Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2018, 15:58

Алда булсын хыялларның чыны...

Бүген республика мәктәпләрен тәмамлаган 18 меңнән артык егет-кызга соңгы кыңгырау яңгырый

Бу атнаның җомгасы Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында мәктәпне тәмамлаучы меңнәрчә яшьләрнең күңелендә сагынулы җылы хисләр, матур истәлекләр калдырды – мәктәпләрдә шаулап-гөрләп соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен “соңгы кыңгырау” 24 майда чыңлады, 11нчеләр өчен – 25ендә.
11 сыйныфлар өчен аттестатлар тапшыру һәм чыгарылыш кичәләре бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, 23 июньдә оештырыла.
Быел республика мәктәпләрен 18 меңнән артыграк 11 сыйныф укучысы тәмамлый. Республика Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, башка еллардагы кебек быел да бу күңелле чараларның имин үтү мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк.
Иминлек дигәннән, соңгы кыңгырау бәйрәме көнне сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр сатуны тыю закон белән ныгытылды. Республика территориясендә соңгы кыңгырау көнендә кибетләрдә алкогольле эчемлекләр сату тыела. Закон 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы- Корылтай рәисе Константин Толкачев хокук саклау органнарын соңгы кыңгырау көнендә төбәктәге сәүдә нокталарында “коры закон”ның үтәлешен тәэмин итәргә чакырып болай диде: “Укытучыларның һәм әти-әниләрнең мондый чикләүгә уңай каравына ышанам. Чара яшьләрнең иминлеген саклауга юнәлтелгән. Сәүдә вәкилләренең, яңа законның мөһимлеген аңлап, аңа буйсынуларына өмет итәм. Мәктәп белән хушлашу фәкать уңай, шатлыклы хис-тойгылар белән хәтердә калучы көн булырга тиеш. Аны җәмәгать тәртибенә, балалар иминлегенә куркыныч тудыручы алкоголь эчүчеләрнең эш-гамәлләре белән бәйле күңелсез хатирәләр бозмаска тиеш”.
Законны бозган өчен 10 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.
Соңгы кыңгырау көне үтә дә китә, алдагы көннәрдә егетләр һәм кызларны имтиханнар көтә. Сынауларны уңышлы тапшыра алганнар үзләре сайлаган уку йортларын “штурмларга” әзер була. Кичә генә мәктәп бусагасын таптаучылар, имтиханнардан котылуларына сөенеп туярга да өлгерми, документлар тапшырачак. Кабул ителүчеләр исемлегендә үз фамилиясе күренүне зур дулкынлану белән көтәчәк.
Соңгы елларда чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге югары уку йортына керүне максат итеп куя. Ата-аналарның да туганнары, дуслары, якыннары алдында “акыллы” балалары белән мактанасы килә.
Хәзерге заманда чыгарылыш сыйныф укучыларының сайлау мөмкинлеге зур. Бүген Уфада гына да дистәдән артык югары уку йорты бар. Шунысы да бар: һөнәрне теләккә генә түгел, матди мөмкинлекләргә дә карап сайларга туры килә.
Сер түгел, чыгарылыш сыйныф укучылары күп очракта һөнәрне якын кешеләре, туганнар, башлыча әти-әнисе сүзенә карап сайлаучан. Соңгылары я үзләренә алмаш әзерли, я яшьлектә тормышка ашыра алмаган хыялларын балаларына мәҗбүриләп тагучан. Шулай да була. Танышларым арасында кызларын теләмәсә дә медуниверситетка укырга керергә үгетләгән гаилә парын беләм. “Без – табиблар династиясе. Син генә династиядән читтә кала алмыйсың!” – диделәр алар кызларына һәм теләкләренә ирештеләр.
Гомердә бер була,
диләр дә...
Музыкага, төсле шарларга, чәчкәләргә, ак тасмаларга һәм елмаюларга чорналган соңгы кыңгырау белән башланган язмамны чыгарылыш кичәләре темасына кагылмый гына төгәлләсәм, дөрес булмас кебек. Чөнки быел да, гадәттәгечә, уку елы башлану белән беренче җыелышта ук 11 сыйныфны тәмамлаучыларның әти-әниләренең, чыгарылыш кичәсенә дип, акча җыюлар турында сөйләшүләрен беләбез. Әлбәттә, саннар, сумнар авыл мәктәбе белән башкала мәктәпләре арасында төрлечә. Уфаның гади мәктәпләрендә бу сан – 10 мең сум, гимназия һәм лицейларда 20 мең сумнан ким түгел, диләр. Әлбәттә, һәрбер ата-ана да бу кадәр сумнарны чыгарып салырга атлыгып тормаса да, гомум җыелышта үзара хәл итеп, билгеләнгән сумманы табарга тырыша. Беркемгә дә сер түгел, чыгарылыш кичәсе – хәлле әти-әниләр белән уртача яшәгәннәр арасында ызгыш чыгуга сәбәп булган бәйрәм дә әле ул.
Уфа гимназияләренең берсендә әти-әниләрнең яртысы 20 мең сум акча җыюга каршы төшкән. “Нигә шулкадәр күп? Сыйныфтан җыелган 500 мең сумны тотып бетереп буламыни?” –дип аптыраганнар. Була икән шул. Барысы да тантаналы чарада катнашучыларның таләпләренә һәм әти-әниләрнең матди хәленә бәйле.
Уфа мәктәпләре соңгы елларда республиканың Мәгариф министрлыгы биргән рекомендацияләрдән читкә тайпылмаска тырыша. Сүз чыгарылыш кичәләрен ресторан-кафеларда түгел, ә балалар үзләре көн саен тукланып йөргән мәктәп ашханәсендә үткәрү турында бара. Мәктәпләрнең күпчелеге гадәттә шушы вариантны сайлый.
**************
Соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләре урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең матур да, тынгысыз да, сынауларга бай булачагын да искәртеп тора. Онытмыйк – ул бары тик җылы хатирәләр генә калдырырга тиеш. Ак хыяллар белән зур тормышка атлаган яшьләребезгә уңышлар, бәхет юлдаш булсын!
Руфина Таҗиева.
Читайте нас: