– Югары Череккүл мәчет манарасын 1939 нчы елны кистеләр, –ди Вафи абый Хәдимуллин. – Мәктәптә идек. Гоп иткән каты тавышка йөгереп чыксак, балчык тузаны күтәрелгәнен күрдек. Манараны авыл кешеләре кисмәде. Аларны авылдан авылга йөреп берәү кисә иде.
Ходайның рәхмәте, ике авылда да яңа мәчетләр барлыкка килде. Түбән Череккүлдә ул Уфада яшәүче Венера Шафикова-Фазлиәхмәтова башлангычы буенча төзелде. Ул XIX гасырда яшәгән, Базы елгасында тегермән тоткан, авылның абруйлы кешесе Шаһиморатның дүртенче буын оныгы. Мәчет аның әтисе хөрмәтенә бирелгән Мулламөхәммәт мәхәлләсе исеме белән теркәлгән. Яңа мәчет Югары Череккүл авылында да үсеп чыкты. Эшне шушы авылда туып-үскән Кәүсәрия Самматова оештырды.
Мәчетләрдә, Ходайга шөкер, җомга намазлары һәм төрле дини бәйрәмнәр үтеп тора. Түбән Череккүл мәчетен озак еллар Фоат абый Авзалов җитәкләде. Ул бакыйлыкка күчкәч, эшне Илүс Тимербаев алып бара.
–Ураза һәм Мәүлит бәйрәмнәрен үткәрү матур йолага әверелде. – дип сөйли Илүс Тимербай улы. – Рәмил Шамратов, Әсгать Нурмөхәммәтов, Фикус Сәетов, Мирзахадит Нурмөхәммәтов кебек авыл узаманнарының ярдәме зур. Хатын-кызлар ихлас йөри.
Быелгы корбан гаете мәҗлесен мәчетне төзүчеләр Фәдис һәм Венера оештырды. Ата-бабалар рухына багышлап алар чалдырган сарык итеннән ачык һавада тәмле итеп пылау әзерләделәр. өстәлләр хәләл ризыктан сыгылып тора иде. Чара алдыннан намазга бастылар, мәҗлес барышында дөньялар иминлеге хакына догалар укылды.