Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2018, 15:13

Нәүрүз белән җиргә яз кайта

Шушы көннәрдә Миякә районының 300 елдан артык тарихы булган Җилдәр авылында йөреп кайтырга туры килде. Бай тарихлы авыл урамнарын ураганда берсеннән-берсе төзегрәк, купшырак, заманча йортларга карап сокландык. Ничек кенә зарлансак та, мул тормышта яши тырышкан кеше. Авылның рухын, бүгенге сулышын белешер өчен Җилдәр авыл биләмәсе башлыгы Зиннур Зәригать улы Идрисов белән күрешеп сөйләштек.

–Зиннур әфәнде, авыл эчендә шәһәрдәге кебек җиңел машиналар кайнаша, халык яхшы яши, димәк, – дип башлап җибәрдем сөйлә-шүне

Шушы көннәрдә генә Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмдәгечә сый-нигъмәтләр тездек, самовар-ларда чәй кайнаттык. Җыр-моң, уеннар белән бәйрәмне бизәдек. Балалар чана тагылган, бәйрәмчә бизәлгән атларда урамнарны урадылар. Аркан тартышу, кул көрәштерү, мылтыктан мәргән-леккә атуда бәйгеләр оештырдык. Нәүрүз бәйрәмен, нигездә, Урта Азия һәм Кавказ ягы халыклары билгели. Хәзер безнең татар һәм башкорт халкы да бу бәйрәмнән читтә калмый башлады. Бигрәк тә соңгы елларда без аны зурлап билгелибез.

Нәүрүз – ул язны каршылау бәйрәме. Борыннан ук әби-бабаларыбыз аны 21-22 мартта – көн белән төн тигезләшкән вакытта – бәйрәм итә торган бул-ганнар. Бүген инде күпмилләтле республикабызда халыклар дуслы-гын ныгытуга юнәлтелгән Нәүрүз бәйрәме яңарыш кичерә дип әйтергә була. Бәйрәмнәрдә олысы да, кечесе дә бик теләп катнаша. Гомумән, авыл хуҗалыгында нинди генә уңышларыбыз, мактанып сөйләрлек эшләребез булса, алар урындагы халык тырышлыгына бәйле. Безнең иң зур байлыгыбыз – кешеләр, тату гаиләләребез.

“Сезне шуларның берсе белән таныштырыйм әле”, –дип, Зиннур Зәригать улы биш бала үстерүче гаиләгә алып килде.

–Икебез дә шушы авылныкы булсак та, соң гына кавышып, тормыш корып җибәрдек. Дөньяда очраклы хәлләр булмый, барсы да ничек булырга тиеш, шулай кеше алдына килеп тора, ни булса да, яхшыга юрарга кирәк. Мәхәббәт җимеше булып башта улыбыз Айбулат, ике елдан соң Вәсил дөньяга аваз салды. Соңыннан, улыбыз Инсаф, кызларыбыз Нәфисә һәм Нәзифә тугач күп балалы гаиләгә әйләндек тә куйдык. 2014 елда “Ана даны” медале белән бүләкләделәр. Иптәшем авылда, КамАЗ машина-сында водитель, үзем мәктәптә хезмәт салам. Күпләп сарык һәм сыер малы тотарга да, бакча эшләренә өлгерергә дә тырышабыз инде. Балаларыбыз да елдан-ел үсә төшә һәм ярдәмчеләребезгә әйләнә баралар. Күп балалы гаилә буларак, район үзәге янындагы Родниковка авылы яныннан бушлай җир бүлеп бирделәр. Хөкүмәт сыер малы алыр өчен 45 мең сум акчалата ярдәм күрсәтте. Әкренләп, дөньялар түгәрәкләнеп килә. Шуңа күрә бала табарга курыкмасыннар иде. Һәр бала бу дөньяга үз ризыгы белән туа”,– дип сөйләде хуҗабикә, Җилдәр мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча директор урынба-сары булып эшләүче Айгөл Дамир кызы.

Җилдәр авылының ихлас күңелле тырыш халкы белән тагын бер тапкыр очрашуымнан илһам алып кайттым.


P.S. Авыл һәрчак илнең терәге булып килде. Көчле армия янында көчле авыл хуҗалыклары да ныклы терәк була алыр иде. Ил хөкүмәтенә авыл хуҗалы-гына, авыл халкына игътибарны арттырырга күптән вакыттыр дип уйлыйм. Соңга калмасак иде, җәмәгать.


Рәдиф Фәтхи.

Автор фотолары.
Читайте нас: