Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2018, 13:20

Пенсия яшен ник күтәрмәкчеләр?

Референдум үткәрсәләр, халыкның 6 проценты гына пенсия яшен озайтуны хуплар иде

Хөкүмәттә пенсиягә чыгу яшен озайту турында янә сүз кузгаттылар. Исегездәдер, бер заман бу хакта бик шаулаганнар иде. Шуннан соң тынып калгандай булдылар. Өермә алды тынлыгы гына булган, күрәсең.
“Пенсия яшен үзгәртүнең чарасын күрергә кирәк инде, ниһаять”, – диде Дмитрий Медведев. Бу аның ил Премьер-министры вазифасына яңадан билгеләнгәннән соң әйткән иң беренче тәкъдиме булды. Һәм, дөресен әйтергә кирәк, халык аның сүзләрен авыр кабул итте. Аеруча бүген-иртәгә хаклы ялга китәргә торучылар: “Безгә эләкмәсә генә ярар иде”, – дип теләгәннәрдер. Ни дисәң дә, күпләр пенсиягә чыккач та эше белән хушлашырга ашыкмаса да, кем генә, хаклы ялга җитеп, аның игелеген күрергә теләми икән? Аннары, өлкәннәр әйтмешли, юкка гына пенсия яшен 55-60та билгеләмәгәннәр. Безнең илдәге яшәү һәм хезмәт шартлары белән күпләрнең сәламәтлеге шул яшьләрдә үзен аеруча сиздерә башлый. Әмма пенсия яшен күтәрергә теләүчеләр бу хакыйкать белән килешергә теләми, янәсе дә хәзер тормышлар күпкә үзгәрде, җиңеләйде, халыкның гомер озынлыгы да арта дип, пенсия түләүгә тотылачак акчаларны ничек тә экономияләргә тырышалар. “Пенсиягә чыгу яшенең элекке чикләре искерде. Алар 1930 елларда – гомер озынлыгы 40 яшь булганда – кабул ителгәннәр”, – диде Хөкүмәт Рәисе. Шулай да ул пенсия яшен үзгәртүне бик сак һәм уйлап башкарырга кирәк, дип кисәтте.
Бу уңайдан тиздән Дәүләт Думасына закон проекты тапшырылачак.
Ни өчен пенсия яшен күтәрмәкчеләр?
Бүген Русиядә ир-атлар – 60, хатын-кызлар 55 яшьтә пенсиягә чыга. Болардан тыш, алдан пенсиягә чыгучылар категориясе дә бар. Әлегә сүз бу хакта түгел.
Әлбәттә, саннарга каршы барып булмый. Ә статистика якын киләчәктә эшләүчеләргә караганда ашаучылар күбрәк булачак дип кисәтә. Инде бүген пенсия яшендәгеләр саны арта барганда эшләүчеләрнеке, киресенчә, кими. Соңгы 35 елда Русиядә пенсионерлар саны 24 миллионнан 43 миллионга кадәр, ягъни ике тапкырга диярлек арткан. Хәлләр болай дәвам итсә, 2030 елларга ил халкының өчтән бер өлеше пенсионер булачак. Демографлар фаразлавынча, аларның саны 50 миллионга җитәчәк. Ә хезмәт яшендәгеләр саны 75 миллионга кадәр кимиячәк. Алар исәбеннән эшсезләрне (5 миллион тирәсе) һәм пенсия взнослары түләмичә “күләгәдә” эшләүчеләрне (якынча 18 миллион) алып ташласак, бер пенсионерга бер эшләүче туры киләчәк. Димәк, пенсия фондына түләнгән взнослар пенсияләр түләү өчен җитмиячәк. Болай да дефицит белән эшләгән Пенсия фондының финанс мөмкинлекләре тагы да мөшкелләнәчәк, дип исәпли икътисадчылар. Киләчәктә пенсияләрне инфляция дәрәҗәсе буенча индексацияләү дә четерекле мәсьәләгә әверелергә мөмкин, дип кисәтә икътисади фаразлар буенча белгеч Юрий Горлин. Пенсияләр белән хезмәт хакларының нисбәтен саклап калу да мөмкин булмаячак икән. Шуңа дәүләт казнасыннан бик зур күләмдә өстәмә финанслар таләп ителәчәк. Дәүләттән ярдәм әле дә бирелә. Әмма аның суммасы артык нык үсеп китсә, ул ил икътисадының бәкәленә сугачак икән. Шуңа белгечләрнең бер төркеме, алга киткән күп илләрдәге кебек үк, пенсиягә чыгу яшен озайту яклы. Ул чакта еллар үткән саен дефицит кимиячәк дип исбатлый алар. Өстәвенә, пенсия күләмен дә шактый суммага арттырырга мөмкин булачак икән.
Пенсия яшен күпмегә һәм ничек арттырачаклары турында әлегә төгәл мәгълүмат юк. Берничә алым карала. Алексей Кудринның стратегик эшләнмәләр үзәгендә, мәсәлән, пенсия яшен барысы өчен дә 65кә җиткерү яклылар. Русиянең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә исә аз булса да кешечә саннар китерәләр: хатын-кызлар өчен – 60 яшь, ир-атларга – 63 яшь. Әгәр уртак фикергә килеп, пенсиягә чыгу яшен чынлап та арттыру турында закон чыгарсалар, экспертлар аны ел саен 3-6 айга күтәрүне тәкъдим итә. Халыкны кинәт кенә аптырашта калдырмас өчен, бу эш бик җай гына, алдан кисәтүләр ясап башкарылырга тиеш дип исәпли алар.
“Пенсия яшен күтәрү – бик катгый чара, ләкин, кызганычка каршы, вариантлар юк, – ди Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары ассоциациясе башлыгы Сергей Беляков. – Бар дәүләтләр дә диярлек әлеге юлдан үтте. Элекке СССР территориясендәге илләрдән Русия һәм Үзбәкстанда гына 1932 елда кабул ителгән параметрлар сакланып килә. Алга киткән һәм үсешкән илләрдә пенсиягә чыгуның уртача яше ирләр өчен – 63,5 һәм хатын-кызларга 62,3 яшь тәшкил итә. Ләкин пенсия яшен әкренләп кенә арттырырга кирәк”.
Бер таякның
ике башы
Әйткәндәй, бүген Европада пенсияне 65 яшьтән 67гә кадәр арттыру бара. Анда көчле затлар өчен дә, гүзәл затлар өчен дә бертөрле яшь билгеләнгән. Бер таякның ике башы, дигәндәй, Европа союзы илләре пенсия акчаларына экономия ясавын ясады, ләкин башка проблема килеп туды: яшьләр арасында эшсезләр күбәйде. Әгәр пенсия яшен озайтсалар, бездә дә шул ук хәл булачак. Безнең илдә болай да пенсия яшендә булып та эшләп йөрүчеләр күп. Аеруча югары вазифа биләүчеләр йомшак кәнәфиләре белән хушлашырга теләми. Ә яшьләргә эш урыннары җитми. Алар өчен күп юллар ябылуга китерергә мөмкин дип шикләнә кайсыбер экспертлар. Икенче ягы да бар: бүген 40-45 яшьлекләрне эшкә алып бармыйлар. Теге яки бу сәбәп аркасында эшсез калган 50 яшьтән өлкәннәрне кем эшкә алырга атлыгып торыр икән? Эше дә юк, пенсиясе дә... Шуңа пенсия яше артса, өлкәннәр эшсез калмас өчен түбәнрәк вазифаларда да эшләргә риза булачак. Сәяси социология институты директоры Вячеслав Смирнов фикеренчә, өченче төркем инвалидлар саны артуы да ихтимал. Чөнки закон буенча алар алдан пенсиягә чыга ала. Әмма бүген бу категориягә хокуклы күпләр, ташламалары һәм түләүләре аз, юллап йөрергә кәгазь эше күп дип, баш тарта.
Кем риза?
Әгәр пенсия яшен күтәрү буенча илдә референдум үткәрсәләр, пенсия яше үзгәрмәячәк. Чөнки HeadHunter кадрлар агентлыгы үткәргән сораштырулардан күренүенчә, ил халкының нибары 6 проценты гына пенсиягә чыгу яшен 60 һәм 63 яшькә кадәр күтәрүгә риза. Җавап бирүчеләрнең 53 проценты пенсиягә чыгуның бүгенге яшь чикләрен (хатын-кызлар өчен – 55 яшь, ир-атларга – 60 яшь) иң уңай дип исәпли. Ә 35 проценты исә аны хәтта бераз түбәнәйткәндә дә булыр иде дигән фикердә. Мәсәлән, 50 һәм 54 яшькә калдыру.
Халыкның ризасызлыгы аңлашыла да. Гомер озынлыгы арта дисәк тә, авыр эштә йөреп, сәламәтлеге какшаганнар, аеруча ир-атлар, пенсиясенең игелеген дә күрә алмый, үлеп китәләр. Пенсия яшен күтәрү яклылар Германия тәҗрибәсен үрнәк итеп китерергә ярата. Анда барысы да 65 яшьтән пенсиягә чыга, озакламый 67 яшьтән чыга башлаячаклар. Әмма анда кешеләр дә озаграк яши. Ир-атлар анда уртача –16,7 ел, ә хатын-кызлар 23,4 ел пенсия ала.
Икенчедән, алга киткән илләрдә пенсионерларның күпчелеге үзен генә кайгыртып, чит илләрдә ял итеп, үз көенә генә яши. Ә бездә болай да очын-очка гына ялгарга җиткән пенсия акчасыннан балаларына да ярдәм итәргә тырышалар. Кайчан бездәге яшәү шартлары алга киткән илләрнеке белән тигезләшә, шул чакта пенсия яшен күтәрү турында сөйләү дә урынлы булыр. Ә әлегә пенсионерлар санын кыскарту түгел, лаеклы хезмәт хаклары булдыру турында уйларга кирәк.
Язгөл САФИНА.
Читайте нас: