– Минзия, декретта булсагыз да, эшкә йөрисез?
– Әйе. “Бәхетнамә”гә алып баручы буларак чакырдылар. Хәмит белән Нурияне бер-бер артлы таптым, декрет ялында бик озак утырырга туры килгән әнине (мине) анда эшләү көндәлек мәшәкатьләрдән әзрәк ял иттерә. Кеше арасына чыгам, эштә кайнап йөрим, шул ягы белән ошый.
– Өйдә чакта ниләр белән мавыгасыз?
– Бәйләргә яратам. Хәзер вакыт кызганычка каршы юк. Балалар туганчы гел бәйли торган идем, утырып алам да кофточкалар, шапкалар, береткалар, сумкалар һ.б. бәйлим.
Мин камыр ризыклары пешерергә яратам. Гаилә бәйрәмнәренә, никахларга, туйларга авылдашларым заказ бирә. Чәк-чәк, бавырсак, бәлешләр пешерәм. Үзебезнең милли ризыкларны пешерәм, кызлар сорагач, әле мастер-класслар үткәрәм. Чәк-чәк пешерергә өйрәнергә Уфадан гына түгел, башка шәһәр-районнардан да киләләр. Чакмагыш, Белорет, хәтта Нижневартовскида яшәгән сылу килде. Казаннан да чакырып яздылар. Әлегә еракка йөреп, мастер-класс үткәргәнем юк. Бәлки, киләчәктә.
Гаиләбез белән Башкортстан буенча сәяхәт итәргә яратабыз. Чөнки без – табигать балалары. Сәяхәтләр белән тормыш иптәшем Азат мавыктырды. Ул “Следопыт” проекты чикләрендә республиканы иңгә-буйга берничә тапкыр үткән.
Аның йөрмәгән, күрмәгән почмагы калмагандыр ул. Кайда нинди мәгарәләр, кыялар, шарлавыклар һ.б. искиткеч матур урыннар бар, бөтен нәрсәне дә белә Азат. Алар белән бәйле легендаларны кызык итеп сөйли. Аның сөйләгәннәрен балалар гына түгел, хәтта мин дә авыз ачып тыңлап торам. Балалар бәләкәйрәк чакта күп йөреп булмады. Ә менә былтырдан алып без ял саен табигатькә чыгып китәбез. Үткән елда Нурияне нәнәсе белән калдырып чыгып китә идек. Ә быел аны да алып йөри башлаячакбыз. Сплавка бардык, малайлар әле дә сагынып сөйлиләр. Күптән түгел генә ялларда Кукравык дигән шарлавыкка (Ишембай районында) барып кайттык. Балаларның Башкортстан турында белемнәрен арттыра ул, алар туган ягыбызның гүзәллеген, күркәмлеген күреп, белеп үсәләр. “Заграница” га йөрегән юк, артык исебез китми. Әмма, әлбәттә, барачакбыз.
– Сез заманча өй җыештыру, ягъни флайледи системасы буенча марафоннар оештырасыз икән.
– Бу да минем хобби. Аларның лозунглары кызык: көн сен 15 минутлык җыештыру. Без бит өйрәнгәнбез ялларда хәлдән таеп өй тазартырга. Кызыксынып киттем дә өйрәнә башладым бу системаны. Аларча эшләп карадым. Әмма килеп чыкмады. Шуннан интернетта әниләр форумындагы бер марафонга юлыктым. Алып баручы йөкләмә бирә, марафонда катнашучылар шуны үтәргә тиешләр, шуннан отчет бирәләр. Шунда катнашкан идем, чынлап та килеп чыкты, өй ялтырап китте. Көненә 15-20 минут кына эшлисең, ә өй чистара. Ошады да бу миңа, ахирәтләрем белән бүлештем, алар “әйдә, безнең өчен дә марафон үткәр әле” дип үтенделәр. Нәтиҗә аларга да ошады. Система эшли. Марафонның алып баручысы булу күп вакытны ала, әлбәттә: анда биремнәр генә бирергә түгел, аларның үтәлешен тикшерергә, кызларны дәртләндереп торырга кирәк.
Берүзеңә генә флайледи ситемасына кереп китү кыен. Командада эшләргә кирәк. Бу система Америкада килеп чыккан. Флайледи – ул бернинди дә көчергәнешсез өй җыештыру, тәртип урнаштыру процессыннан ләззәт алу, буш вакытны акыллы итеп куллану. Баштарак аларның кагыйдәләреннән тайпылмыйча эшләргә тырыша идем, әмма кайбер әйберләр безнең татар-башкорт хатын-кызларына ят булганга, мин системаны азрак үзгәрттем, безнең мента-
литетка җайлаштырдым. Мәсәлән, аларда өй эчендә үкчәле аяк киемендә йөрергә кирәк. Безнең кызлар аны аңламады, чөнки өйдә туфли киеп йөрү – безнең өчен ят әйбер.
– Системаның төп принцибы: “һәр көн әз-әзләп кенә”. Яратмаган эшегез бар икән (мин, мәсәлән, компьютердагы кирәкмәгән файлларны чистартырга яратмыйм) көн саен шул эшкә 5 минут бүләргә кирәк. Шул вакыт үткәч, эш тәмамланмаса да, торып китәсез. Икенче көнне дәвам итәсез, шул ук 5 минут бирелә. Кызлар шкафны, балконны һ.б. тазарттылар. Кеше үзеннән үзе өйрәнеп китә бу эшкә һәм һәркайда тәртип урнашачак.
Икенче кагыйдә – зоналаштыру. Без, мәсәлән, агач өйне юганда бер көн эчендә юып чыгабыз бит инде. Ә флайледида җыештыруга көн саен 15 минут кына бүленә. Һәм зоналаштыралар. Бер атна дәвамында һәр көн 15әр минут кына бүлеп, син бер бүлмәне җыештырып чыгарга тиешсең. Мәсәлән, аш бүлмәсен: бер көнне суыткычны тазартасың, икенче көнне шкафны, тәрәзәне һ.б.. 15 минут эчендә өлгерер өчен (өлгермәсәң, икенче көнгә кала бит инде ул эш) эш тизлеге арта, ялт кына эшләп аласың.
– Авылдагы агач өйнең стеналарын 15 минут эчендә юып чыгып булмый...
– Булмый, әлбәттә. Өлгерәлгән кадәр эшлисең дә, икенче көнне дәвам итәсең. Флайледи декретта утырган бәләкәй балалы хатын-кызлар өчен уңайлы система. Ул вакытта бит эшкә тотынасың гына, гел генә бала игътибар таләп итә башлый.
Киләсе кагыйдә: көн саен 27 кирәкмәгән әйберне ташларга кирәк.
– Бер ай буена марафон барганчы көн саен 27 әйбер ташларгамы?!
– Андый ташлый торган әйберләр күп бит ул: сумкада җыелып яткан кибет чеклары, берәр кайчан киярмен әле дип сакланган киемнәр, открыткалар, фантиклар һ.б., һ.б. Соңгарак кирәкмәгән әйберләрне җыймый башлыйсың, шунда ук ташларга өйрәнәсең, өй эче чүп-чар белән тулмый.
Флайледида төп фикер өйне тазарту түгел, ә үзеңне хатын-кыз итеп тою. Табак-савыт, идән юучы, кер юу машинасы итеп түгел, ә хатын-кыз итеп. Иртән торгач, көзгегә карап, үзеңә комплиментлар әйтергә кирәк. Марафон вакытында кызларның үзләрен бәяләве күтәрелә.
– Марафонда кызлар кагыйдәләрдән тайпылмыйча бөтен йөкләмәләрне дә үтиләрме?
– Яңа гына әйтеп киткән үзеңне мактау, иртән бизәнү, күлмәк кию биремнәрен кайберәүләр үтәмиләр. Кайсылары, кызып китеп, планлаштырылмаган әллә күпме эш эшләп ташлыйлар, туктый алмыйлар.
Соңгы вакытларда мин флайледи янына японнарның конмари системасын куштым, аларны берләштердем. Беренче системада – җыештыру, ә икенчесендә тәртипкә китерү. Һәр әйбернең үз урыны булырга тиеш.
– Сезнең марафоннарда авыл хатын-кызлары катнашамы?
– Үзебезнең Шамонино авылы кызлары бик теләп катнашалар, Бөрҗән районыннан, Сибайдан катнашучылар булды. Бер шулай “бүген аш бүлмәсендә плитәне юабыз” дигән бирем әйттем кызларга. Бөрҗән кызы “мин мич акладым” дип матур фотолар салган. Ул ашамлыкны мичтә пешерә, өенә газ кермәгән.
Йомгак ясап шуны әйтергә кирәк: флайледи системасы вакытыңны, тормышыңны дөрес итеп оештырырга өйрәтә.
– Әңгәмә өчен рәхмәт, Минзия! Уңышлар Сезгә!