Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2018, 18:19

Изгелек кылырга ашыгыйк

Мөхәррәм – изге ай. Ул ай Коръәндә һәм сөннәттә искә алына. Мөхәррәм – 4 хәрам айларның берсе.

Мөхәррәм – изге ай. Ул ай Коръәндә һәм сөннәттә искә алына. Мөхәррәм – 4 хәрам айларның берсе.
Бу айда бер бик олы көн – Гашура көне бар. Ул Мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә (быел милади календарь буенча 20 сентябрь). Гарәп теленнән “гашура” дигән сүз “унынчы” дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккә-Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинә-әл-Мөнәввәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдләр җавап биргәннәр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәләмне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткәннәр. Пәйгам-бәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аларга болай дип җавап биргән: ”Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”,– дигән. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссә-лам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселман-нарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашура көнендә күп кенә башка бөек вакыйгалар булган. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәләмне яраткан, шушы көнне ул тәүбә кылган, Нух галәйһис-сәләмнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәләм туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан котка-рылган, Әюб галәйһиссәләм авыруын-нан терелгән, Йосыф галәйһиссәләм олы дәрәҗәләргә ия булган, Муса галәйһиссәләм Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарылган һ.б. олы вакыйгалар булып үткән.
Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай – ул Мөхәррәм ае”, – дигән (Мөслим). Ураза – бөек гыйбадәт. Аллаһы Тәгалә кодси-хәдистә әйткән: “Ураза – минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен”, – дигән (Бохари, Мөслим). Намаз, зәкәт һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге – Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкәт бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканы-бызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Шулай итеп ураза гыйбадәте аша без Раббыбызның чиксез рәхмәтенә ирешә алабыз.
Читайте нас: