Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 апрель 2018, 16:44

Алар битне яшәртә

Шулай ди Нефтекама шәһәрендә өй шартларында ахатина әкәм-төкәмнәре тотучы ИлдарияСоңгы арада ахатина әкәм-төкәмнәре косметологиядә киң кулланылыш алганын беләсездер инде. Аларны йорт шартларында җиңел генә асрарга мөмкин. Ахатиналар талымсыз, ләкин һәр әкәм-төкәмгә 10 литр күләменнән дә ким булмаган террариум таләп ителә. Бу төр моллюскларны даими рәвештә дымлы аквариумда да тотарга була. Йортта тәрбияләгәндә алар 7-10 ел яшәргә мөмкин.

Косметологиядә аларны ничек кулланалар?
Үз фатирында ахатина әкәм-төкәмнәрен асраучы Илдария барын да җентекләп сөйләде:
– Тән тиресен ахатиналар ярдә-
мендә яшәртү процедурасы гади генә. Иң элек тирене косметикадан чистартырга кирәк. Аннан тирене сөткә манылган тампон белән сөртеп алырга. Ахатинаның үзен су астында юарга. Арытаба әкәм-төкәмне тиренең проблемалы урынына куярга һәм аңа хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирергә кирәк.
10-15 минутлык процедурадан соң ахатинаны ял иттерер өчен кабат террариумга куярга киңәш ителә. Әкәм-тө-кәмнән калган лайла тән тире-сенә бертигез буяла. Бу лайла тирегә сеңәргә һәм кибәргә тиеш. Аннары тирене җылы су белән сабынсыз юып алалар. Бик бай составка ия ахатина лайласы косметологиядә гаять зур роль уйный. Аның составында коллаген, эластин, аллантоин, табигый антибиотиклар, аминокислоталар, А, Е һәм С төркеме витаминнары бар. Шуңа да йорт шартларында ахатиналарны асраучылар тән тиреләрен даими сәламәт тота. Аның лайласының составындагы аллантоин төрле кечкенә җәрәхәт, бетчәләрдән калган эзләрне бетерергә ярдәм итә. Ул тиренең үле күзәнәкләрен йомшарта, регенерация процессларын стимуллаштыра. Халыкта тик хатын-кызлар гына тән тиресе торышын кайгырта дигән фикерләр йөри. Ләкин тормыш иптәшем һәм аның икетуган абыйсы моның киресен исбатлады. Алар даими рәвештә бит тиреләренә ахатиналар куйдыралар. Ә менә икетуган сеңлемне бетчәләр изалаткач, аңа да әкәм-төкәмнәр куйгаладым. Һәм нәтиҗәсе озак көттермәде! Аның бит тиресе шомарды, бетчәләрдән калган эзләрне киметте, вак-вак шрамнары бар иде, алар күренми хәзер.
Моллюскларга карата курку һәм җирәнү хисе булмаган һәркем әкәм-төкәмне тән тиресен яхшырту чарасы буларак куллана ала. Әмма дәвалау сеансы алдыннан ахатиналар лайласына аллергия бармы-юкмы икәнлеген әкәм-төкәмне беләзек сөягенә куеп карап, белергә киңәш ителә. Бернинди реакция булмаган очракта курыкмыйча әкәм-төкәмнәрне тиренең проблемалы урынына куярга була.
Әкәм-төкәмнәрне куллануның берничә төп өстенлекләрен билгелиләр: нәтиҗәсе тиз күренә, процедураның авыртусыз һәм натураль булуы. Гадәттә процедурадан ахатиналардан җирәнгән я курыккан кешеләр генә баш тарта. Косметологлар исә аларны кыйммәтле процедураларга альтернатива дип билгели. Шуңа да күп матурлык салоннарында ахатиналар үрчетә башлаганнар. Косметологик максатларда даими кулланылган ахатиналар терапиясе кан йөрешен яхшырта, тән тиресен шомарта, андагы сузылулар һәм җөйләрне кечерәйтә.
Йорт шартларында ахатиналардан торган менә шундый “матурлык салоны”на көнләшергә генә кала. Беренчедән, алар талымсыз, икенчедән, бүлеп чыгарган лайласы натураль, өченчедән, процедура – бушлай.
Әлфия Бикмурзина.
Читайте нас: