Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2018, 13:25

Иман һәм намус – яхшылыкның ике канаты

Ул булмаган җирдә ялганлыкка, алдашуларга юл куела

Күңелдә җылы тәэссоратлар калдыручы очрашуларда, фәһемле чараларда – фестивальләрдә, акцияләрдә, рейдларда катнашу – журналист эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше. Берәүләреннән күңелдә озак сакланучы хис-тойгылар, икенчеләреннән фәһем һәм гыйбрәт алып, шуларны гәзит укучыларыбызга җиткерергә тырышабыз. Шушы көннәрдә без республиканың Яңавыл районында булып, халкыбызның милли комарткысы саналган “Урал батыр бәйрәме”ндә һәм “Халык контроле” федераль проектының Башкортстан буенча активистлары оештырган рейдта катнаштык.
Яңавылның Кисәк-Каен авылында “Урал батыр бәйрәме”н республи-
каның Башкорт хатын-кызлары оешмасы, Яңавыл районы башкорт-
лары корылтае һәм район хакимияте оештырды. Чараның максаты – “Урал батыр” халык эпосын популярлаштыру, халкыбызга хас традицион уеннарны һәм ярышларны тергезү, этноспорт, гореф-гадәтләрне пропагандалау.
“Урал батыр” бәйрәме район күләмендә быел икенчегә үткәрелде. Данлыклы эпосны популярлашты-
руга багышланган бәйрәм беренче тапкыр 2016 елда оештырылган.
Бу матур чарага башкаладан Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Гөлнур Галинур кызы Колсарина, “Өмет” һәм “Йәшлек” гәзите хәбәрчеләре кайтты.
Кисәк-Каен авылының искиткеч матур табигатенә сокланып, авыл мәдәнияте йорты янына килеп туктадык. Халкыбызның милли ризыклары – кәрәзле бал, кымыз һәм өлеш белән каршы алган милли киемнәрдәге сылу кызлар, төсле шарлар тоткан балалар, бәйрәмчә киенеп килгән абый-апалар – барысы да кәефләрне күтәреп, күңелләргә шатлык тойгысы өстәде. Башкала кунакларын сәламләгәннән соң барча халык мәдәният йортына юлланды: фойеда “Урал батыр” эпосына, гаилә кыйммәтләренә, Кисәк-Каен авылыннан чыккан күренекле шәхесләргә багышланган күргәзмәләр белән танышты, аннары тамаша залына агылды.
Кисәк-Каен авылындагы бу матур чара сәхнәдә авылның мөхтәрәм кешесе Гадел хәзрәт тарафыннан “Коръән” укудан башланды. Сәхнә түрендәге һәрбер чыгыш табигать-
нең һәм кешелекнең үлемсезлеген данлаучы Урал батыр эпосы иң борынгы эпик комарткыларның берсе, халкыбызның рухи хәзинәсе, әдәби мирасы булуын ассызыклады. Мәгълүматлар буенча, эпосны халык чәчәне Мөхәмәтша Буранголов 1910 елда Баймак районында Хәмит һәм Габит чәчәннәрдән язып алган.
Халисә Нәсибуллинаның – кубызда, Флүр Сәлиховның курайда өздереп уйнаулары, “Ялкын” халык бию ансамбленең дәртле чыгышы, Кисәк-Каен һәм Карман урта мәктәпләре укучылары тарафыннан эпостан күрсәтелгән өзекләр, Җәлил Фәйзуллин башкарган халык биюләре, “Наза” халык ансамбле чыгышы һәм башкалар – халык барысын да бик җылы кабул итте.
Бәйрәм барышында Кисәк-Каен авылы халкын һәм бәйрәмгә килгән кунакларны Яңавыл районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гәүһәр Ясәви кызы Миндиярова котлады.
–Район территориясендә дөньяви әсәрләр белән бер дәрәҗәдә торган “Урал батыр” эпосына багышланган бәйрәмне икенчегә үткәрәбез. Эпос – халкыбызның уникаль энциклопедиясе. Гаилә елында аңа булган кызыксыну аеруча актуаль, чөнки ул гаилә, әтиләр һәм балалар, гаделлек проблемаларын күтәрә, – диде Гөлнур Ясәви кызы.
Сәхнә түренә чакырылган Гөлнур Галинур кызы Колсаринаның да әйтер сүзе, башкарачак үз миссиясе бар иде:
– Республикабызда Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте 30 ел эшләп килә, – диде ул бәйрәм бе-
лән котлаганнан соң. – Максаты-
быз – хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урынын, ролен активлаш-
тыру, абруен күтәрү. Һәрбер районда, авылда милләт горурлыгы булырлык ак инәйләр, апайлар бар. Аларның милли гореф-гадәтләрне, рухи хәзинәбезне саклаудагы өлеше бәяләп беткесез. Яңавыл районында да эш-гамәлләре белән башкаларга үрнәк булырлык хөрмәтле күркәм хатын-кызлар бар. Бүген аларны Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте исеменнән бүләклисем килә.
Адәм баласы нинди булырга тиеш? Әйе, иманлы. Ә иман ул – намус. Кешеләр иман белән яшәсә, җирдә бер яманлык та булмас иде. Бәйрәм барышында иман төшенчәнең асылын аңлатучы тагын бер мизгел турында аерым әйтергә кирәктер. Район биләмәсендә менә өч еллап инде ак инәйләр хәрәкәтен тергезү бара икән. Бу көнне Исмәгыйлова Марксина Ханнан кызын һәм дүрт бала әнисе Әхмәдуллина Илүзә Диккать кызын, ак яулыклар бәйләтеп, ак инәйләр рәтенә кабул иттеләр.
...Концерттан соң бәйрәмнең икенче өлеше урамда – мәдәният йорты алдында кар өсте көрәше, кар өсте уеннары сыйфатында дәвам итте.
Халык тикшерүчеләре – Яңавылда
Гөлнур Галинур кызы Колсарина Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе булу белән бергә “Халык контроле” федераль проектының Башкортстандагы координаторы да. Проект активистлары даими рәвештә республика районнары буйлап рейдларга чыга. Максатлары – кулланучыларның хокукларын яклау, халыкка күрсәтелгән хезмәт-
ләрнең сыйфатын тикшерү, кимчелекләрне ачыклау.
Бу көнне без Кисәк-Каен авылын-
дагы күркәм бәйрәмнән соң проект активистлары белән бергә Яңавыл шәһәрендәге кибетләр, даруханәләр, поликлиникалар буенча рейдка юлландык.
“Халык контроле” федераль проекты Башкортстанда актив эшли. Аның составында – төбәк иҗтима-
гый берләшмәләр лидерлары, экспертлар, галимнәр, активистлар. Алар даими рәвештә республика муниципалитетлары буенча күчмә рейдлар үткәрә, гражданнарны кабул итүләр оештыра. Үткән елда гына активистлар күзәтүче ведомстволар белән бергәләп зур сәүдә нокталары, даруханәләр, базарлар буйлап 200дән күбрәк рейд оештырды. Микрофинанс оешмаларының эшчәнлеген тикшерүгә аерым игътибар бирелә.
...Бу көнне без Гөлназ Колсарина җитәкчелегендәге рейд әгъзалары белән башта Яңавылның Ленин урамында урнашкан “Түбән хаклар” даруханәсенә юлландык. Күзгә ташланган беренче күңелсез хәл – даруханә ишегендәге “чакыру төймәсе” эшләми булып чыкты. Даруханә провизорлары өчен тикшерүчеләрнең килеп керүе көтелмәгән хәл булуы күренеп тора. Аптырап калдылар.
– Дарулар, препаратлар маркировка үтмәгән. Бу җәһәттән кирәкле җиһазларның булуын бүгеннән хәстәрли башлагыз, – дип аңлатты провизорларга Гөлнур Галинур кызы.
“Чакыру төймәсе”нең нилектән эшләмәве дә ачыкланды – батарейлары утырган булып чыкты. Алыштыргач, син дә мин эшләп алып китте.
Чираттагы тикшерү объекты – “Пятерочка” кибете. Кызганычка каршы, биредә дә кимчелекләр табылып кына торды, әйтик, киви җимешләре арасында бозылган-
нары, кәбестә арасында туңып, чери башлаганы очрады. Рейд агъзалары аларны аерым “арба”га сала барды. Тагын да бераздан шулар янына бозыла башлаган берничә помидор белән гөмбәләр дә өстәлде. Сатучыларга кисәтү ясаганнан соң без “Акчарлак” кибетенә юлландык.
“Акчарлак”та активистлар иң беренче чиратта сатучыларның санитария кенәгәләрен тикшерде. Алар бар һәм тәртиптә булып чыкты. Бу сәүдә, туклану ноктасында теләгәннәр салат, пылау, тукмач, кәтлит, балык, гөмбә ризыклары белән сыйлана ала. Димәк, саткан кешенең санитария кенәгәсе булырга тиеш.
Күзгә ташланган тагын бер факт – хәләл казылык белән дуңгыз итеннән эшләнгән казылыкның бер киштәдә ятуы. Бу уңайдан да сатучыларга кисәтү ясалды. Таләпләргә ярашлы рәвештә, хәләл продукция кибеттә аерым киштәдә ятарга тиеш.
Он киштәсендә бер кап онның ачык торуы күзгә ташланды. Туңдырылган балык сакланган тартмаларда срогы чыккан, “хуш исләнә” башлаган балык ятуы ачыкланды.
Ә менә “Магнит” кибете әллә тикшерүчеләр киләсен алдан белеп, әллә чыннан да шундый планнары булган –ишекне “23 апрельгә кадәр ремонт” дигән язу бизәп тора.
Аның каравы, Яңавылда бердәнбер булган поликлиникада барысы да тәртиптә булып чыкты: “чакыру төймәсе” эшли, ишек төбендә авыр хәлдә китерелгән авырулар өчен коляскалар куелган, табибларның эш графигы – күренеп торган уңайлы урында... Биредә хәтта табибка язылу “стойка”лары янында аягында басып тора алмаган авыр чирлеләр өчен тәбәнәк өстәлләр, урындыклар куйганнар. Барысы да – пациентларның уңайлыгы өчен. Поликлиника мөдире, республиканың атказанган, югары категорияле табибы Ганиев Энгель Фәтхлислам улы безне учреждение буйлап йөртеп, таныштырып чыкты. Рейд әгъзалары соңгы тикшерүдән канәгать калды.
Руфина Таҗиева.
Гөлнур Куватова фоторәсемнәре.
Читайте нас: