Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2018, 13:34

Сез капитанмы, әллә пассажирмы?

Сез кемсез: капитанмы, пассажирмы, алып баручымы я иярүчеме, лидермы, буйсынучымы? Моны ачыклау өчен түбәндәге сорауларга “Әйе”, “Юк”, “Белмим” дип җавап бирегез.

Сез кемсез: капитанмы, пассажирмы, алып баручымы я иярүчеме, лидермы, буйсынучымы? Моны ачыклау өчен түбәндәге сорауларга “Әйе”, “Юк”, “Белмим” дип җавап бирегез.
1. Тормышымда булган һәр нәрсә өчен җаваплылык тоям.
2. Кайбер кешеләр миңа булган мөнәсәбәтләрен үзгәртсәләр, минем шушы кадәр пробле-маларым булмас иде.
3.Мин эш итүгә караганда, уңышсызлыкларның сәбәпләре турында уйлануны өстенрәк күрәм.
4. Кайчак миңа “бәхетсез йол-дыз” астында туганмын кебек тоела.
5. Алкоголиклар авыруларында үзләре гаепле.
6. Минем хәзер нинди булуыма йогынты ясаган кешеләр тормышымда булган күп нәрсә өчен җаваплы дип уйлыйм.
7.Салкын тидергәндә мин үземчә дәвалануны яхшырак күрәм.
8. Хатыннарның мәгънәсезлеге һәм агрессивлыгында еш кына башка кешеләр гаепле.
9. Теләсә нинди проблеманы хәл итеп була.
10.Кешеләргә ярдәм итәргә яратам, чөнки үземә ярдәм иткән-нәргә рәхмәт хисе тоям.
11. Конфликт килеп туган оч-ракта кем гаепле булуы турында уйланганда, мин, гадәттә, үземне анализлаудан башлыйм.
12. Кара песи юлымны кисеп чыкса, мин юлның икенче ягына чыгам.
13. Һәр кеше нинди хәлдә булу-ына карамастан көчле һәм үзаллы булырга тиеш.
14. Мин үземнең кимчелек-ләремне беләм, әмма тирә-яктагыларның аларга йомшаклык белән каравын телим.
15. Гадәттә мин ситуациягә тә-эсир итә, үзгәртә алмасам, аңа буйсынам.
1, 3, 5, 7, 9, 11, 13 сорауларга “әйе” дип җавап биргән булсагыз, үзегезгә 10 балл куегыз.
2, 4, б, 8, 10, 12, 14, 15 сорауларга “юк” җавабы биргәнсез икән, шулай ук 10 балл куегыз.
Ә һәр “белмим” җавабы өчен – 5әр балл.
Нәтиҗәне 12 биттә укырсыз.
Читайте нас: