“Туган җиргә ни җитә” дип күпме генә кабатламыйк, адәм баласының чит җирләргә китеп бәхет эзләүдән туктаганы юк әле. “Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул” дигән сүзләрнең дә мәгънәсе югала бара кебек бүген. Чөнки кешеләр кайда яшәү яхшы, кайда яхшырак белем бирәләр һәм яхшырак түлиләр, шунда китеп урнашырга тырыша...
Сентябрь аенда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика Хөкүмәтенең миграция хәлен карауга, республикада 2025 елга кадәр чорга Сәламәт яшәү рәвешен булдыру стратегиясен һәм “Башкортстан Республикасында киң коммуникацияләр чараларын үстерү” дәүләт программасын тикшерүгә багышланган утырышын үткәрде.
“Безгә кешеләрнең нигә читкә китүләрен, аларны моңа нәрсәләр этәрүнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк”, – диде республика Башлыгы.
Чынлап та, нигә соңгы елларда кешеләр чит якларга эшкә, хәтта яшәргә күчеп китә башлады соң? Авылларга командировкаларга чыксак, авыл хакимияте башлыклары ир затларының читтә, күрше шәһәрләрдә яисә ерак Себер якларында эшләп йөрүләре, ә аларның гаиләләренең биредә яшәүләре турында сөйли. Авыл апалары исә: “хәзер ярый олы мал асрамыйбыз, юкса, авылда тавык суярга да ирләр табып булмый” дип зарлана. Нинди замана соң бу, чынлап та, авылларыбызның ирләрсез торып калуының сәбәпләре нидә? Соңгы чорда шундый күренеш тә – бала-чагалары буй җиткергән хатыннарның да уллары-кызлары белән бергәләп шәһәргә барып эшкә керүләре күзәтелә башлады. Авылдан килгәннәр әнә шулай берәр бүлмә “снимать” итеп бергәләшеп яшәп ята (фәләнчә акчалар түләп булса да), аннан авылдагы ялан кадәр йортларына ялларда мунча керергә, бәрәңге үстерергә генә кайтып йөри башлыйлар...
Сәбәпләргә килгәндә, эшсезлек тәү урынны били дип кабатлый күпләр. Кайчандыр фермалары-басулары гөрләп торган авылларның күбесе бүген кызганыч хәлдә торып калды: хуҗалыклар юк диярлек, булса да, анда нибары 10-15 кеше эшли. Хәер, республикада зур, көчле хуҗалыклар да юк түгел, тик акчалы хуҗалык җитәкчеләре бүген эшләрне автоматлаштыручы корылмаларга акча жәлләми (чөнки алар үзләрен аклый), нәтиҗәдә, анда эшләүчеләр һәм чагыштырмача ару гына хезмәт хакы алучылар бик аз.
Дөрес, соңгы елларда Башкортстанда миграция, демография хәлләрен яхшырту өстендә шактый күп юнәлешләр алып барыла: халыкның яшәү шартларын яхшырту, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча эшләр эшләнә, яңа эш урыннары булдырыла. Тик бу гына җитми шул. Аннан, күпләрнең бүген телевизорда даими күрсәтелгән зур йортларда яшисе, зур хезмәт хакы аласы килә...
– Иң борчыганы шул – ирләре читкә эшкә киткәч, шактый гаиләләрдә проблемалар килеп чыга, – дип сөйләде бер танышым. Гадәттә, эшкә дип яшь ирләр китә бит: балалар үстерү, укыту, лаеклы тормыш алып бару өчен аларга акча аеруча кирәк. Авылда эшсез ятып, учлары тулы акча булган хатыннарның кайсыберләре эчкәли, аннан читкә йөри башлый. Авылда “Себер” гаиләләре бергәләшеп кич утыра башлыйлар, тормышка зарланалар, аннан хәтта... балаларын йоклатып, такси чакыртып, күрше авылдагы дискотекага киткәннәре турында да ишетелеп тора. Әлбәттә, яхшы тәмамланмый инде, иренә җиткерүчеләр табыла, тавыш чыга. Күрше авылда хәтта ике хатын, ирләре эштә чагында, башкаларга ияреп китте. Ә кайчак читтә эшләгән ирләр икенче гаилә кора, мондагысын ташлап китә. Әгәр авылда лаеклы эш булса, мондый хәлләр күзәтелер идеме? Әлбәттә, юк!
Себер аңлашыла әле. Анда, гадәттә, гади авыл ирләре искиткеч авыр эшкә китә (күршем сөйләвенчә, хәтта 150 килолы тимерләрне күтәрергә, каты салкыннарда һәм эсселәрдә башка күп катлаулы эшләрне башкарырга туры килә икән, менә шуңа аларның күбесе сәламәтлеген вакытыннан алда югалта).
Ә соңгы чорда акыллы, белемле яшьләребезнең чит төбәкләргә, хәтта чит илләргә торган саен күбрәк эшкә китүен ничек аңлатырга соң? Алар бит биредә үскән, мәктәптә белем алган, аннан аларның югары белем алуы өчен илебез күпме акча түккән. Нигә китәләр? Элек бит уку йортын тәмамлаганнан соң мәҗбүри рәвештә 3 ел “отработка” үтәргә кирәк, моның өчен эш урыннары бар иде. Бүген хәлләр башкача: баланың белем алуы өчен еш кына ата-ана үзләре түли, диплом алганнан соң “блат” аша эш табарга тырыша. Ә бүген тәҗрибәле белгечләр дә эш таба алмаган вакытта яңа укуын бетергән яшь кеше ничек тапсын аны? Күпләр шулай уйлыйдыр. Чынлыкта исә, бүген безнең яшьләрне дистәләрчә тәкъдимнәр көтә икән бит. Тик ул тәкъдимнәрнең үзебездә түгел, ә читтә булуы борчуга сала...
Бүген акыл туплаган балаларның чит илләргә эшкә китүләре турында ишетеп торабыз. Мәсәлән, кемдер Америкага укуын дәвам итәргә, кемдер эшкә киткән, кемдер Франциягә яки Германиягә җыена. Безнең даими авторыбыз Фәрит абый Гыйләҗевның оныгы Айгөл башта Бразилиядә эшләде, бүген Гонконг редакцияләренең берсендә журналист, җитмәсә рус телен укыта. Аның хәтта үзе эшләгән ил делегациясе составында Русиягә килгәне бар. Ничек горурланмыйсың мондый онык белән? Әлбәттә, уңышлар гына телисе килә аңа. Тик менә чит мохиттә, чын демократик шартларда эшләү тәмен татыган, яшәү шартларының да бездәгедән күпкә өстен булуын аңлаган кыз кайчан да булса кайтырмы икән безнең илгә журналист булып, монысы икенче мәсьәлә.
Соңгы вакытта безнең күп акыллы яшьләр юл тоткан һәм аларны киң колач җәеп каршы алган илләрнең берсе – Кытай Халык Республикасы. Биредә һәр булдыклы, үз эшенә мөкиббән киткән яшь белгечне суырып алырга әзерләр. Һәм аларга лаеклы хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Кичә генә редакциядә барган планеркада сөйләшеп утырдык: күпләрнең Кытайда берничә ел дәвамында гына эшләп кайткан һәм шул вакыт эчендә яхшы машина, фатир сатып алырлык акча эшләргә өлгергән танышлары яки танышларының-танышлары бар икән. Аптырарлык бу хәлгә: чөнки “Русияне кытайлылар басты, алар булмаган урын юк” дип бар да зарлана. Моны миллиардлаган Кытай халкының кайда таралырга белмәве белән бәйлибез. Ә бит безгә аларның кемнәре генә килә? Дөрес, чүпрәк сатучылары да, теплицада туфракны яндырып, кыяр-помидор үстерүчеләре генә. Берәр Кытай галименең яисә башка яхшы белгечләренең Русиягә эшкә килгәне хакында ишеткәнегез бармы? Юктыр шул, чөнки акыл ияләре аларның үзләренә кирәк, белгечләр белән алыш-биреш итмиләр Кытайда...
Эшкә барган безнең белгечләр Кытай халкының үзара да, читтән килүчеләргә дә югары дәрәҗәдә хөрмәт белән карауларын күреп шаккаталар. Анда укытучыга да, табибларга да, башка һөнәр ияләренә дә эшләү рәхәт икән.
Үткән җәйдә ахирәтемнең кызы БДПУның чит телләр факультетын тәмамлады һәм килешү буенча Кытайга китеп барды. Кытай авылларының берсенә укытырга билгеләгәннәр үзен. Авыл дигәч тә, әллә сез бездәге авылларны күз алдына китердегезме? Юк шул: миллионнан артык кеше яши икән анда! Ә җибәргән фотосурәтләргә карасаң, баш әйләнерлек: андагы “биюче” фонтаннар, күтәрелеп карасаң, түбәтәең җиргә төшәрлек биек-биек йортлар Русиянең күпчелек шәһәрләрендә юк әле. Җитмәсә, укытучыга күрсәтелгән хөрмәт нинди! “Мәктәптә постовойлар тора, алар минем кебек яшь кенә укытучыга да түбәнчелек белән честь бирәләр. Балалар, аларның ата-аналары тарафыннан күрсәтелгән хөрмәт турында, безнең өчен тудырылган уңайлы шартлар турында сөйлисе дә юк”, – дип яза кыз якыннарына.
Менә шундый хөрмәтле белгеч булып эшләгәч һәм болар хакында гел ишетеп торгач, ничек агылмасыннар ди яшьләребез башка тарафларга? Ә бит проблеманы хәл итүнең юлы барыбызга да билгеле – сәләтле белгечләрне эш һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәк. Шул чакта аларны ерак илләр, ят халыклар тарта алмас иде. Читтә түгел, ә туганнары, дус-ишләре янында рәхәтләнеп эшләр, сәләтләрен ачар, илебезне дөнья күләмендә данлар иде.
Ә бүгенге тәҗрибәле белгечләр дә эш таба алмаган вакытта яңа укуын бетергән яшь кеше ничек эш тапсын? Күпләр шулай уйлыйдыр. Чынлыкта исә, бүген безнең яшьләрне дистәләрчә тәкъдимнәр көтә икән бит. Тик ул тәкъдимнәрнең үзебездә түгел, ә читтә булуы борчуга сала...
Миграция мәсьәләсе –республика дәрәҗәсендәге тирән проблема. Урыннарда, бигрәк тә авылларда, халыкның кимүен туктату өчен күрелгән чаралар гына аз, димәк, бүген. Чөнки статистика мәгълүматларына күз салсак, шуны күрергә мөмкин: 2018 елның гыйнвар-июль айларында гына республикадан 3727 кеше чит төбәкләргә эшкә-яшәргә кузгалган! Ә бу бер район үзәге халкы кадәр диярлек.
– Җиде ай нәтиҗәләре буенча миграциянең, зур булмаса да, кимүе саклана – 10 мең кешегә якынча 9 кеше тәшкил итә, – диде Рөстәм Хәмитов үзенең утырышта ясаган чыгышында. – Ә безнең максатлы күрсәткеч – аз булса да плюста булу. Арту 10 мең кешегә якынча 4 кеше туры килергә тиеш.
Бигрәк тә Аскын, Бишбүләк, Ярмәкәй, Кыйгы, Куергазы, Мәчетле, Миякә, Салават, Федоровка, Хәйбулла һәм Баймак районнарыннан читкә китүчеләр саны күп. Андыйларның саны 10 мең кешегә хәтта 100 кешедән дә артып китә. Ә Калтасыда, гомумән, һәр дүртенче кеше вахта ысулы белән эшли икән.
Рөстәм Хәмитов БР Икътисади үсеш министрлыгына хәлләрне җентекләбрәк анализларга, кешеләрнең ни өчен яхшырак тормыш эзләп, туган җирләрен калдырып китәргә мәҗбүр булуларын ачыкларга кушты. Әлеге күрсәткечләр республика миграция сәясәтенең 2025 елга кадәр концепциясен эшләүдә нигез булырга тиеш. Максат – халык санын арттыруга өлгәшү.