Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2018, 00:30

Башкортстанда сайлау процессы закон кысаларында үтте

Русия Президентын сайлау үткәрү буенча Башкортстан биләмәсендә җитди шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр алмадык, дип белдерде Русия Президенты карамагындагы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы, Кеше хокуклары буенча Мәскәү бюросы башлыгы Александр Брод.

«Республика буенча күрсәткечләр яхшы. Минем мәгълүматлар буенча, көндез үҡ 50 проценттан артык сайлаучы тавыш бирде, диде ул. - Сезнең төбәктә күзәтүченең берничә кандидаттан чыгыш ясавы белән бәйле хәл буенча ул нык куркыныч түгел һәм тавыш бирүгә берничек тә йогынты ясамый, аның нәтиҗәләрен үзгәртми. Гомум алганда, Башкортстанда сайлау процессы закон кысаларында үтте».
Читайте нас: