Әлеге вакытта төбәкнең тулаем продукты 1,5 трлн сум тәшкил итә. Сигез ай эчендә бюджет кереме 160 млрд сумга җиткән – бу үткән ел белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк. Мондый уңай динамика барлык социаль бурычларны тулысынча тормышка ашырырга, икътисад тармакларын субсидияләр белән тәэмин итәргә, муниципалитетларга ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
– Киләсе елда безне тарихи вакыйга көтә – республиканың 100 еллыгын билгеләячәкбез. Бу дата безнең өчен бик тә кадерле. Аның җәмгыятебезне тагын да ныграк берләштерәчәгенә, бай традицияләребезгә таянып, яңа горизонтларга табан көчлерәк хәрәкәт итәчәгебезгә ышанам. Безнең сезнең белән максат бер – Башкортстанның һәм аның күпмилләтле халкының чәчәк атуы! –диде Рөстәм Хәмитов.