Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2018, 14:37

Бурычлы үлмәс дисәләр дә...

Уфада коммуналь хезмәтләргә бөтенләй бурычы булмаган 50 генә йорт исәпләнә2018 елның 1 июленнән Башкортстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар артачак. Тарифлар кыйммәтләнүе хезмәтләрнең төренә карап төрле муниципалитетларда төрлечә булачак. БР Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, төбәктә газ өчен түләү уртача – 3,4%, электрга – 5%, җылылыкка – 5,26%, су белән тәэмин итүгә – 6,06%, ташландык суларны түккән өчен 14 % артачак.Закон буенча республикада муниципалитетлар буенча аерма 2,5% артмаска тиеш.

Утка, суга, җылылык һәм газга хакларларның даими артып торуы халыкны, аеруча шәһәр җирендә яшәүчеләрне, бурычка батыруын дәвам итә – коммуналь хезмәтләргә түләү проблемасы тагын да кискенләшә төште.
Башкала халкының коммуналь хезмәтләргә бурычы күпме җыелган? Түләмәүчеләргә нәрсә яный? Бу бурыч проблемасын хәл итеп буламы? Сүзебез шул хакта.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов әйтүенчә, 2018 елның 1 апреленә башкала халкының торак-коммуналь хезмәтләргә гомум бурычы 2 млрд 513 млн сум тәшкил иткән. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, бурыч күләме 137 млн сумга арткан дигән сүз. Шәһәр буенча коммуналь хезмәтләр өчен айлык түләүләр якынча 1 млрд сум тәшкил итә.
Бүген халыкның коммуналь хезмәтләргә үз вакытында түли алмавының сәбәпләре төрлечә: кемнеңдер гаилә кереме аз, кемдер оптимизация корбаны булып, эшсез калган – кыскартуга эләккән, ә кемдер мөмкинлеге булып та түләргә ашыкмый. Андыйлар да бар. Бурычлылар арасында физик шәхесләр белән бергә предприятиеләр, оешмалар да байтак. Ничек кенә булмасын, коммуналь бурычлар бүген иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Югарыда атап үтелгән сумнар, миллионнар – абстракт саннар түгел, аларны торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында тузган, таушалган торбаларны, башка җиһазларны алыштырырга һәм модернизацияләргә тотынырга булыр иде, диләр белгечләр.
Уфа торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе мунициаль унитар предприятиесе директоры Раил Мирхәйдәров әйтүенчә, бурычлылар белән актив эш алып барыла. “Идарә итүче компанияләр бурычы булганнар белән эш судка барып җиткәнче актив эшли, хәлләренә керергә тырыша, – ди ул. – Ни өчен түли алмыйлар, сәбәпләре нидә – фикерләрен тыңлыйбыз, бурычларын өлешләп түләргә мөмкинлек бирәбез. Әгәр коммуналь хезмәтләргә түләмәүләренең сәбәбен гаилә кеременең аз булуы белән аңлатсалар, субсидия юллар өчен халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча республика үзәгенә юлланырга киңәш итәбез. Уфаның бердәм исәпләү-касса үзәкләре (ЕРКЦ) белән бергә “Бурычларсыз яз” һәм “Бурычларсыз көз” исемле акцияләр үткәрәбез. Аның мәгънәсе шунда – әгәр кеше төп бурычын түләсә, пенялары юкка чыгарыла”.
Кызганычка каршы, бүген бурычларны кайтаруның иң нәтиҗәле юлы булып коммуналь хезмәтләр күрсәтүне чикләү тора, диләр идарә итүче компания хезмәткәрләре. Быел ел башыннан шундый чикләүләрнең 38 мең очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, бурычлы гражданнар “коммунальщиклар” файдасына 54 млн сум акча түләгән.
Хезмәтләр өчен үз вакытында түләмәгән гражданнарга кисәтү кәгазе тапшырыла. Шуны алганнан соң бурычларын 20 көн эчендә түләмәсәләр, газдан, уттан, судан файдалануны чикләргә яки бөтенләй туктатырга мөмкиннәр. Бу чара да ярдәм итмәсә, бурычлы кеше өстеннән судка иск бирелә. Иң соңгы чик – фатирдан чыгару.
Бүген миллионнан күбрәк халык яшәгән Уфада коммуналь хезмәтләргә бурычы бөтенләй булмаган йортлар – 50 генә.
Коммуналь хезмәтләргә түли алмаганнар өчен тагын бер яңалык бар – хәзер бурычны шушы тармакта эшләп түләргә була.
– Мондый алым – гражданнар өчен килеп туган проблеманы хәл итүнең бер юлы, –диләр Уфаның торак хуҗалыгы идарәсендә. – Моны “отработка” дип тә атарга була. Бурычлы гражданнарга аның белеменә, эшли алу сәләтенә карап вакансияләр тәкъдим итәләр. Сүз электрик, сантехник, урам себерүче, җыештыручы, консьержка вакансияләре турында бара. Ике як – гражданин һәм торак-коммуналь хуҗалыгы – үзара килешкәннән соң бурычлының хезмәт хакының бер өлеше бурычын каплауга китә.
Законлымы соң бу?
– “Коммуналка” өчен бурычны бу рәвешле кайтару – Русия Федерациясе Гражданнар Кодексының 409нчы маддәсенә ярашлы каралган түләү алымының бераз үзгәртелгән варианты, – дип аңлаталар ведомствода. – Гражданнар тормышта нинди генә авыр хәлдә калсалар да, бурыч җыеп, хәлне критик ноктасына җиткерергә тырышмасыннар иде. Идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать итегез. Анда бурыч кайтаруның кеше өчен уңайлы вариантын тәкъдим итеп, ярдәм итәргә, хәлгә керергә тырышалар, - диләр Уфаның торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе белгечләре.
Хәзер коммуналь хезмәтләр өчен ресурслар белән тәэмин итүче компанияләрнең турыдан-туры үзләренә түләргә мөмкин – 2018 елның 23 мартында Дәүләт Думасы өченче укуда шушы хакта закон кабул итте. Документ 3 мартта үз көченә керде. Моның өчен фатир хуҗалары гомум җыелыш ясап, түләүнең шушы алымына күчү турында карар кабул итәргә тиеш.
Руфина Таҗиева.
Читайте нас: