Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2018, 12:58

Чулпан йолдыз булып балкыды

Бәйгедә җиңгән Балтач районы кызы Чулпан Кашанова Казанда Башкортстан данын яклаячакДулкынланып көткән “Татар кызы-2018” бәйгесе узып та китте. Ун көн буе аңа әзерләнгән, финалда балкыган чибәр туташлар таралышты, аларның яшьлек дәрте, матурлыгы белән гөрләп торган репетиция заллары бермәлгә бушап калды. Ә “Татар кызы-2018” бәйгесенең Гран-при иясе Чулпан Кашанова өчен бәйге тәмамланмады әле. Ул октябрь аенда Казанда узачак Халыкара “Татар кызы – 2018” гүзәллек бәйгесендә республикабыз данын яклаячак. Димәк, Чулпанны әле тагын да зуррак сынаулар, төрле илләр һәм Русиянең башка төбәкләреннән киләчәк, үзе кебек чая һәм үткер, чибәр һәм максатчан туташлар белән ярышлар көтә. Киләчәктә Казанда укырга җыенган Чулпанның аны “яулау” тарихы шулай үзенчәлекле башланып тора.

Чулпан интернет тавыш бирүләрдә дә, “Өмет” төркемендә дә иң күп тавышны җыйды.
Ә финал барышында кемнең җиңүче калфагын кияре мавыктыргыч табышмак иде. Чөнки 2018 ел гүзәллек бәйгесенә аеруча затлы туташлар килде.
Унике йолдыз бер сәхнәдә җыелган мондый мизгелләр фәкать шундый бәйгеләрдә, ул да елына бер генә була. Сәхнәдә илһам, матурлык, сафлык, зыялылык, рухият тантана итте. Башкортстанда “Гаилә елы” үтүен игътибарга алып уздырылды быел чара. Туташлар үзләре белән таныштырганда гаиләләре, матур тәрбия үрнәкләре булган якыннары турында сөйләделәр. Чараның төп оештыручысы “Берлек” милли мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы бәйрәмгә күп балалы гаиләләрне, өлкәннәрне, татар теле укытучыларын кунак буларак чакырды. Бәйрәмнең күңелгә үтеп кергән өлешләренең берсе милләт аналары – республикабыз тормышында үзенең якты эзен калдырган мәртәбәле хатын-кызлар белән таныштыру блогы иде. Бу ханымнарның берничәсе безнең арада утырды, аларга чәчәк гөлләмәләре бүләк иттеләр. Бәйгедә туташлар туган телне никадәр камил белүләрен күрсәтте. Аннан тыш кызларның бию осталыгы, җырлау маһирлыгы да сыналды. Өч төрле: никах киемнәре, заманча киемнәр, туй күлмәкләрендә чәчәктәй балкыган туташларга карап, күзләр камашты. Буй-сын, йөз сылулыгы, сәхнәдә үзләрен иркен тотып матур басып үтүләре дә ни тора!...
Иң гүзәл хатын-кызлар Башкортстанда яши диләр икән, һич арттыру түгел. Унбишенче тапкыр уздырылган бәйгегә узган конкурсларның финалисткалары да килгән иде. Әйе, 1992 елда беренче “Нәүруз гүзәле” исемен яулаган Резеда Гатауллинадан башлап, Санкт-Петербургтан, Татарстаннан да (ул кызларның исемнәрен язган идек) килделәр. Берсеннән-берсе чибәр, зифа буйлы бу ханым-туташларга карап, жюриның бәяләмәсе һәрвакыт гадел булуына ышанасың– алар бүген дә бәйге тотарлык сылу! Бәйгенең төп максатларының берсе булганча туган телне саклаганнар, матур гаиләләр корып, акыллы балалар үстерәләр. Бәйрәмне музыкаль яктан БР һәм ТРның атказанган артисты Илһам Вәлиев, ТРның атказанган артисткасы Алсу Әбелханова, жюри рәисе, БРның һәм ТРның халык, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев бизәде. Игезәк егетләр – Айнур белән Айдар Юнысовларның дәрт-ялкынлы чыгышы бөтен залны күтәрде.
Ә ахырда инде мәртәбәле жюри туташларны номинацияләрдә бүләкләп, җиңүче исемен атады. “Татар кызы-2018” – Балтач кызы Чулпан Кашановага чигүле калфак белән хәситәне “Татар кызы–2016” җиңүчесе Эдельвейс Ихсанова һәм “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесе җиңүчесе, Казан чибәре Гөлназ Гатина кидерде.
Чулпан өчен бу минутлар көтелмәгән шатлык китерде. Аңа “Хәзинә-тур” фирмасы җитәкчесе Комил Сираҗетдинов Европага сәяхәткә (60 мең сумга) юллама бүләк итте. Кайсы илгә барыр, анысын Чулпан үзе хәл итәр, ә менә октябрьдә Казанга бәйгегә барасын инде барыбыз да беләбез һәм җиңүләр телибез. Кыю, максатчан туташ: ”Тырышсаң, барына да ирешеп була!” – ди. Һәм бәйгедә катнашырга киңәш иткән әнисенә рәхмәт белдерә.
... Фойеда кыллы квартет башкаруында яңгыраган татар көйләре театрга керә-керешкә милли моһиткә чорный. Зәвыклы күлмәкләренә килешле калфаклар кигән хатын-кызлар, шат кәефле, затлы кунаклар – тамашачылар һәркайсы бер бизәк булып үрелеп шул рухны арттыра...
— «Татар кызы» —Башкортстан татарлары өчен иң чагу, матур вакыйга, бу тарих төпкеленә сәяхәт, бу замана хатын-кызларының иң матур кешелек сыйфатларын таныту, аларның булдыклылыгын, эчке һәм тышкы матурлыгын таныту. Менә инде биш ел дәвамында аны үз эшенең остасы булган, матурлыкка гашыйк кешеләр әзерли, – диде, «Берлек» оешмасының башкарма директоры, проект җитәкчесе Нәфисә Акчурина.
Бәйгене югары дәрәҗәдә уздырган командага, үз гүзәлләрен бәйгегә әзерләп җибәргән, кызларны дәртләндергән район җитәкчелекләренә, бу чарага өлеш керткән һәр кешегә “Әфарин!” дип арытаба уңышлар телибез. Тормышлар – тыныч, гаиләләр бәхетле булсын. Милли бизәкләребез буласы дәвамыбыз – гүзәл туташлар матур тәрбия алып үсә торсын.
Алсу Төхвәтуллина.
Читайте нас: