"Сайлауларны беркайчан да калдырганым юк, гомер буе йөрим. Үз илебезнең гражданнары буларак бу вакыйгадан читтә калу мөмкин түгел, - диде җырчы. - Яңа сайлаган президент гади халыкны кайгыртсын иде, лаеклы хезмәт хаклары белән эш урыннары булдырылып, яңа завод-фабрикалар төзелсен иде."