Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2018, 16:18

Закон гадел булсын

Авария урынын ташлап китүчеләргә җаваплылыкны катылатырга җыеналар. Бүгенгесе көндә андый водительләргә карата бары акчалата штраф һәм административ җаваплылык каралган. Законга үзгәрешләр кертелсә, андый кешеләр җинаять кодексы буенча җавап тотачак.

Бу турыда Русия Конституцион суды рәисе Валерий Зорькин:
“Эчкән килеш авария ясап качып китүчеләр һәм авария урынында калучыларны җаваплылыкка тарттыру буенча җитешсезлекләр бар. Ел дәвамында Дәүләт Думасы бу законга үзгәрешләр кертергә тиеш”, дип белдерде. Бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәклеге Конституцион суд карамагына җибәрелгән авария очрагыннан соң туган.
Иваново өлкәсе суды Сергей Журавлев исемле водительнең үлем очрагына китергән авария ясап, качып китү эшен тикшергән.
Журавлев бер ел үткәннән соң килеп, авария ясавы хакында белдерә. Бер елдан соң авария вакытында ул исерек булганмы, юкмы икәнен ачыклап булмый, әлбәттә. Валерий Зорькин: “Водительнең исерткеч эчемлекләр куллануын бары медицина тикшерү аркылы гына раслап була. Фаразлар ярдәмендә генә кешене гаепләп булмый. Шул ук вакытта авария урынында калучы водительләрне җаваплылыкка тарттыруда тигезсезлек килеп чыга. Эчкән килеш авария ясап урында калган водительгә карата закон тулы күләмендә кулланыла. Ә качып киткән кеше наркотик яисә спиртлы эчемлек кулланган булып та, айныгач кына килсә, ул айнык санала. Бу тигезсезлекне депутатлар тиз арада карасыннар иде”, – диде. Чынлап та, авария урынын күбрәк наркотик һәм спиртлы эчемлекләр кулланучылар ташлап китә. Ә гаепле булсалар да кешелек сыйфатларын югалтмаган һәм качып китмичә авария вакытында тән җәрәхәтләре алган кешеләргә ярдәм итүче водительләргә иң кырыс җинаять эше кузгатыла. Бу кешелеклелек буенча да, закон ягыннан да дөреслеккә туры килми.
Читайте нас: