Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2018, 13:27

Моңны юлдаш итеп

1941 елның 22нче июнендә балтачлылар сабантуй бәйрәмендә күңел ача. Бөек Ватан сугышы башланганын алар әле белми. Ел саен көтеп алынган чарада куркыныч хәбәрне халыкка җиткерү авыр була.

Трибунага Глимхан Муллагалиев күтәрелә: „Әле мин фин сугышыннан кайттым. Финны дөмектердек, фашистларны да дөмектерербез,” – дип совет солдатының җитди сүзен мәйдандагыларга җиткерә. Рухи яктан якташларына ышаныч бирергә тырыша ул. Балтачлылар аның сүзен хуплап тыңлый. Беравык тынлык урнаша. Шомлы уйлар, елаш, кем кайда барырга белми, аптырашып кала.
Районның һәр авылыннан ир-егетләрне сугышка озата башлыйлар. Каргалы авылыннан Муллагалиевларның сигез балалы гаиләсеннән биш уллары фронтка алына. Икесе, Муллаян белән Глимхан, фин сугышында тәүге яу чирканчыгы алып кайтканнар, бу юлы да Ватанны саклау бурычын үтәргә беренчеләрдән юлланалар. Туры сүзле, уңганлыгы белән билгеле әтиләре Муллагали Бәдретдин улы колхозның яшелчә бакчасында бригадир эшен алып бара. Тырыш гаиләдән сугышка янә бер-бер артлы өч егет алына. Биш бертуган Муллагалиевлар бар көчләрен салып илбасарларны тар-мар итәргә омтыла. Расих 1943нче елда солдат каешын тага. 92нче укчы полкында элемтә тәэмин итүче һөнәрен үзләштерә. Армиядә барысы да боерыкка бәйле. Кайсы вазифага тәгаенләсәләр, шунда сынатмый, алгы сафта була егет. Бөек Җиңүне рядовой Муллага-лиевка Чехословакиядә каршы-ларга насыйп була.
Сугыштан соң Муллагалиев хезмәт иткән часть Кенигсбергта туктала. Җаваплы солдатка командирны атта йөртүне ышанып тапшыралар. Бик гадел кеше булып чыга ул. „Син тыйнак егет, туганнарыңа бүләкләр алып кайтасың киләдер. Буш вакыт-ларыңда тимер җыеп тапшыр һәм шулай акча тупла. Авылыңа посылка салып, якыннарыңны шатландыр”, — дип киңәш бирә дөнья күргән җитәкче. Туганнарын куандыру өчен Расих төрле ситцалар сала, кием-салым рәт-ләргә тырыша. Бераздан хәрбиләр Эстония, Латвия, Литвада тукталыш ясый. Бөек Җиңү яулаганнан соң халык шатлыгының иге-чиге юк. Паркларда кичләрен ял итү, бию чаралары оештырыла. Откыр музыка сөюче өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Муллагалиев үз белдеге белән ноталар өйрәнә. Моңга гашыйк егет ул төбәктә яшәгән халыкларның киң билгеле көйләрен отып, баянда өздереп уйный. Паркларда музыка коралларында уйнаучыларга чама-лы булса да акча түләнә. Көйләр нинди матур булса да, туган якныкына җитәме соң? Үз халкының сагышлы моңнарын сагынган егет авылында шундый кичәләр үткәрү теләге белән яна. Анда бернинди музыка коралы юклыгын белгәнгә ул үзенә максат куя. Булдырганчы акча җыеп, туган якка баян алып кайтырга. Аны сатып алгач инде янә акча туплар өчен ал-ял белми. Үҗәтлек эзсез калмый: шулай барабан да сатып ала. Ике тәлинкәсе булган кагып уйнау коралын сафтан чыгармый, юлда бозмый-ватмый алып кайту өчен махсус тартма хәстәрли. Туган якка ул 1950нче елда кайта. Кадерле әйберләрен салган тартмаларын күтәреп кайткан солдатны күрү белән „Ишет-тегезме, Расих фронттан тартма-тартма байлык төяп кайткан,” дигән хәбәр авылда һә дигәнче тарала. Якташларының күңелен күрергә ният иткәнен яшьләр кичке уенда белә. Расих баян тартып, йөрәкне җилкендерерлек көйләр уйнап җибәргәч, яшьләр ихлас шатлана, рәхмәтләре күңеленә бал да май булып ята. Барабанда махсус таяклары белән сугып Нурихан Саяпов, Марат Арслановлар ритм чыгара. Яшьләр бии, күңел ача. Тик беренче мәхәббәте солдатны көтеп тормый, кияүгә чыккан. Егет ачу тотмый, үз тиңен табасын белә. Бераздан кичәге солдатка художество җитәкчесе вазифасында Балтач район мәдәният клубында үзен сынарга тәкъдим итәләр.
Нинди авыр вакыт булса да, яшьлек үз кануннары буенча бара. Район күләмендә төрле чаралар үткәрелә. Сугыштан соңгы елларда яшьләр аеруча мәдәни чараларда активлык күрсәтә. Юклык, авыр мәсьәләләрдән арыну юлын алар шулай тапканнардыр, күрәсең. Һәвәскәр артистлар исәбендә Кәбирә Фәтхуллина да була. Спектакльләрдә уйный, тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп шигырь укый. Үзе җырламаса да моңлы җырчыны тыңларга бик ярата. Мәгънәле сүзле җитди кыз Расих Муллагалиевның күңеленә беренче караштан ук хуш килә. Айлы кичтә озатып барулар, ихлас аралашу бер-берсенең фикерләре уртаклыгын күрсәтә. 1951 елның 12нче июлендә гашыйклар өйләнешәләр. Яшь гаилә Каргалы авылында, төп йортта, 4 көн торганнан соң, район үзәгендә кызның әти-әнисе Мәгафия Харис кызы һәм Фәтхинур Фәтхулла улы Фәтхуллиннарда яши башлый. Тырышып көч салган яшь белгечләргә бераздан алты почмаклы өйнең бер очында яшәргә форсат туа. Бер елдан гаиләгә ямь өстәп уллары Илдар дөньяга аваз сала. Нибары 40 көн ял иткәч яшь ана эшкә чыга. Нарасыйлы хатынга бернинди ташламалар булмый. Тик обедка кадәр бер тапкыр һәм обедтан соң бер тапкыр сабыен тукландырып килергә санаулы вакыт бирелә. (Боларны күз алдыңа китерүе читен, хәзер яшь анага бала карау өчен бар шартлар да бар. Бәби табучы хөрмәттә). Расих Муллагали улы Аскында авыл хуҗалыгы училищесында һөнәр үзләштерә. Гаиләдә янә бер уллары — Рәшит дөньяга килә. Муллагалиевлар Каргалы авылына кайтып урнаша. Бераздан гаилә башлыгын район мәдәният клубына баянчы итеп эшкә чакыралар. Музыка коралларында уйнарга белгечләр кытлыгы сизелә. Муллагалиев бу өлкәдә камилләшергә омтыла. Республика халык иҗаты йортында ул ярты ел баянчылар курсларында белем ала. 1962 елда район мәдәният сарае директоры вазифасына тәгаенлиләр. Респуб-ликада берләштерү сәясәте алып барылганда ике район кушыла. Муллагалиевлар Борайга күченәләр. Мәктәптә музыка укытучысы булып эшли гаилә башлыгы. Сугыш белән бәйле укуын заманында төгәлләргә форсат булмый. Беркайчан да соң түгел дип, үзе кичке сменада урта белем алуга ирешә. Ил сәясәте үзгәреп районнар кире кайтарыла. Гаилә туган төбәккә — Иске Балтач авылына күченүне хуп күрә. Музыкага гашыйк ир бу өлкәдә камилләшүен дәвам итә. Ул читтән торып Уфа сәнгать училищесында баян белгечлеге буенча укый. Сәнгатьне сөйгән, һәрчак камиллеккә омтылган Расих Муллагали улына район мәдәният бүлеген җитәкләргә тәкъдим итәләр. Көндез репетицияләр, кичләрен концерт, спектакль, тамаша үткәрү. Бу өлкәдә көч салучыларның эше санаулы сәгатьләр белән чикләнми. Тик уллары Илдар һәм Рәшит әтиләренең һәрчак эштә булуына төшенеп бетми: „Бөтен кеше дә ял итә, ә әтинең ял көннәре кайчан була соң ул?”—дип аптырап көтәләр. Район күләмендә һәвәскәрләрне сәхнәгә чыгару гына түгел, республика фестиваль-конкурсларында балтачлылар тальянчылар, биючеләр, җырчылар лаеклы чыгыш ясап, лауреат, дипломант исемнәре алып, җиңүләргә ирешә. Яз, җәй бакча эшләре бихисап чакта читен туры килә. Хуҗабикәләр ирләрен башкалага фестивальләргә җибәрергә ашкынып тормый. Гаиләләрендә вак-төяк аңлашыл-маучанлык килеп чыкмасын, табак-савыт шалтырамасын өчен җитәкче һиндстан чәйләре, күчтәнәч хәстәрләп, аларның ризалыкларын алуга ирешә. Сәхнә костюмнары вакытында әзер булсын өчен шәхсән үзе башкала ательеларында тектерүне күз уңыннан ычкындырмый. Бар булмышын сәнгатькә багышлап көч салуын югары бәһалыйлар. 1985 елда Расих Муллагали улына „БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә. Талантны яшьли үстерергә кирәклеген аңлап, Муллагалиев районда сәнгать мәктәбе ачуда әйдәүче була. Белгечләрне җәлеп итү, музыка кораллары белән тәэмин итүне хәстәрли. Сәнгать мәктәбендә балаларга баянда уйнау серләрен өйрәтә. Бихисап булачак баянчыларны әзерли.
Расих Муллагали улының якты дөньяны калдыруына ике дистә елдан артык гомер үткән. Вакыт узса да, изге йөрәкле кешенең яхшы эшләре онытылмый.
Рима ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: