Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2018, 13:18

Уңганнарга табигать тә булыша

Көннәрнең коры торуы Вәлиев исемендәге хуҗалык игенчеләренә язгы чәчү эшләрен тиз арада башкарырга ярдәм итте

Май ае табигатьтә генә түгел, авыл хуҗалыгында да җанга якын мәшәкатьләр, күңелле үзгәрешләр белән башлана. Басу-кырларда әле эшнең иң гөрләгән мәле – тулы куәтенә язгы чәчү бара. Бүген игенчеләребез башкарган хезмәт алтын бәясенә тиң. Язгы көн ел туйдыра диләр бит. Шуңа да басу уңганнары һәр көннең, һәр сәгатьнең кадерен белеп, бәрәкәтле туфракка орлык салып калырга тырыша. Һава торышы гына сынатмасын. Язгы кыр эшләреннән без, “өметчеләр” дә, читтә калмыйбыз. Игенчеләрнең кәефе ничек? Эшләре барамы? Орлыкка, соляркага, техникага кытлык юкмы? Шушы кызыксыну безне Дүртөйле районына әйдәде.
Дүртөйле районында иң тотрыклылардан саналган “Вәлиев” исемендәге токымчылык хуҗалыгында чәчү эшләренең төп өлешен тәмамлаганнар да инде. Без килгәндә дәррәү, күңел күтәренкелеге белән рапс культурасын чәчүгә төшкәннәр. Искиткеч матур көнгә, язгы кояшка, башларны әйләндерүче саф һавага кинәнеп, басуда гөрләгән кыр эшләрен карап кайттык.
Хуҗалык җитәкчесе Гали Мирзаһит улы Миркасыймов – вазыйфада тугызынчы ел эшләүче тәҗрибәле, авыл тормышын, кешеләр яшәешен, хуҗалык эшләрен биш бармагы кебек белүче шәхес. Командировкабызның максаты – чәчү барышы белән кызыксыну икәнен белгәч, сүзне менә ничә еллар инде хуҗалыкта яшәп килгән күркәм гадәттән башлады. Баксаң, язгы кыр эшләре – чәчү башланган көнне авылның иң мөхтәрәм кешеләренең берсе Илдар хәзрәт игенчеләр белән бергә басуга чыгып, тәүге орлыклар салыначак буразнага басып, булачак уңыш мул булсын, илләребез тыныч торсын дип изге теләкләрен тели-тели догалар укый икән. Быел да шулай иткәннәр.
Гали Мирзаһит улы шатлыгы белән уртаклашты:
– Быел чәчү һичкайчан булмаганча көйле барды. Бер темп алдык та, шуннан тайпылмадык. Ватылулар да бик булмады. Чәчү эшләре былтыргыдан бер ун көнгә соңлабрак башланды, чөнки яз соңлады. Шулай булса да, барлык культуралар да үз вакытында сыйфатлы итеп чәчелде.
Техника белән тәэмин итү җәһәтеннән дә уңай үзгәрешләр булган – хуҗалыкка чәчү кампаниясен тизләтергә мөмкинлек бирүче берничә техника берәмлеге – “1523” маркалы “Беларусь”лар сатып алынган. Болар – безнең Беларуссиянең “Беларусь”лары – техник характеристикалары ягыннан басу эшләрен көйле алып барырга мөмкинлек биргән. Икенче яктан, басуларның тиешенчә җылынып, үз вакытында өлгерүе – шулай ук игенче файдасына эшләүче уңай фактор булган.
Һәрбер хуҗалык җитәкчесе яхшы белә – чәчү эшләренең уңышлы бару-бармавы күпмедер дәрәҗәдә бу тармакта иң мөһим белгеч саналган агрономның белеменә, тәҗрибәсенә бәйле. Биредә исә элеккесенең хаклы ялга китүе сәбәпле хуҗалыкта басучык эшләрен яңа агроном кабул итеп алган – тумышы белән Илеш районы егете Рәзил Вилданов турында бары тик мактау сүзләре генә ишеттек. Рәзил – рапсовик, нәкъ рапс культурасы буенча белгеч, диделәр.
Игенчеләр яхшы хәтерли: үткән елларда кыр эшләренең иң кызган вакытында – аеруча көзге урак чорында – ягулык-майлау материалларының хакларын күтәрделәр. Бу хәлнең игенче файдасына булмавы ачык иде. Быел бу җәһәттән эшләр ничек? Солярка, бензин белән өзеклек булмаганмы? Гали Мирзаһит улыннан шулар турында кызыксындык.
– Үткән елгы тәҗрибә быел безне бу хәлгә алдан әзерлекле торырга өйрәтте – 5% белән ташламалы кредит алдык. Нәтиҗәдә, көзге урак чорын тәмамлаганчы җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары запасын тупладык. Бәяләрнең атнасына ике тапкыр күтәрелүен исәпкә алсак, безнең өчен көзгә тиклем бу хәл куркыныч түгел.
Хуҗалыкта быел уңыш дәрәҗәсен яңа баскычка күтәрергә мөмкинлек бирәчәк тагын бер яңалык турында сөйләделәр – культураларны ашлауның яфрак аша тукландыру төренә күчкәннәр. Белгечләр аңлатуынча, болай итү очсызрак та, нәтиҗәлерәк тә икән. Русия өчен бу әлегә яңалык санала, ә менә Европада мондый алымны күптән кулланалар.
“Вәлиев” исемендәге токымчылык хуҗалыгында культураларны 5,460 мең гектар мәйданда чәчәләр. Шуларның 3,5 мең гектарында – бөртеклеләр, 848 гектарда – борчак, 586 гектарда – солы, 700 гектарда – бодай. 1000 гектарда кышлаган культуралар: 300 гектарында – арпа һәм 700 гектарда бодай.
Сер түгел, үткән еллар тәҗрибәсе шуны күрсәтте – күп итеп бодай, арыш һәм башка культуралар чәчкән хуҗалыклар уңышын отышлы сата алмады, чөнки ашлык бәяләре түбән булды. Быел бәяләр белән ничек булыр? Гали Мирзаһит улына шушы сорауны бирдек.
– Әгәр хуҗалыкның җыелган уңышын очсыз хакка сату мохтаҗлыгы юк икән, димәк, аның хәлләре тотрыклы, – дип исәпли ул. – Кемнәр игенен очсызга сатарга мәҗбүр? Әлбәттә, эш хакын бирергә, кредитны һәм салымны түләргә акчалары булмаганнар. Менә сез ничек итеп шундый хәлгә калмаска дип сорыйсыз. Үткән еллар тәҗрибәсе шуны күрсәтә: фәкать бөртекле культуралар белән генә шөгыльләнү отышлы түгел. Культуралар базарын карап-күзәтеп торам. Бүген, мода булудан бигрәк, иң яхшы сатылучы культура – рапс. Ул – безнең страховка. Үстерелгән рапсны кая куйыйм дип аптырыйсы түгел – республикада аны эшкәртүче заводлар бар. Бәясе 17 сумнан ким түгел. 20 сумга сатучылар да бар. Аны эшкәртү, ашлау зур чыгымнар таләп итми. Заводта рапсны эшкәрткәннән соң жмых рәвешендә алабыз. Ул мал азыгына кушылучы алыштыргысыз яхшы өстәлмә санала.
Хуҗалыгыкта быел рапсны 225 гектарда чәчәләр. Алдагы елларда чәчү мәйданын 1 мең гектарга җиткерергә уйлыйлар. Безгә культуралардан кукуруз һәм карабодайны гына чәчәсе калуы турында әйттеләр. Икенче ел рәттән 40 гектар мәйданда соя үстерә башлаганнар. Борчак, рапс белән беррәттән соя да менә дигән мал ризыгы санала.
******
Гали Мирзаһит улыннан хуҗалык эшләрен шулкадәр көйле алып баруының сәбәбе белән кызыксындык. “Нормаль рәвештә эшләү, иген үстерү, мал асрау өчен бүген нәрсә кирәк?” дигән сорауны бирдек. Ул тыйнак кына елмаеп куйды. Аннары: “Һәрбер кеше, нинди эш башкаруына карамастан, үз эшендә профессионал, яхшы белгеч булырга тиеш, – дип өстәде. – Җитәкче икән, эшләүче кешенең эшен күрә, бәяли белергә, хезмәт хакын вакытында түләргә, кирәк вакытта ярдәм кулы сузарга тиеш. Барысы да мөнәсәбәтләргә кайтып кала. Кешегә карата кешечә мөнәсәбәт булырга тиеш. Мин үзем дә кайчандыр студент, аннары яшь белгеч булдым. Шушы хуҗалыкка эшкә килдем. Өлкәннәрнең таянычын, ярдәмен тоеп, эш башладым. Башкалар да шул юлдан үтәргә тиештер дип уйлыйм. Менә иртән нарядка 25ләп кеше җыелабыз. Шуларның 85 проценты кайсы “Яшь гаилә”, кайсы “Авыл йорты” программалары буенча субсидияләр алып, өйләр салдылар. Киләчәктә дә ярдәм кулы сузарга әзербез”, – дип өстәде.
Авыл эчендәге юлларны карау, урамнарны чиста тоту, яшелләндерү, кышын үз вакытында кардан тазарту, даими рәвештә авыл мәчетенә, зиратка матди ярдәм күрсәтү – хуҗалык җитәкчесе Гали Мирзаһит улы “шулай тиеш!” дип намус кушуы буенча башкарган эшләрнең берничәсе генә. Аның әле җиң сызганып, зур дәрт белән эшли торган мәле. Уңышлар телик! Халык хөрмәтен саклап, арытабан да нәтиҗәле эшләргә язсын.
Руфина Таҗиева.
Рөстәм Хәнәфин фотолары.
Дүртөйле районы.
Читайте нас: