Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2018, 16:16

Президент машиналы булды

7 май көнне үткән инаугурация тантанасына Русия Президенты Владимир Путин, башка вакытта хәрәкәт иткән “Мерседес Пульман-600”дән күчеп, үзебездә җитештерелгән “Кортеж” автомобилендә килде.

Дөресен әйткәндә, яңа Русия тарихында ил җитәкчесенә тәгаенләнгән беренче безнең ил машинасы бу. СССР заманында ил җитәкчеләре үзебезнең “Зил” һәм “Чайка”ларда җилдерә иде. Бу марка машиналар заманнан артта кала башлагач, Русиянең беренче президенты Борис Ельциннан, ил җитәкчелеге немец автомобильләренә күчеп утырды. Күңелне кыра торган күренеш булды бу, әлбәттә. Чөнки һәрбер ил җитәкчесе үзендә җитештерелгән автомобильдә хәрәкәт итә. Үзенең машиналарын чит илгә эш сәфәре вакытында да алып йөри. Мәсәлән, АКШ президенты – “Кадиллак”, Франциянеке “Ситроен”, Германия канцлеры – “Мерседес”, Бөекбритания җитәкчесе – “Ягуар”, Япония премьеры “Тойото” маркалы автомобильдә йөри.
Русиядә ил һәм Хөкүмәт җитәкчелеге таләпләренә тап килердәй “Кортеж” автомобиле 2012 елда ук эшләнә башлаган булган. 2017 елда аны беренче тапкыр Владимир Путинга күрсәтәләр. Президент лимузинының озынлыгы – 6 метр 62 сантиметр, киңлеге – 2 метр. Аңа 4,4 литрлы 598 ат көченә ия двигатель урнаштырылган. Аңа алмашка 800 ат көчле мотор да җитештерелгән. 2018 ел азагына кадәр Президент эшләре идарәсе гаражына яңа машиналар кайтарылачак. 2019 елда Хөкүмәт җитәкчелеге дә “Кортеж”га утырачак. Аның гадирәк модельләрен ирекле сатуга да чыгарачаклар. Кемнәрдер, дөресрәге байлар, үзләрен бик кәттә итеп хис итәчәк. Чөнки аның хакы 8 миллион тирәсе булачак диләр.
Читайте нас: