Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2018, 15:05

“Халыкка сез бик кирәк!”

Илеш районы Бишкурай авыл мәдәният йортында “Өмет” һәм “Маяк” гәзитләре оештырган “Моңнар кайтсын авылга” акциясе һәркемнең күңелендә җылы тәэсир калдырды

Һәрбер гәзит-журналның абруен арттырган, аны башка басмалар арасында дәрәҗәле, укымлы иткән үзенең оста журналистлары, шушы гәзит кенә үткәрә торган популяр чаралары бар. Бу безнең “Өмет”ебезгә дә карый: менә ничә еллар инде редакциябезнең тырыш каләм ияләре, гәзит укучылар белән ике арада дуслык күперен ныгыту максатында, республика районнарында яшәүче дусларыбыз арасында “Моңнар кайтсын авылга!” акциясен үткәрә. Бу юлы без Илеш районы Бишкурай авылына юлландык.

Җырлы-моңлы сәфәрдәшләребез – Башкортстанның атказанган артисты, Ш.Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Хәсән Усманов, яшь сәләтле җырчы Резеда Бүләкова акциябезнең бизәге булдылар, тамаша залын тутырып килгән халыкны чыгышлары белән моңландырып, дәртләндерделәр.

“Өмет” гәзите моңа кадәр үткәреп килгән акцияләреннән аермалы буларак, бусы бераз үзгәрәк, тагын да ямьлерәк булды. Чөнки бу юлы матур чарабызны Илеш районы “Маяк” гәзите хезмәткәрләре белән бергәләшеп үткәрдек: “Өмет” Илеш район гәзите белән һәрвакыт ныклы бәйләнештә, дустанә мөнәсәбәттә яши, озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.

...Билгеләнгән вакыт җитү белән Бишкурай авыл мәдәният йортының тамаша залы күз ачып йомганчы халык белән тулды. Һәркемдә бәйрәм кәефе, күңел күтәренкелеге сизелде. “Өмет”не Илеш районында иң күп алдыручы тырыш, булдыклы кешеләр яши бу авылда. Интернетка, смартфоннарга алданмыйча совет заманындагыча буяу исе аңкыткан, кыштырдап торган гәзитне кулга тотып укырга яратучылар яши биредә. Шуның белән алар безгә кадерле, күңелгә якын.

Чараны Бишкурай авыл биләмәсе башлыгы Заһир Хәдимуллин ачып җибәрде.

–Авылдашларым, күпләр үз итеп өлгергән “Өмет” һәм “Маяк” гәзитләре оештырган бәйрәмгә килүегезгә, вакытлы матбугаттан аерылмавыгызга рәхмәт, – диде ул. – “Өметчеләр” һәрвакыттагыча үз югарылыгында – бүген алар безгә җырлы-моңлы артистлар белән килделәр. Рухый азыктан аерылмый, бергә-бергә дус яшәргә язсын барыбызга да!

–Дуслар, сезгә булган рәхмәт хисләребезне яраткан артистла-рыбыз Хәсән Усманов һәм Резеда Бүләкова җырларына-моңнарына чорнап алып кайттык, – диде ул. – Шушы матур тамаша залында сезнең белән бер очрашып күрешү – үзе бер матур вакыйга. Акцияне оештыруда дусларыбыз – Рөстәм Хисаметдинов җитәкләгән “Маяк” гәзите хезмәткәрләренә, Бишкурай авыл биләмәсенә таяндык. “Өмет” гәзитен һәр йортка илтеп җиткерүче уңган хат ташучыларга рәхмәтле без. Илеш һәм күрше Дүртөйле районнары “Өмет”не иң күп алдыручылар. “Өмет”не җиде яшьлеге дә, җитмеш яшьлеге дә укый. Иҗат белән шөгыльләнгән балалар өчен гәзитебездә махсус “Чаткылар” кушымтасы бар. Туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калыр өчен үз телебездә чыккан гәзитләрне алдырырга, укырга кирәк. Шуңа күрә без үзара дуслыкны ныгытырга, дустанә мөнәсәбәтләрне сакларга, мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә “Өмет”нең булуына ирешергә тиешбез. Безне уртак максат берләштерә – туган телне саклау, яшьләрдә аңа мәхәббәт тәрбияләү.

Шундый ихлас теләкләр белән Рәдис Гильван улы Бишкурай авыл биләмәсенең уңган почтальоннары Гәрәева Рәгыйдә, Гәрәева Земфира һәм Сәетова Әнүдәгә “Өмет” гәзитенең истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Үз чиратында Илеш мәгълүмат үзәге директоры – “Маяк” гәзитенең баш мөхәррире Рөстәм Хисаметдинов та үзе җитәкләгән редакция хезмәткәрләре, аларның тынгысыз эше, эштән тыш матур шөгыльләре турында сөйләде. Әйткәндәй, “Маяк” гәзитендә эшләүче 11 хезмәткәрнең барысы да нинди дә булса сәләткә ия икән – кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралында уйный. Хәбәрче кызлар, мәсәлән, бию түгәрәгенә йөрергә әвәсләнеп киткән. Аларның күркәм чыгышлары бу кичәдә ямь өстенә ямь булды.

Рөстәм Дирһәметдин улы Югары Яркәй, Манчар почтамт-ларының иң тырыш почтальоннары Лилия Хаматова, Физәлия Дәүләтова һәм Алсу Терегуловага истәлекле бүләкләрен тапшырды.

–“Өмет” һәм “Маяк” гәзитләрен алдырып, яңалыклары, фәһемле язмалары белән танышып яшик. Сагынып кына сөйләрлек басмалар булып калмасыннар иде, – дигән теләк белән тәмамлады ул чыгышын.

Тагын да берничә минуттан Бишкурай авыл мәдәният йортына җыелучыларны Хәсән Усмановның “Кара әле, кара”, “Ак күбәләк” һәм башка дәртле җырлары хисләр дулкынына чорнады – күңелләрне берчә моңландырды, берчә сагышка салды, берчә яшьлеккә алып кайтты. Башкортстанның атказан-ган артисты Хәсән Усманов – “Өмет” гәзите белән бәйләнеш-ләрне елдан-ел ныгытучы тугры дустыбыз. Менә ничә еллар инде ул безнең акцияләребезне, чаралары-бызны, бәйрәмнәребезне бизәп килә. Үзенең гадилеге, ихласлыгы белән “Өмет” кызларының да, авыл халкының да мәхәббәтен яулаган талант. Ул безне “иң халыкчан гәзит!” дип атый, ә без исә горурланып аны “иң якын дустыбыз!” дибез.

“Өмет” һәм “Маяк” гәзитләре оештырган бу бәйрәм концертында катнашкан һәркем игътибарга, мактауга лаек булды. Шулар арасында Илеш телевидениесе хезмәткәре, өч бала әнисе Ирина Хафизова турында аерым әйтергә кирәктер. Ирина бу көнне авыл мәдәният йортын гына түгел, башкала сәхнәләрен дә лаеклы бизәрлек оста алып баручы булуын исбат итте: моннан тыш үзе дә, Юлия һәм Диана исемле алма чәчәгедәй ике кызы да бик матур җырлыйлар булып чыкты. Бу күркәм ханымның кызлары белән бергә чыгыш ясавын зал тын да алмый тыңлады, ә тагын да бераздан тынлыкны ярып, дәррәү алкышлар яңгырады.

“Маяк” гәзите хезмәткәрләре дә сынатмады. Редакциядә әлеге вакытта эшләүче хезмәткәрләр белән бергә гомерләрен журналистикага багышлаган ветеран журналистлар да бәйрәмгә ашкынып килгәннәр. Менә яшьләргә биргесез активлык, ичмасам! Фирдәвес апа Маликова, Фәрит Харрасов башкаруында җырлар, шигырьләр бик хисле яңгырады. Җиденче дистәнең аръягына чыккан Фирдәвес апа – 34 ел гомерен Илеш җирлегендә журналистикага багышлаган искиткеч үзенчәлекле шәхес, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

– “Өмет”нең, “Маяк”ның һәр санын түземсезлек белән көтеп алам. Күңелгә якын гәзит сез. Халыкка, милләткә кирәк сез, – диде ул ихлас күңелдән. – Интернет түгел, гәзит, китап тәрбияли яшьләрне.

Фәрит абый Харрасов та – үзе гармунчы, үзе җырчы – бу көнне бишкурайларны матур җырлары белән сөендерде. “Маяк” кызлары Ильфира Нигъмәтуллина һәм Миләүшә Хуҗина башкарган шәрык, һинд, чегән биюләре дә халыкның күңеленә бик хуш килде. Афәрин, кызлар! Безнең журналист халкы сәләтле, талантлы шул ул. Нәрсәгә тотынса да кулыннан килә.

Яшь сәләтле җырчы Резеда Бүләкованың исемен, бәлки, күпләрнең әлегә ишеткәне булмагандыр. Резеда – Бүздәк районының Түреш авылы кызы. Укуын тәмамлап, зур сәхнәләрдә чыгыш ясавына берничә ел гына. 2014 елда моңлы тавышлы кыз “Юлдаш” җыр конкурсы лауреаты исеменә лаек булган. Үзенә генә хас бәрхеттәй йомшак тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән Резедакай бу көнне барча тамашачының күңелен яулады. Аның башкаруында “Кыз бала”, “Түрешем”, “Аккош” җырларын зал тын да алмый тыңлады.

...Ике сәгать ярымга сузылган бәйрәм концерты, “өметчеләр” һәм “маякчылар” белән очрашу күз ачып йомган арада үтеп тә китте. Тамаша тәмамланса да, авылдашлар йортларына таралышырга ашыкмады. Аларга “өметчеләр”дән истәлекле календарьләр бүләк иттек, теләкләрен тыңладык. Кемнәрдер артистларыбыз Хәсән һәм Резеда белән истәлеккә фоторәсемгә төшеп калырга ашыкты.... Аралашуга сусаган авыл халкының бу кичәдән күңеле булуы күренеп тора иде.

Без, “өметчеләр” дә, шундый очрашулар вакытында үзебезнең халыкка кирәк булуыбызны, балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен файдалы басма чыгаруыбыз белән милләтебезгә кирәкле эшчәнлек алып баруыбызны аеруча нык тоеп, илһамланып, дәртләнеп кайтабыз. Ешрак булсын иде шундый күркәм очрашулар – җырлы-моңлы, дәртле кичәләр!


Руфина Таҗиева.
Читайте нас: