Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2018, 16:07

Махсус билгеләнештәге автомобиль

Исегездә булса, 1985 елда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Украинаның Запорожье автомобиль заводында “Таврия” дип исемләнгән машина эшләп чыгарыла башлаган иде. СССР таркалгач, әлеге машина хуҗалары бик авыр хәлдә торып калды.

Чөнки Украина аерым дәүләткә әйләнгәч “Таврия” автомобильләренең запас частьләре “Лада”ныкыннан өч тапкырга кыйммәтрәк хакка китерелә башлады. Инвалидлык пенсиясенә мондый машинаны төзекләндерү бик кыйммәткә төште. Нәтиҗәдә Русиядә инвалидлар өчен махсус “Ока” автомобиле җитештерелә башлады. Аның хакы да, чагыштырмача, кыйммәт булмады, запас частьләр алып төзекләндерү дә зур авырлыклар китермәде. Җитмәсә, халыкны социаль яклау министрлыгына гариза язып аны 7 ел саен алмаштырып торырга була иде. Ни кызганыч, әлеге автомобиль дә чыгудан туктады. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә Кытайда җитештерелгән автомобильләр бүленә башлады, миллионнарча инвалид исәпләнгән илдә бу мәсьәлә кайчан да булса чишелергә тиеш иде. Күптән түгел Тольятти автомобиль заводында Русиянең хәрби-сәнәгать коллегиясе рәисе урынбасары Олег Бочкарев җитәкче-
легендәге комиссия киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә сүз “Zetta” дип исем-
ләнгән махсус билгеләнештәге автомобиль җитештерү хакында барды. Әлеге автомобиль аккумуляторлар ярдәмендә хәрәкәт итүче электр машинасы булачак икән. Авырлыгы 820 килограмм. Пластмасс җиһазларны күбрәк кулланганда, аның авырлыгын 555 килограммга төшерергә ниятлиләр. Аккумуляторлар ярдәмендә эшләүче моторлар 98 ат көченә исәпләнгән. Бер зарядкада 200 чакрым юл үтәргә сәләтле. Авыл эчендә, я булмаса шәһәр эчендә даруханәгә, дәваханәгә бырырга теләүчеләр өчен җитәчәк. Бу махсус автомобильнең дә, инвалидларның гаризасы буенча дәүләт тарафыннан тапшырылуны җайга салмакчылар. Чит илдән валютага машина сатып алганчы, үзебездә шундый автомобиль җитештерү күптән сорала иде.
Читайте нас: