Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2018, 15:16

Мәктәбе бар авыл – бәхетле

Авылның хәлен аңлау өчен кыш көне аңа игътибарлы бер караш салу да җитә. Җанлы авылның һәр йорт морҗасыннан сыек кына булып төтен чыгып торыр. Урамында бер җан иясе очрамаса да, авылның сулышы шулай беленер. Ә инде ягулык казаннарының биек торбаларыннан төтен чыккан авылларның хәле яхшырак. Чөнки анда мәктәп, клуб, балалар бакчасы һәм башка административ учреждениеләр эшли; “авыл яши” икәнлеге сүзсез дә аңлашыла. Халык кыш бераз тынып, киләчәккә план корып тора да, кояш карауга тагын дәррәү җанлы тормышка кушыла.

Рәҗәп урта мәктәбе дә узган җәйдә шундый ыгы-зыгылар белән яшәде. Анда урындагы инициати-валарга ярдәм күрсәтү программасы кысаларында күп эшләр эшләнде. Үзгәрешләрне үзебез барып күрдек.
Зур тәрәзәләреннән мул яктылык бөркелгән җылы мәктәпкә керүгә үк, чатнама салкын кыш турында онытылды. Безне Рәсимә Рәүф кызы каршылады. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары ул Рәсимә Гарифуллина. Мәктәп тормышын җигелеп тарткан фидакарь укытучы, оештыручы-ларның берсе ул. Төзекләндерелгән белем учагында кунаклар каршы алу үзләренә дә күңелле, күренеп тора.
Безне көтеп алган балалар белән очрашып, сөйләшеп алгач, мәк-тәптәге үзгәрешләр белән танышып чыктык. Узган ел эшләнгән эшләр чынлап та күңелне хушландыра.
–Мәктәпнең җылыту системасын да, тәрәзәләрен дә алыштырдык,– ди Рәсимә Рәүф кызы. – Батареяларга кирәкле булган 600 000 сум акчаны “Бердәм Русия” партиясе бирде. Ә тәрәзәләргә тотынганда авыл халкы, әти-әниләр, укытучылар, мәктәпне төрле елларда тәмамлап чыккан егет-кызларыбызга мөрәҗәгать иттек. Беркем дә: “Кирәкми!” – димәде, кулларыннан килгән кадәр ярдәм иттеләр. Ә инде пенсиядәге укытучыбыз Рәзифә апа Сәлимова “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрә-мендә халык белән очрашып, ял итәсе урында оештыру эшләре белән шөгыльләнеп йөрде. Аңа аерым рәхмәт!
Мәктәбебез яктырды, җылынды.
Бу эшләр барышында ул чакта авыл хакимияте җитәкчесе булган Ридик Хәмзә улы Хәкимовның зур ярдәме тиде. Бөтен эшне башлап оештырып йөрде. Аннан алда балалар бакчасы төзекләндерелеп, бөтен уңайлыклар булдырылган иде. Бергәләшеп тырыштык. Барысына да бик зур рәхмәт.
Быел инде мәктәпнең эчке диварларын, түшәмен төзеклән-дерергә торабыз. Бездәге матур үзгәрешләр дә район үзәгендәге мәктәпләр дәрәҗәсенә җитәр, диделәр. Анысына 2 млн 500 мең сум акча кирәк булачак. Район хакимияте белән берлектә башкарып чыгарбыз дип торабыз, ярдәм вәгъдә иттеләр. Хәзер инде авыл хакимиятенең яңа җитәкчесе Фәнүз Фәйрүз улы Сәхәбутдинов белән бик килешеп эшлибез. Аның күрше авылдан булуы да яхшы, андагы балаларга да күз-колак булып тора. Әле бездә 100 бала, филиаллар белән – 108. 2023 елга кадәр ел саен мәктәпкә 12-13 бала килеп торачак. Соңгы 3-4 елда БДИ буенча “2”ле булганы юк. Безнең егет-кызлар нефть һәм медицина университетларында һ.б. укып, белгеч булып чыга. Балалар тырыш. Мондый акчалар чыгаргач, авыл да, мәктәп тә сакланырга, үсәргә тиеш. Мәктәп яшәсә, авыл яшәр. Әлеге әти-әниләр икешәр катлы йортлар салалар, юкка түгел бит инде. Яшьләр авылда калыр, дип ышанабыз. Бездә матур яшәү өчен бөтен шартлар да бар.
Мәктәпкә яшь белгечләр кайтты. Алар заманча карашлы, илһамлы, эрудицияле, креативлар. Зур өметләр баглыйбыз инде, уңышлы эшләсеннәр генә. Гөлшат Фәнис кызы, мәсәлән, Уфа кызы, килен булып төште. Кызыл дипломлы белгеч. Заманча карашлы. Балалар белән бик яхшы мөгамәлә кора белә, чын укытучы. Менә шулай дәртләнеп көн артыннан көн үтә,– ди Рәсимә Гарифуллина.
Кырык эшен бүлеп, безнең янга Фәнүз Фәйрүз улы да килеп җитте. Моңарчы Рәҗәп авылындагы картлар йорты мөдире булып эшләгән җитәкчене мәктәпнең элекке торышы бик борчыган. Хуҗа кеше җитешсезлекләрне күрә, уйлана бит.
–Мәктәп безнең ярдәмче көч, – ди ул. – Смотр концертлары да, картлар йортына шефлык итү дә, башка эшләрдә дә гел бергә ярдәмләшеп эшлибез. Рәсимә Рәүф кызы һәр эшне оештыра белә. Ярдәм кулы сузарга әзерләр.
Бүген Рәҗәп авылында 520 кеше булса, хакимият буенча 1320 кеше яши. Быел ППМИ программасы буенча трактор сорап яздык. Авылларыбыз өчен бик кирәк техника. Отсак ярар иде. Урамнарны, юлларны төзекләндерү бурычы тора. Халык белән бергә кушылып, тырышып эшләсәк, булыр. Халык актив ул, җәлеп итәргә генә кирәк. Эшли башладык кына, бер-беребезне аңларбыз дип уйлыйм. Әйтик, көз көне Яңа Балак авылына кергән күпергә бер КамАЗ таш җибәргәч, староста Өлфәт абый Рафиковка шалтыратып хәбәр иттем. Мин барып җиткәнче, 7-8 ир-егет көрәкләр белән килеп, ташны җәеп бетереп бара. Эшкә дәртле кешеләрне күргәч рәхәт булып китте инде.
Туган авыл, мәктәп һәркайсы турында истәлекләр саклый. Мәктәп диварына һәркемнең тавышы сеңеп калган. Балачагын сагынган кешеләр мәктәпкә килә. Туган мәктәпләргә ешрак кайтып, яшьлек белән очрашу файдалы ул.
Алсу Хәбирова.
Фәнил АБДУЛЛИН
фотосурәте.
Чакмагыш районы.
Читайте нас: