Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2018, 16:13

Пилотсыз “КамАЗ”лар

Пилотсыз автомобиль эшләү өчен “КамАЗ” акционерлар компаниясе 2017 елда 400 миллион сум акча бүлгән иде. 2018 нче елда тагын 500 миллион сум акча тотарга ниятлиләр. Әлеге проектны компания үзе финанслый. Русиядә Пилотсыз йөк автомобиле булдыру белән Хөкүмәт үзе дә шөгыльләнә.

Пилотсыз автомобильләр базарын формалаштыру буенча махсус төркем төзелгән. Анда Мәгариф һәм фән, Сәүдә-сәнәгать министрлыклары, -Gognitive TehnoLogies IT -корпорация, “Автодора” вәкилләре һәм инвесторлар кергән. Эшче төркемне “КамАЗ” генераль директоры Сергей Когогин җитәкли. Когогин хәбәр итүенчә, пилотсыз йөк машиналары һәм җиңел автомобильләр үсеше өчен 2017 елда 7 миллиард сум акча бүленгән. Шуларның 3,5 млрд сумы бюджеттан һәм шундый ук күләмдә автоҗитештерүчеләрдән. Русиянең пилотсыз машиналары дөнья базарына 2025 елда чыгар дип күзаллана. 2015 елда “КамАЗ” да Русиядә беренче булган “КамАЗ”-5350” йөк автомобиле сериясеннән пилотсыз автомобиль төзелде. Ул алдан бирелгән маршрут буенча водительдән башка үзаллы эшли. Әлеге машинаның ясалма интеллект системасы юл билгеләрен, шул исәптән җәяүлеләр кичүен аера ала. Киләчәктә аның мөмкинлекләрен арттыру өстендә эш алып барылачак.
“КамАЗ”ның генераль директоры Сергей Когогин – Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов белән дә очрашты. Очрашуда сүз Туймазы шәһәрендәге “Бетон ташу автомобильләре” һәм Нефтекама шәһәрендәге “НефАЗ” заводында эшләнәчәк яңа төр техника турында барды. Туймазы шәһәрендәге завод “КамАЗ” автомобиленә урныштырылган бетон ташу корылмалары аша күпләребезгә таныш. Ул Русиядәге мондый автомобильләргә сорауны 80 процентка тәэмин итә икән. Бу ил буенча бик зур күрсәткеч булып тора. Алдагы елларда төзелеш тармагының үсеш кичерүе күзаллана. Димәк, мондый автомобильләргә сорау тагын да арта төшәчәк. Туймазы заводында йөк автомобильләре һәм җиңел машиналар прицеплары да эшли башлаячаклар. Бу казнага артык керем һәм кешеләргә яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк.
– Нефтекама заводы белән берлектә бик матур автобус җитештерә башладык. Ул Башкортстанда эшләнгән пластик материаллар нәтиҗәсендә бик сыйфатлы һәм сокланып карап торырлык килеп чыкты. Моңардан тыш Нефтекама шәһәрендә яңа төр җәмәгать транспорты – электробуслар җыелды. Алар Санкт-Петербург, Мәскәү, Липецк, Яр Чаллы шәһәрләрендә тест сынаулары үттеләр. “КамАЗ” һәм “НефАЗ” заводы инженерлары, техник хезмәткәрләре тырышлыгы белән вакытыннан күпкә алда заманча, экологик чиста транспорт барлыкка килде. Алдагы көндә дә заводларыбызның тыгыз элемтәдә эшләвен тәэмин итәчәкбез, – дип белдерде генераль директор Сергей Когогин.
Читайте нас: