Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2018, 00:04

Мөрәҗәгатьләр каралды

Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү көнне 10 мөрәҗәгать булган, алар рәсми тәртиптә теркәлгән. Мөрәҗәгатьләрнең тематикасын журналистлар өчен брифингта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гаделов әйтеп үтте.

Ул сайлау тавышына хокуклы әгъзаларга яки күзәтүчеләргә тавыш бирү өчен бүлмәдә булу мөмкинлегенә баш тарту. Мондый мөрәҗәгать ләр Ксения Собчактан, Григорий Явлинскийдан һәм Павел Грудининнан Президентка кандидат вәкилләреннән теркәлгән.Бер мөрәжәғәт булу урыны буенча тавыш бирү хакында.
«Күбрәк процедураны аңлату таләп ителде, кеше гариза бирергә генә соңлаган», - дип аңлатты Марат Гаделов.
Төбәк Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле сүзләренчә күзәтүчеләрнең статусын аңлату буенча мөрәҗәгать бар. Тагын икесела икесе - сайлаучыларның исемлеге белән бәйле.
«Монда исә гомум сайлаучылар фонында, ә алар республикабызда 3 миллионнан артык, техник хаталар булуы ихтимал», - дип аңлатты Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары.
Марат Гаделов әйтүенчә, бер гариза тавыш бирү тәртибенә кағылган.
Читайте нас: