынча, товар төргәгенә куелган билге продукциянең Башкортстанда җитештерелүе турында сөйли. Бүгенге көндә бу билгене 380 предприятиенең кую хокукы бар. Гомум алганда, әлеге бренд астында республикада 11080 исемдә продукция җитештерелә. Бүгенге көндә Башкорт казы, Башкорт сыры, Башкорт казылыгы, Башкорт кымызы булачак бренд сыйфатында карала. Ә Башкорт балы бөтен дөньяда бренд буларак киң танылу яулады. Аны Сәгуд Гарәбстаны, Оман, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Ливан, Мисыр, Кытай, АКШ, Монголия, Канада, Япония, Һиндстан, Иордания, Сербия, Кувейт, Сингапур һ.б. илләр сатып ала. Мәгълүм булуынча, иң күп товар балы Гафури районында—317 тонна, Мишкә районында —312 тонна, Иглиндә —229 тонна, Бишбүләктә — 206 тонна, Нуриманда—195 тонна һәм Стәрлетамак районында җитештерелде. Быел тулаем бал суырту 12533 тонна булып, шуның 5390 тоннасын товар балы тәшкил итә. Бер уңайдан шунысын да искә төшереп үтик: Башкортстанда умартачылык үсешенә 2030 елга кадәр республика бюджетыннан 614 миллион сум акча салу каралган.
Республика делегациясе “Алтын көз”дә югары дәрәҗәләрдә сөйләшүләр алып барды, башка төбәкләр һәм эре компанияләр белән хезмәттәшлек элемтәләре төзеде. Атап әйткәндә, Марий Эл Республикасы белән авыл хуҗалыгы кооперациясен берлектә үстерү һәм АПК продукциясе экспортын киңәйтү, БР авыл хуҗалыгы министрлыгы белән “Технотранс” Русия тимер юлы операторы республикадан Русия төбәкләренә һәм экспортка ашлык ташу турында килешү төзеделәр.
Кушнаренко районында Израиль технологияләрен файдаланып “Капитал Партнер” туры инвестицияләр фонды 7 мең баш сыер малы өчен зур терлекчелек комплексы проекты әзерли. Проектның бәясе 7 млрд. сум күләмендә бәяләнә. Аны биш ел эчендә тормышка ашыру күзаллана.
Ярмәкәй, Бәләбәй (2 ферма) һәм Бишбүләк районнарында 4 эре сөт-товар комплексы төзү планлашты-
рылган. Инвестицияләрнең гомум күләме 16млрд. сумга төшәчәк.
Гомумән, республикада авыл хуҗалыгы предприятиеләре, ишләп булмаса да, һәр елны барлыкка килеп тора. Мәсәлән, күптән түгел Салават районының Кызырбәк авылыннан ерак булмаган урында район җирлегендә тәүге балыкчылык фермасы эшли башлады. Юрүзән елгасына коючы Ләзә елгасы тамагында 3 балыкчылык каналы ясалып, шунда 10 мең форель маймычлары җибәрелгән. Хуҗалык елына 30 тонна форель балыгы җитештерергә җыена.
Республикада “Башкортстан Республикасы авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” программасы да тормышка уңышлы ашырыла. 2019 елда бу программа өчен 1,01млрд сум бүленәчәк. Аның 578 миллионын — федераль бюджет, 432 миллионын республика бүләчәк, дип белдерде БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы. Быел исә субсидия күләме 832, 34 миллион сум тәшкил иткән. Ә 2020 елга финанслау 1,38 млрд. сум күләмендә каралган. 2021 елга 1,21 млрд. сумга җитәчәк. Чыганаклар социаль өлкә һәм инженер структурасын (газ һәм су кертүләр), торак шартларын яхшырту, фельдшер-акушер пунктларын төзүгә карала. Җыеп әйткәндә, боларның барысы бергә авыл кешеләренең шәһәр тормышына якын шартларда яшәүләре өчен эшләнә. “Илебезнең һәр дүртенче гражданины диярлек авыл җирендә яши һәм эшли, шуңа күрә дә авылда тормыш тагын да баерак, матуррак, кызыклырак булсын, кеше үзенең планнарын һәм ниятләрен, үзенең иң яхшы сыйфатларын һәм талантларын туган җирендә тормышка ашыра алсын өчен без кулдан килгән бөтен эшне эшлиячәкбез”,— диде ил җитәкчесе Владимир Путин.
Резеда Кадикова.
Читайте нас: