Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 16:11

Рөстәм Хәмитов тавыш бирде

Бүген Уфада Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Президенты сайлауларында тавыш бирде. Ул “Башкортостан” дәүләт концерт залы бинасында урнашкан 109нчы санлы участокта сайлады.

“Безнең өчен иң мөһиме – илнең икътисади, социаль үсеше, халкыбызның сыйфатлы тормышын тәэмин итү. Без ил һәм республиканың даими, ышанычлы үсеше өчен, – диде Рөстәм Хәмитов. – Әлбәттә, бүгенге сайлаулар бар яклап та әһәмиятле. Илебез гади хәлдә түгел икәнлеген аңлыйыз. Тышкы басым бара. Шул ук вакытта илебез үсеш һәм алга хәрәкәт үрнәген күрсәтергә тиеш икәнлеген аңлыйбыз. Бу күзлектән сайлауларда катнашу бик мөһим. Безнең халык үзенең тавыш бирүе белән ил һәм республиканың язмышына битараф түгеллеген күрсәтергә тиеш”.
Читайте нас: