Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 17:29

Тикшерү изоляторларында да сайлаулар оештырылган

Республика территориясендә урнашкан тикшерү изоляторларында Русия Президентын сайлау өчен участоклар оештырылган. Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең БР буенча идарәсе начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Михаил Капустин хәбәр итүенчә, республикада 8 шундый участок оештырылган. Аларның өчесе - стационар, тагы да 5е күчмә урналар белән җиһазландырылган.

БР Иҗтимагый тикшерү комиссиясе рәисе Олег Галин билгеләвенчә, республикада Русиядә иң беренче булып тикшерү изоляторларындагы сайлауларда иҗтимагый күзәтү оештырылган. Русиянең башка төбәкләренә дә бу тәҗрибәне өйрәнергә тәкъдим ителәчәк. Тикшерү изоляторларындагы гаепләнүчеләрдән тыш, йорт арестындагы гаржданнар да тавыш бирү хокукына ия. Михаил Капустин республикада андый сайлаучылар саны 143 дип белдерде. Аларның 72се өйләрендә тавыш бирә, калганнар сайлау участокларына бара ала.
Читайте нас: