Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты сайлауларында 8 кандидат көч сынаша. Фамилияләр алфавит тәртибендә язылып, бюллетень исемлеген беренче номер астында Сергей Бабурин (“Русия гомумхалык союзы” партиясеннән) башлый. Аннары Павел Грудинин (КПРФ), Владимир Жириновский (ЛДПР), Владимир Путин (үзен үзе тәкъдим итте), Ксения Собчак (“Гражданнар инициативасы”), Максим Сурайкин (“Русия Коммунистлары”), Борис Титов (“Үсеш партиясе”), Григорий Явлинский (“Яблоко”) килә. Аларның сайлау алды программалары белән дебатлар аша таныштык.