Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2018, 15:54

Яктылык кайтаручы жилетлар

Сорау-жавап– Яктылык кайтаручы жилетлар хакында төгәл генә мәгълүмат таба алмыйм. Алар нинди төстә булырга тиеш? Мин хуҗалык товарлары кибетеннән төзүчеләр һәм юл хезмәткәрләре кия торганын сатып алдым. Алар ярыймы, әллә автомобиль кибетеннән алырга кирәкме? Аны көндез киеп йөрүче водительләрне дә күргәнем бар. Бу таләп булып торамы?

Сорау-жавап
– Яктылык кайтаручы жилетлар хакында төгәл генә мәгълүмат таба алмыйм. Алар нинди төстә булырга тиеш? Мин хуҗалык товарлары кибетеннән төзүчеләр һәм юл хезмәткәрләре кия торганын сатып алдым. Алар ярыймы, әллә автомобиль кибетеннән алырга кирәкме? Аны көндез киеп йөрүче водительләрне дә күргәнем бар. Бу таләп булып торамы?
– Агымдагы елның 18 мартыннан юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә керде. Аларга ярашлы, водительләр шәһәр һәм авыллардан читтә тәүлекнең караңгы вакытында мәҗбүри тукталган, я булмаса күрү мөмкинлеге чикләнгән (томан) шартларда юлда яки юл читендә туктап торган очракта яктылык кайтаручы материаллардан сызыклары булган куртка яки жилет кияргә тиеш. Бу турыда Русиянең Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау идарәсе җитәкчесе Юрий Шакиров түбәндәгеләрне белдерде:
– Әлегә караңгы вакытта жилет кимичә чыгучы водительләргә штраф салу каралмаган. Моңа кадәр, 2014 елда, җәяүлеләргә карата әлеге үзгәрешләр кертелгән иде. Аларга 1000 сум күләмендә штраф салына башлады. Шушы ук законны водительләргә карата да кулланырга мөмкин. Шул ук вакытта машина ватылып, мәҗбүри туктарга туры килгән очракта инспекторлар штраф салырга тиеш түгел. Көннәр кыскарып, тиз караңгы төшү сәбәпле, юл хәрәкәте кагыйдәләренә үтә игътибарлы булырга кирәк. Нәкъ менә шушы чорда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешая. Узган елда 266 водитель юл читендә торганда машина астында калып һәлак булган. Мондый куркыныч хәлләр булмасын өчен, караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү сорала. Бу рәвешле саклану чарасы 85 процент җәяүлене һәм юл читендә туктаган водительне бәрдерү очрагын киметә. Шулай булгач бу жилетларны кию инспекторлар таләбе генә түгел, ә гомум гадәткә әйләнергә тиеш. Чөнки гомерегезне иң беренче чиратта сез үзегез сакларга тиешсез. Бу жилетлар яктылыкны 300 метр аралыктан ук кайтара. Наркотик яки спиртлы эчемлекләр кулланмаган һәрбер водитель аны күреп алырга сәләтле. Әлеге жилетларны автомобиль һәм хуҗалык товарлары сатучы магазиннардан сатып алырга да мөмкин. Бары тик жилетларда яктылык кайтаручы тасмаларны мондый мөмкинлеге булуын ачыкларга кирәк. Кайбер жилетлардагы тасмалар яктылыкны кире кайтармый, ә бары кием дизайны буларак кына тегелгән. Тасмаларның киңлеге 50 миллиметрдан да ким булырга тиеш түгел. Закон буенча ничә тасма булырга тиешлеге аерып язылмаган. Әмма аларның күбрәк булуы бары яхшыга гына. Чөнки күбрәк тасма күбрәк яктылык кайтарачак. Нәтиҗәдә ерактан ук сезне күреп алу мөмкинчелеге дә арта дигән сүз.
Чынлап та, үз гомеребезне беренче чиратта үзебез сакларга тиешбез. Кайбер водительләрнең жилет сатып алып багажникта салып куйганнарын күргәнем бар. Жилетны машина эчендә тоту мөһим. Чөнки караңгы вакытта мәҗбүри туктарга туры килсә аны машинадан төшкән вакытта ук киеп чыгарга кирәк бит. Штраф салмыйлар дип акча жәлләп йөрмәгез. Юлда хәвефсезлек һәрбер кешенең үзеннән башлана.
Читайте нас: