Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2018, 16:17

Хәтерең начар булса

–Инспектор юлда туктаткач, водитель таныклы-гымны өйдә онытып калдыруым ачыкланды. Миңа 500 сумга штраф протоколы төзеделәр. Ризасызлык белдерә башлаган идем, машинамны штраф тукталышына алып китәбез дип янадылар. Алар моңа хокуклымы?

– Юлда еш йөрүчеләрнең кайчан да булса таныклыгын онытып калдырган очраклары була торган хәл. Таныклык һәм машина документларын, гадәттә, кием кесәсендә йөртәбез. Кышкы туннан язгы курткага күчкән чорда еш күзәтелә бу. Инспекторлар да, шуны сизгән кебек, нәкъ сезне шул вакытта туктата бит ул. Кайберәүләр, сирәк йөрүчеләр, таныклыгының икенче кесәдә калуын айлар үткәч кенә белергә дә мөмкин. Юл йөрү кагыйдәләре кодексы буенча машина йөртүченең таныклыгы һәм машинаның дәүләт теркәве документы булырга тиеш. Юл хәрәкәте кодексының 12.3 нче маддәсенең 2 нче өлешендә язылган “водитель таныклыгыннан башка транспорт чарасына идарә итүчеләр”гә 500 сум күләмендә штраф каралган. Әгәр дә 20 көн эчендә түләсәгез, бары 250 сум түләргә кирәк. Әмма бу таныклыгын очраклы онытып калдыручыларга гына кагыла. Әгәр дә кеше автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, таныклыгы алынган килеш руль артына утырса, аны кодексның 12.7 маддәсе буенча җавапка тарттыралар. Бу кешегә 30 мең күләмендә штраф, яки 15 көнлек арест, яки 200 сәгатьлек мәҗбүри эш бирелә. Беркайчан да водитель таныклыгы булмаган кешене автомобильгә утырып хәрәкәт иткәндә тотсалар, 5-15 мең сум күләмендә штраф салалар. Әгәр дә таныклыгыгызны хәтерегез начар булу сәбәпле өегездә онытып калдыргансыз икән, тавыш күтәрергә кирәкмәс. Инспекторның да кәефсез чагына тап булуыгыз да бар бит әле. Инспектор сезне машинагыз белән идарә итүдән вакытлыча азат итәргә хокуклы. Штраф тукталышына алып китү хокукы юк. Өйдә онытылып калган таныклыгыгызны берәр дустыгыз яки гаилә әгъзасы алып килү белән сезне җибәрергә тиешләр.
Читайте нас: