Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2018, 14:23

Җиң үне бәйрәм иттек

“Үлемсез полк” акциясендә быел 370 мең башкортстанлы катнашты

Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
Кояш караган ямьле май иртәсенда туган Башкортстаныбыз һәм илебез халыклары, шау-гөр килеп, Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылады. Зур корбаннар аша яуланган җиңүнең 73 еллыгы! 4 ел дәвамында барган сугышта халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар, тирән хәсрәт, күңел ярасы 73 ел буена да, 100 ел буена да онытырлык түгел. Сугыш вакыйгалары бездән ерагайган саен ветераннар сафы да сирәгәя бара, ләкин каһарманнар даны мәңгелек.
Шушы изге бурычыбыз – Ватаныбыз тарихын мәңге зурлау максатыннан быел да яуда башларын салган якташларыбызны зур хөрмәт белән искә алдык. 9нчы майның кояшлы иртәсен Уфа аеруча җанлылык белән каршы алды. Иртән-иртүк урамнарда халык елмаеп, бер-берсенә сәлам биреп, бәйрәм мәйданнарына ашыкты. Башкалабызның һәрбер районында, парк-скверларында иртәнге 9дан дәртле музыка тавышлары яңгырады. Кала советы алдындагы мәйданда, Мәҗит Гафури исемендәге Үзәк ял паркында, Җиңү паркында халык күңел ачты – мәйданнарда бәйрәм табыннары, кыр кухнялары әзерләнде.
Синоптиклар яңгырлы көн вәгъдә итүгә карамастан, һава торышы да көйсезләнмәде, чын бәйрәмчә матур торды. Рус академия театры алдындагы мәйданда иртәннән кичкә - салют залплары яңгыраганга кадәр – концерт-тамаша барды. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарның үзара очрашып кочаклашуы, мәктәп укучылары, яшь балаларның сугыш техникасы янында мәш килеп фотога төшүләре, теләгән һәркемнең солдат боткасыннан авыз итүе онытылмас тәэссоратлар калдырырлык мизгелләр булгандыр. Ә инде көндезге 12 сәгатьтән – бәйрәмнең иң патриотик өлеше – “Үлемсез полк” акциясе башланды.
“Үлемсез полк” акциясе – 9 май бәйрәменең хәзер инде күркәм традицияләренең берсе. Халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга, сугыш ветераннарын хөрмәтләп, алар үткән данлы юлларны искә төшерә. Республикада бу изге акция быел үткәннәреннән дә колачлырак, тантаналы узды – 370 мең кеше катнашты, дип хәбәр итә оештыручылар. Иң чагу, иң күләмле чара , әлбәттә, башкаланың төп – Октябрь проспектында узды. Тантанада 100 мең кеше (былтыр – 60 мең) катнашты. Катнашырга теләк белдерүчеләрнең күплеген истә тотып, маршрут юлын Спорт тукталышыннан Дан Бульварына кадәр озайттылар. Миллионнарча ватандашларны зурлау тантанасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та иң алгы сафларда атлады. Шулай итеп, канлы көрәшләрдә шәһит киткән каһарманнарыбыз бәйрәм көнендә безнең белән беррәттән “сафка басты”. Биредәге һәрбер портрет - үзе бер тарих, истәлек. Колоннада бик күп милләт вәкилләре: украиннар, белоруслар, әзербайҗаннар, төрекмәннәр дә азатлык өчен көрәшкән үз батырларын искә алды. Бу патриотик хәрәкәт – транспарантлар һәм ветераннарның портретларын тоткан халык колонналары шулай ук республиканың бик күп шәһәрләре һәм авыллары, хәтта кечкенә авыллары урамнары буйлап үтте.
“Үлемсез полк” хәрәкәте илебездә 2012 нче елдан уздырыла, Уфа бу изге чарага 2014 нче елда кушылды. Гомумән алганда, шушы иҗтимагый хәрәкәт илебез чикләрен үтеп, хәзер инде дөньяның 64 илендә уза, һәркайда матур традиция буларак халыкларны берләштерә, тынычлык сагында уяу, бердәм булырга чакыра кебек. Димәк, батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында хәтирәләр халык күңеленнән җуелмыйча, буыннан буынга тапшырылып килер дигән ышаныч бар.
Уфадагы Җиңү паркында да сугыш кырларында ятып калганнарны лаеклы зурладылар. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов мондагы бәйрәм тантанасында да катнашты. Республика җитәкчесе Мәңгелек ут янындагы Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов белән Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчкәләр салды. Шулай ук Рөстәм Хәмитов ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең каберенә, генерал-майорлар Миңнегали Шәймуратов һәм Таһир Кусимов бюстларына һәм тыл эшчәннәре һәйкәленә дә чәчкәләр салды.
Көн дәвамында барган хәтер, искә алу, күңел ачу чаралары бәйрәм фейрверкы белән тәмамланды.
Исән калган һәм җиңеп чыккан кешеләр өчен кояшлы май аеның бу көне аларның тормышында иң шатлыклы һәм бәхетле көнгә әверелгәндер.
Елена Фатыйхова.
Фәнил Абдуллин фотолары.
Читайте нас: