“Шәһәр урамы радиосы” проекты җитәкчесе Максим Лушин белдерүенчә, радио нокталары Уфаның башка урамнарында да урнаштырылачак. Бу бик мөһим проект, чөнки радио нокталары мәгълүмат җиткерү чарасы гына түгел, гадәттән тыш хәлләр булган очракта халыкны искәртү чарасы буларак та бик файдалы булачак. Агымдагы елда тагын 22 тукталышта радио урнаштырылачак икән.
Чынлап та, гадәттән тыш хәлләрнең елдан-ел арта баруын исәпкә алганда, бу бик файдалы проект. Исегездә булса элек һәрбер фатирда, хәтта авыл йортларында радио нокталары урнаштырыла иде. Аларның күбесе өздерелеп юкка чыкты. Заманында аларны да җыр һәм мәгълүмат тыңлар өчен генә түгел, нәкъ гадәттән тыш хәлләрне халыкка тизрәк җиткерер өчен урнаштырганнар иде..