Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август 2018, 15:24

Бергә чәчкән кырлар буйлап

Бергә чәчтек бит, уңышын да бергәләшеп җыеп алыйк дип, сишәмбе көнне Дүртөйле районының “Вәлив” токымчылык заводына юлга кузгалдык. Бергәләшеп дигән сүздә һич арттыру юк. Чынлап та, без алар белән һәрвакыт бергә: чәчкәндә дә, урганда да эшләре белән кызыксынып торабыз, язабыз, алар турында республика халкына сөйлибез. Үрнәк булырлык хуҗалыкны башкалар да күрсен, алардан хезмәт дәрте алсыннар иде дибез.”Вәлив”чылар да “Өмет” белән яши, токымчылык заводының генераль директоры Миркасыймов Гали Мирзаһит улы әйтүенчә, безнең гәзитебез дә аларның күңелләренә юл ярган. “ Кайсы өйгә кермә, “Өмет”не укыйлар, исемегез дә җисемегезгә шулкадәр тап килеп тора”, -ди җитәкче.

Бергә чәчтек бит, уңышын да бергәләшеп җыеп алыйк дип, сишәмбе көнне Дүртөйле районының “Вәлив” токымчылык заводына юлга кузгалдык. Бергәләшеп дигән сүздә һич арттыру юк. Чынлап та, без алар белән һәрвакыт бергә: чәчкәндә дә, урганда да эшләре белән кызыксынып торабыз, язабыз, алар турында республика халкына сөйлибез. Үрнәк булырлык хуҗалыкны башкалар да күрсен, алардан хезмәт дәрте алсыннар иде дибез.”Вәлив”чылар да “Өмет” белән яши, токымчылык заводының генераль директоры Миркасыймов Гали Мирзаһит улы әйтүенчә, безнең гәзитебез дә аларның күңелләренә юл ярган. “ Кайсы өйгә кермә, “Өмет”не укыйлар, исемегез дә җисемегезгә шулкадәр тап килеп тора”, -ди җитәкче.
Бүген “Вәлиев “ токымчылык заводы – республикабызда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе. Мин аны бәхетле хуҗалык дияр идем, чөнки совет елларындагы данлы тарихларын дәвам итәләр, күмәк хуҗалык өчен тир түккән кешеләрнең якты истәлегенә тап төшермичә киләчәккә атлыйлар. Әйтегез әле, бүген кемнәр генә үткән еллар данын саклый алды икән? Сез шундый хуҗалыкларны беләсезме?! Барлармы соң алар, булсалар күпләрме андыйлар?
“Вәлив” токымчылык заводы - Ханиф Фәиз улы Вәлиев җитәкчелек иткән БАССРның 50 еллыгы исемен йөрткән күмәк хуҗалыкның дәвамчысы. Ул елларда колхозның даны беспублика буйлап тарала, Хәниф Фәиз улы терлекчелек һәм үсемлекчелектә күрсәткән югары уңышлары өчен Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә. Һәм бүген инде “Вәлив “ токымчылык заводы иң яхшылар рәтендә. Менә шул чылбырны өзмичә, элекеге даннарын, уңышларын арттыра барып хуҗалык итүләре белән дә безне үзләренә тартып торалар.
Гали Мирзаһит улы әлеге хуҗалыкка 2009 елда баш зоотехник булып килә, ә бер елдан аны предприятиенең генераль директоры итеп куялар. Вакыт тиз үтә бит ул, озакламый аның биредә эшли башлавына да 10 ел тула икән. Заводның төп юнәлеше – кара –чобар саф токымлы сыер маллары үрчетү, сөт тапшыру. Боларга өстәп алар орлыкчылык хуҗалыгы да әле. Ел саен борчак, арпа, бодай, уҗым бодае, арышның 7-8 сортын үстереп саталар.
Бу юлы без, әйткәнемчә, урак өстендә очраштык. Шуның өчен сүзебез быелгы уңыш турында барды.Күк йөзендәге болытлар тәмам куерганчы дип, тизрәк басуга ашыктык. Иң беренче булып агалы –энеле Газетдиновларны очраттык. Бу егетләр игенчеләр династиясен дәвам итүчеләр. “Һәр минутны әрәм итми эшләргә тырышабыз”-, диләр. Үзләре әйтмешли, гөрләп торган яңа,төзек техникада туган як басуларын иңләү үл бит күңелләрдә канәгатьлек хисләре уята. Аннары, яшерен –батырын түгел, кесә тутырып акчасын да алсаң, кәефләр күтәрелеп китә. Егетләр белән саубуллашып, болытлар белән узыша-узыша,тизрәк иенче басуга күчтек. Комбайнчылар Алмаз Сәгъдиев, Раил Асылов, Александр Чернышовның тамак ялгаган чакларына туры килдек.Басуларга төшкән “Полесье”, “Нива”, “Дон “ комбайннары янына әле күптән түгел генә сатып алган Aкрос 550 комбайны да кушылган. “ Һәр ел саен бер яңа техника алу максатын куйдык, быел авыл хуҗалыгы продукциясенә хаклар күтәрелә башлагач, ашлыкка лаеклы бәя булыр дигән өмет тугач, күңелләр үсеп китте әле “,- ди Гали Мирзаһитович. Җитәкченең бу сүзләрендә тормыш арифметикасы ярылып ята. Басуларга керткән хезмәт,салынган чыганаклар кесәләргә акча булып керергә тиеш ләбаса. Үткән ел авыр булды, коеп яуган тоташ яңгырлар ашлыкның үзкыйммәтен югары итте. , Ә базарда , киресенчә, игеннең хакы булмады. Быел, насыйп булса, өметләр акланырга тора. Безнең якларда уңыш та яхшы булмакчы , иген хакының да былтыргы белән чагыштырганда югарырак булуы көтелә. Менә шушы гомум кәеф игенчеләргә дә күчкән. “Егетләребез иртәнге 7 дән кичке сәгатҗ 10га чаклы штурвал артындалар, көненә 100әр центнер иген суктырып алалар”,- ди бригадирлары Айрат Әхмәтов. Яңа комбайнга утырган Алмазга кәефләр шәптер инде синең димен. Әлбәттә , дип җаваплый ул. Кондиционеры эшләп торган, тузан кермәгән, уңайлы утыргычлы комбайнда музыка тыңлый – тыңлый эшләгәч, шулай булыр инде.
Без барганда басуларда эш кайнап тора иде: берәүләр чаба , ура –суга, икенчеләре җир сөрә. Гали Мирзаһитович әйтмешли, авыл бит ул шул комбайннар гөрелтесе ишетелгән чакларда аеруча күңелгә якын, өметле күренә.
Ул арада яңгыр тамчылый башлады да , дөньяны болытлар каплап алды. “Табигатьтә начар һавы торышы булмый дип әйтәләр. Чынлап та шулай ул . Әлеге яңгыр да безнең мал азыгы культуралары өчен бик кирәк “,-дип нәтиҗә ясап куйды җитәкче. Әйтүләре буенча 40 -45 % басуларда эш төгәлләнгән инде.” Борчак катлаулырак, нәзберек культура, без язгы чәчүне дә, уракны да борчактан башлыйбыз”,- ди Гали Мирзаһитович. Борчак аерым игьтибар таләп итсә дә, үзен аклый , аңа хак һәрвакыт югарырак була. Аннары ул әле басуларны азот, фосфор белән баета икән.
Вакытлыча эш тукталып калган басулардан ындыр табагына юлландык.” Вәлиев” хуҗалыгы, әйткәнемчә, орлык үстерү буенча да махсуслашкан. Ә бу инде эшкә булган таләпләрне дә арттыра: иген келәтләрен юып- дизенфикцияләп әзерләп куйганнар. Уңышның күләме былтыргыга караганда аз булмас дип көтәләр.Үткән ел авыр булды шул, югалтулар да , чыгымнар да күп булды, ашлыкны киптерү өчен шактый энергия яндырылды. Болар барысы да кесәгә сукмый калмады. Быел яхшы фаразлар гына юрыйк. Тир түгеп үстергән игеннәрне югалтмыйча җыеп алып, бураларга салырга насыйп булсын. Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең көткән өметләре аклансын иде.
Икмәк – ипекәй барысына да баш, дибез. Икмәк тә, аны үстерүчеләр дә тиешле ихтирам-хөрмәтне тоеп яшәсен иде.
Гүзәл ГАЯНОВА.
Читайте нас: