Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 18:33

"Сайлаулар балачактан ук хәтердә бәйрәм булып сакланган"

Русиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисткасы, Башкорт дәүләт филармониясе солисткасы Нәзифә Кадыйрова президент сайлауларында катнашты.

Русиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисткасы, Башкорт дәүләт филармониясе солисткасы Нәзифә Кадыйрова президент сайлауларында катнашты. Башкортстан сәхнәсе йолдызы сайлауга оныгы белән килгән иде. "Сайлауларны беркайчан да калдырганым юк, гомер буе йөрим. Үз илебезнең гражданнары буларак бу вакыйгадан читтә калу мөмкин түгел, - диде җырчы. - Яңа сайлаган президент гади халыкны кайгыртсын иде, лаеклы хезмәт хаклары белән эш урыннары булдырылып, яңа завод-фабрикалар төзелсен иде."
Читайте нас: