Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 19:27

Закон бозу очраклары теркәлмәде

"Сайлаулар-2018" иҗтимагый матбугат үзәгенә Мексикадан халыкара эксперт Рауль Торрэс килеп китте. Журналистлар белән әңгәмәсендә ул Уфаның биш сайлау участогында булуын сөйләп үтте.

"Яшьләр, пенсионерлар, балалары белән әти-әниләр тавыш бирергә килүен күзәттем. Сайлаулар турындагы законнар бозу очраклары теркәлмәде. Бар да яхшы. Мексикадагы сайлаулардан аермалы буларак, сездә тавышларны исәпли торган электрон машиналар (КОИБ - сайлауларда сайлаучыларның тавышларын исәпләү өчен электрон җайланма) бар. Алар тавышларны тиз исәпли һәм шул рәвешле аларның үтә күренмәлелеген тәэмин итә," - дип сөйләде Рауль Торрэс.
Читайте нас: