кызыксынучыларны үзенең беренче шоу-показына чакыра. Сәнгать номерлары, җырлар белән үрелеп барган мондый чара әлегә беренче тапкыр үткәрелә. Гүзәл затларыбыз бирегә килеп, үзләре өчен ниндидер яңалык ачарга мөмкин.
– Илүзә, үзеңнең матурлык студиясен дә ачып җибәргәнсең дип ишеттем.
–Әйе, салон ачтым. Бүгенге көндә конкуренция зур булуга карамастан, безгә килгән клиентлар күрсәтелгән барлык төр хезмәтләрдән дә канәгать. Персоналым – бар да иҗади кешеләр. Безнең эштә башкача мөмкин дә түгел. Безнең девизыбыз: “һәр клиентка – үзенчәлекле караш”. Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк, һәр кешегә килешле образ табарга була. Мастерларым барысы да эшкә бәйрәмгә килгән кебек килә, алар үз эшләренә гашыйк кешеләр, командага шундыйларны җыю – үзе бер казаныш, миңа калса. Шәхсән үзем күп кенә йолдызларга яңа образлар тудырам. Уфага гастрольләргә килгәндә Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов миңа керми китмиләр.
– Илүзә, безнең “Өмет” укучыларына да киңәшләреңне бир инде. Салкын кыштан соң чәчләрне ничек карарга?
–Кыштан соң чәчләргә аеруча игътибарга итәргә кирәк. Алар сына, тыңлашмый, табигый ялтыравы бетә – болар чәчләргә күбрәк вакыт бүләргә кирәклекне аңлата. Үзем парикмахер булсам да, кайчак үземнең дә чәчләрне тәрбияләргә вакытым калмый. Өй шартларында иң җиңел һәм тиз эшләнелә торган маска тәкъдим итәм. 2 калак зәйтүн маена ярты лимон суты кушып болгатабыз. Әлеге катнашманы чәчләрнең очларына буяп, 30 минут тотарга кирәк. Аннары шампунь белән юып төшерергә.
– Гүзәл затларыбызга нинди теләкләрегез бар?
–Хатын-кызларның бәйрәм-нәрдә генә түгел, ә көн саен матур булуларын телим. Бар нәрсә кешенең үз кулында. Кеше сүзенә карамыйча үз йөрәгең нәрсә куша, шуны эшләргә, шулай яшәргә кирәк.