Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2018, 15:14

Ачыктан-ачык, законга таянып һәм нәтиҗәле эшләргә

Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәркемгә үз эшчәнлеген шушы принципларга таянып башкарырга чакырдыҮткән атнаның ахыры республикабыз тарихында мөһим сәяси вакыйгасы белән уелып калыр.12 октябрь – Республика көнендә Рөстәм Зәки улы Хәмитов төбәк җитәкчесе вазифасыннан үз теләге белән китүен белдерде.

13 октябрьдә Уфада Дәүләт Җыелышы-Корылтай йортында Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән таныштырдылар. Бу тантанада РФ Хөкүмәте вәкилләре, министрлар, депутатлар корпусы, муниципалитетлар, ведомство һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Төбәктә билгеләнгән яңа җитәкче белән РФ Президентының Идел буе федераль округы буенча тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров таныштырды. Ул Радий Фәрит улына сәяси яктан өлгергән, республиканың иҗтимагый-сәяси тормышын, милли характерын, бөтен төр икътисади өлкәләрен яхшы аңлаучы җитәкче дип бәяләмә бирде.
– Сезнең каршыгызда тору минем өчен зур дәрәҗә, шул ук вакытта, республика халкы алдында никадәр җаваплы булуымны аңлыйм. Мин бөтен көчемне Башкортстан Республикасын арытаба үстерүгә һәм аның халкының тормышын яхшыртуга багышлармын. Мин сезнең һәркайсыгызның тулы куәтендә шуны ук үтәвен сорармын һәм таләп итәрмен, –дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров җыелучыларга.
Радий Фәрит улы арытаба эш алымнарын тәгаенләп болай диде:
– Республиканың арытаба үсешен бөтен эшчәнлегебезне берләштерү юлы белән генә тәэмин итеп була. Закон кабул итүчеләр, башкарма, хокук саклау кебек власть юнәлешләрен, муници-
палитет башлыклары эшчәнлеген берләштереп кенә нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Эшне дүрт миллионлы республика халкы, һәр гражданины мәнфәгатеннән чыгып төзергә тәкъдим итәм.
Эшне илне берничә елга алдан үсешкә илтергә тиешле стандартлар билгеләнгән РФ Президенты указларына нигезләнеп алып барачакбыз. Эшчәнлекне һәркайсыбызга да үз эш урынында ачыктан-ачык, законга таянып, нәтиҗәгә йөз тотып алып барырга тәкъдим итәм.
Билгеле, яңа җитәкче килсә, кадрлар алмашынуын көт тә тор. Бу юлы да журналистларның кадрлар алмашынуын көтеләме дигән сорауларына Радий Хәбиров әлегә булган команда белән эшләп караячагын белдерде. “Карарларны кабул итәргә вакыт бар әле,” – диде ул.
БР башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүген үзенең төп бурычын президентның ышанычын аклауда, бөтен белемен, акылын, тәҗрибәсен кушып, Башкортстан халкының тормышын яхшыртуда күрә. Бу хакта ул Facebookта үз битендә язды. Яңа җитәкче төбәккә бик җаваплы – җылыту сезоны башланганда тәгаенләнде. Аннан тыш зур республикада яшәешне тәэмин итүче башка сораулар да шактый.
Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтендә моңарчы ук билгеле кеше иде. Кыскача биографиясенә күз салсак, аның түбәнге баскычлардан күтәрелүенә шаһит булырбыз.
Радий Фәрит улы Хәбиров Ишембай районының Сәйрән авылында туган. Әтисе Ишембайдагы махсус балалар училищесы директоры булып эшләгән. Үсмер вакытта ук Радий Фәрит улы Ишембай машина транспорты төзү заводында фрезеровщик шәкерте булып эшкә өйрәнә. Шуннан армия сафларына алына. 1984 елда Башкорт дәүләт университетының юридик факультеты студенты булып китә. Дипломлы белгеч үз кафедрасында укыта башлый, Дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасы ассистенты була. 1992–1994 елларда Төркиядә Билькент университетында магистратурада укый. 90нчы еллар ахырында юридик факультетта өлкән укытучы була. 1998–2002 еллар Радий Хәбировның биографиясендә карьера үсеше белән билгеле. Ул факультет деканы урынбасары, аннан соң инде яңа ачылган юридик институтның директоры итеп тәгаенләнә.
2003 елның сентябрендә Радий Хәбиров Башкортстан президенты хакимияте җитәкчесе итеп эшкә билгеләнә. 2008 елның 27 сентябреннән декабрь аена кадәр Русия президенты идарәсенә караган РФ Федераль хезмәте белән арадаш департамент директоры вазифасына тәгаен-
ләнә. 2009 елның гыйнварыннан 2016 елның 19 октябренә кадәр ул – Русия президентының эчке сәясәт буенча идарә җитәкчесе урынбасары. Ә соңгы ике елда Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәре мэры вазифасын башкарды.
Радий Хәбиров – Башкорт-
станның атказанган юристы, классик һәм грек-рим көрәше буенча спорт мастерына кандидат.
Радий Хәбиров үз амбицияләрен тормышка ашыру, сәяси интригалар кору белән шөгыльләнми, илгә хезмәт итүне өстен күреп, шуны алга куйган шәхес дип бәялиләр аны. Бәлки нәкъ шул сәбәпледер, ул бүген дә җаваплы вазифада.
Башкортстанга кайткач та ул җиң сызганып эшкә тотынды. Аның төп принципларының берсе – җәмгыятьне туплау, дидек. Үзенең беренче гамәлләреннән үк ул моңа тугры булуын исбатлады.
Беренче карарын имзалап, Радий Фәрит улы Рөстәм Хәмитовка орден тапшырды. Аннары Башкортстанның беренче президенты М.Рәхимов белән очрашып сөйләште. Арытаба Русия Үзәк мөселман диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм митрополит Никон белән очрашты һәм Фейсбукта аларга очрашуга вакыт бүлгәннәре һәм республикада тынычлык саклаганнары һәм милләтара дуслыкны үстерүгә керткән тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен теркәде.
Әйе, тарткалашып түгел, тәҗрибәгә таянып, төрле карашлы кешеләрнең фикеренә колак салып, барлык көчләрне бергә туплап кына республика халкы мәнфәгатендә уңышлы эшләп була.
Ә дүшәмбедән БР Хөкүмәтендә икенче тормыш башланды. Радий Хәбиров ведомстволар җитәкчеләре белән очрашып, беренче утырышта ук аларның эшчәнлегенә принципиаль бәя бирде. Республикадагы социаль-икътисади проблемалар хакында хәбәрдар иде ул.
Әлбәттә, беренче сораулар сәламәтлек саклау һәм төзелеш министрларына юнәлтелде. Иң зур тәнкыйть авыруларга тиешле дарулар вакытында барып җитмәүгә бәйле иде. Шунда ук Республика клиник дәваханәсенең авыруларны тиешенчә кабул итмәвен тәнкыйть утына тотты Радий Фәрит улы, аңа килгән шикаять хатлары моңа ныклы җирлек биргән иде.
Аннан соң Радий Хәбиров Уфада кардиоүзәкнең төзелеше белән җитди кызыксынды. Онкология дәваханәсенең шулай озак (алты ел) төзелүе дә җитди сөйләшүгә этәргеч бирде. Радий Фәрит улы министрларга кешеләрнең кайгы-хәсрәтләрен үз йөрәкләре аша үткәрергә тәкъдим итте. Күпләп йортлар төзеп тә, поликлиникалар җитмәвен ул “җинаятькә тиң эшлексезлек” дип бәяләде. Шул утырышта Радий Фәрит улының, “Бәлки, сезгә укытып караргадыр?” – дигән тәнкыйть сүзләрен дә күтәрә алмады, ахры, сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров, ул шул ук көнне үз теләге белән эштән китте.
Иртәнге сәгатьләрдә Уфа урамнарында туган транспорт коллапсы да Радий Хәбировның тәнкыйтьле карашыннан читтә калмады. Ул “сул” ягъни легаль булмаган транспорт хәрәкәтенә ризасызлык белдереп: «Сезнең монда Техасмы әллә? Власть, гомумән, бармы, юкмы?” –дип, Уфа чиновникларын һәм хокук саклау органнарын иҗтимагый транспорт базарындагы хәлләр өчен каты тәнкыйтькә тотты. Нәтиҗәдә, тиешле органнарга 1 декабрьгә кадәр сәбәпләрне ачыклап, күрелгән чаралар буенча доклад әзерләргә йөкләмә бирелде.
Радий Хәбиров эш визиты белән икътисадның локомотивы булган, бюджетка иң зур салымны кертүче «Башнефть» компанияләрендә булды һәм киләчәктә дә эре бизнес белән конструктив элемтәләр төзиячәген белдерде.
Республикадан читтә яшәсә дә, аның эчке сәясәтен, сулышын яхшы белгән Радий Фәрит улы төбәкнең үсеше өчен җаваплы булырга тиеш чиновникларга да катгый таләпләр куйды. Моннан ары Республика Хөкүмәтендә оператив утырышлар шимбә көнне 13 сәгатьтә узачак. Анда видеоконференция режимында район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары да катнашачак.
— Мин – романтик һәм теоретик түгел, мин – аек сәясәтче. Сезне уртак эш партнерлары күреп сөйләшәм. Без барыбыз бергә 200ләп кеше – кешеләр үлмәсен һәм балалар балта тотып мәктәпкә йөрмәсен өчен җавап бирәбез. Әгәр сезнең күзләрегез балыкныкы, кулларыгыз дымлы, колакларыгыз ябышкан икән, властьта эшләргә ярамый, – диде ул.
Радий Хәбиров чиновникларга эшкә мөнәсәбәтләрен үзгәртергә кушты. Шәһәр һәм район башлыкларының эшен халыкка уңайлы шартлар тудыру дәрәҗәсенә карап бәяләячәген белдерде.
Республика тормышындагы үзгәрешләр нәтиҗәседер, фатир сатып алып алданучылар мәсьәләсе яңалыклардан төшеп калмады. Тиешле хокуклары булмаган 26 төзелеш оешмасына күпфатирлы йортларны төзү өчен өлешчеләрне җәлеп итү тыелды.
Халыкның аһ-зарын белергә теләсәгез, журналистлардан сорагыз, чөнки кайда да сүзләре үтмәгән кешеләр безгә килә, безгә яза. Ә без, үз проблемаларыбызны читкә куеп, ярдәм итәргә тырышабыз. Республиканың өметле киләчәге, төбәк язмышы өчен тирән борчылган, аны кадерләгән кешеләр белән кулга-кул тотынып, булган җитешсезлекләрне күреп, аларны бетерү өстендә эшләргә әзер без. Төбәк халкы, яше-карты турында уйлаган власть белән бер җигүдә үсеш өчен эшләргә юллар ачылсын. Бу яңалыклар озын гомерле булып, тормышыбызның яхшы якка үзгәрешләрендә тамыр алсын иде. Мондый үзгәреш җилләрен без күптән көттек. Без, журналистлар, республика халкы мәнфәгатен яклап, аның һәр көне, киләчәге өметле булсын иде дигән теләктә авыр минутларда да ышанычны сүндермичә эшебезне дәвам иттек. Киләчәктә дә Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белдергән төп өч принципка тугры, булдыклы, чын идарәче эшчәнлегенә ия булган җитәкчелек белән республика халкының өметле киләчәге өчен бер команда булып эшләргә телибез.
Алсу Хәбирова.
Читайте нас: