Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2018, 15:05

Төрлелектән күзләр камаша

Киштәдәге ул ризыкларның кайсылары файдалы, кайсылары зыянлы икәнен хәтта белгечләр дә төгәл әйтә алмый

Безнең һәрберебезнең ихтыяҗы төрлечә: кемдер көнен кофесыз күз алдына китерә алмый, кемдер иртәләрен ипиле-колбасалы-майонезлы калын бутербродтан башлый, үзләрен сәламәт туклану фанатлары дип исәпләгән кайберәүләр стакандагы җылы суга лимон суты болгатып, шуның белән күңелен хушландыра... Кемгә ничек ошый инде. Шөкер, кибетләрдә җаныбыз теләгән ризыкларның ниндие генә юк. Сыйфаты гына булсын! Кызганычка каршы, сайлаган азык-төлекләребезнең яртысыннан күбрәге чын булуга шик уята. Зур кибетләргә, супермаркетларга керсәм, үзем дә ак май капларыннан ГОСТ язуын, эремчекләрнең куллану срокларын, казылык-колбасалар составын карап мәш киләм. Ләкин барыбер дә күңелдә алдану хисе калган сыман. Болай дип әйтергә нигез дә бар шул.



Килешәсездер, иң күбе безне азык-төлек белән алдыйлар. Хәзер синтетик һәм ясалма азык продуктлары кулланышка күбрәк керә бара. Колбасалар, казылык-ларны гына алыйк: теләсә кайсы азык-төлек кибетенә керсәң, иң беренче булып казылык эшләнмә-ләренең күптөрлелеге хәйран калдыра. Ләкин аларда итнең бик аз булуы беркемгә дә сер түгел. Узган гасырның 50-60 елларында колбасаларда, сосиска-сардель-каларда ит бар иде әле. Еллар үткән саен казылык кыйммәтләнә, ә составында ит азая бара. Моны ничек аңлатырга?

Хәзерге казылыктан итне кысрыклый торган нәрсәләр – соя, кишер, сөякләр, буягыч матдәләр, хайван тиресе, эч мае, манный ярмасы, бәрәңге һәм кукуруз крахмалы, тары, дөге, солы оннары, маргарин һәм көнбагыш мае, төрле стабилиза-торлар, эмульгаторлар һәм башкалар. Бу компонентлар казылыкта, сосискаларда, пил-мәндә, хәтта ветчинада да иткә караганда 3-4 тапкыр күбрәк. Казылык составындагы химик компонентлар һәм тәм көчәйткеч-ләр турында кем генә белми?

Иң аянычы шунда – балалар бу тәмгә кечкенәдән ияләшәләр, итсез, зыянлы казылыкны тәмле дип ашыйлар. Табиблар, дието-логлар фикеренчә, казылыктагы антиокислительләр ашкайнату процессына зур зыян сала.

Зыянлы матдәләр хәзерге заманның башка ризыкларында да күп. Аларның балалар ризыкла-рында, эчемлекләрендә булуы тагын да куркыныч. Күп еллар балалар поликлиникасында эш-ләүче танышым шушы темага сүз чыккач, болай диде: “Балалар тәм көчәйткечләргә тиз күнегеп, натураль ризыклардан бизәләр. Сабыйлар сәламәтлегенең елдан-ел начараюында аларның дөрес тукланмавы да сәбәпче.


Үзләре ашасын!

Әти-әниләрнең искә алганы бардыр – балалар бакчасыннан сабыйларга кып-кызыл, бернинди җәрәхәте булмаган алма биреп җибәрәләр. Өй шартларында алманы берничек тә җәйгә кадәр саклап булмый. Ул җимешләрнең дистәләгән химик препаратлар белән саклануын аңлап торабыз. Витаминга бай дип шуны үзебез дә ашыйбыз, балаларга да бирәбез. Кибетләрдә ел әйләнәсенә шыгырдап торган авыр киселә торган тыгыз, ап-ак кәбестәләр тулып ята. Ә авыл җирендә агусыз ун төп кәбестә үстерергә тырышсак та, еш кына кәбестә күбәләге бездән көчлерәк булып чыга. Табигый, агусыз препарат-ларны алар бар дип тә белми. Ә басуда кәбестә гөрләп үсә. Аңа синең күбәләгең бар ни дә, юк ни.

Бүген үзебезнең дә, балаларыбызның да экологик таза ризыклар гына ашарга тиешле-гебез турында кабат-кабат әйтергә кирәкме икән? Сәламәт балалар – сәламәт милләт дигән сүз бит. Экологик чиста ризыклар – ит, сөт, кара икмәк, агусыз бәрәңге, бакчада үскән һәм табигатьтәге агусыз җиләк-җимешләр, ашарга яраклы үләннәр, яшелчә ашап үссен иде алар. Ата-аналар да балаларының сәламәтлеге алар кулында булуын онытмасыннар иде.

Телевизор экраннарыннан нәр-сәләрне генә мактамыйлар: авыз суларын китерә торган тәм-томнар, бер төймәсен кабу белән терелтә торган дарулар, теләсә-нинди төр тапларны бетерә торган порошоклар, тәрәзәдән кереп, кешеләрне якынайта торган каһвә исе... Рекламага ышанырга ярамый. Яхшы товарга реклама кирәкми.
Газировкалар файдалымы?

Экологик таза ризыклар белән бергә экологик таза эчемлекләр – сутлар, куаслар, газлы сулар турында да онытырга ярамый. Соңгылары бигрәк тә борчылу тудыра. Без балачакта модага кергән, сабыйлардан башлап әбиләргә тиклем тәмләп эчә торган газлы сулар организмга файда-лымы, әллә зыянлымы – соңгы вакытта бу темага бәхәснең туктаганы да юк. Эчкәндә угле-кислы газы телдә чемер-чемер килеп торучы бу эчемлек күпләрне битараф калдырмый. Файдалымы ул – төгәл җавапны белгечләр бирә. Барысы да эчемлек соста-вындагы суның нинди булуына бәйле, диләр алар.

...Табигый газлы су адәм баласына борын-борыннан билгеле булган. Башта аны дәвалаучы чара буларак кулланганнар. Теләге булган һәркем табигатьтән чыгып яткан чыганакка килеп, су алып, аны эчеп, хәтта шул суда коенып чыга торган булган. 18 гасырда газлы суны промышленность масштабларында җитештереп чыгара башлаганнар. Әмма мондый эшчәнлек отышлы булып чыкмаган, чөнки эчемлек тиз “тончыгып”, файдалы сыйфат-ларының күбесен югалткан. Шуннан аны ясалма рәвештә газландыра башлаганнар.

“Һәрнәрсәдә чама булырга тиеш!” дигән алтын кагыйдә бүген девиз булырга тиеш. Онытмыйк – газлы эчемлекләрне дә чамасыз кулланырга ярамый. Табигый газлы судан тыш организмга дару үләннәре нигезендә җитеште-релгән “Тархун”, “Байкал”, “Саяны”, “Дюшес” кебек татлы эчемлекләр дә файдалы дигән фикер бар. Әмма барыбер дә аларның файдасына караганда зыяны күбрәк, диләр табиб-диетологлар. Татлы газлы эчем-лекләр ашказаны асты бизе, бавыр эшчәнлеген боза, эндокрин систе-мада “сбой” китә, шикәр чире китереп чыгара.

Өстенлекне – табигать ризыкларына

Соңгы елларда диетологлар һәм педиатрлар чаң кага – әти-әниләр балаларына газлы эчемлекләрне еш сатып ала башлаган. Уйланылмаган мондый гамәлнең нәтиҗәсе дә озак көттерми, әлбәттә: симерүдән интегүче үсмер кызлар һәм малайлар саны елдан-ел артканнан-арта. Газировканы чамасыз эчү нәрсәгә китерергә мөмкин? Җавап бер – чамасыз нерв ярсучанлыгы, сөякләр үсеше һәм эндокрин системасы белән бәйле проблемалар, тешләрнең начараюы. Болар әле табиблар санап киткән проблемаларның бик азы гына. Болар – айсбергның су өстендәге өлеше генә.

Без хәзер шундый заманда яшибез – бүген без кулланган берәр ризыкка яки эчемлеккә карата икенче көнне ашау яки эчү файдасыз дигән мөһер сугыла. Китә бәхәс, китә фикер алышулар... Әле күптән түгел генә бер гәзит битләрендә: “Сөтле чәй эчәргә киңәш ителми, зыянлы”, –дигән фикер укыдым. Бу җәһәттән шау-шулар басылгач, бәхәсләшергә икенче бер сәбәбе чыгар, аннары өченчесе. Эш анда түгел. Эш шунда – без, гади кешеләр, табигать биргән ризыкларга өстенлек бирергә тиешбез. Ата-бабаларыбыз, алар-ның ата бабалары гомер-гомергә туфракта, басуда, бакчада үстерелгән ризыклар ашаган, йорт хайваннары биргән сөтне, шифалы үләннәрдән ясалган төнәтмәләр эчкән.

Хәзер исә авыл кибетләре шәһәрнекеннән аерылмый ди-ярлек. Бар да бар. Әмма, борын заманнардан аермалы буларак, хәзер кибет киштәләрендә төрле чирләргә, хәтта үлемгә илтүче ризыклар, эчемлекләр пәйда булды. Дөрес, кемнәргәдер алар табыш китерә. Әмма икенчеләрнең сәламәтлегенә зыян, гаиләсенә кайгы сала. Сәламәтлегебезгә игътибарлы булырга, ашаган ризыкларыбызның сыйфатлы бу-луын контрольдә тотарга, бигрәк тә балаларыбызның туклануын күз уңыннан чыгармаска тиешбез.

Руфина Таҗиева.
Читайте нас: