Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 14:43

Павел Качкаев тавыш бирде

РФ Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев Русия Президенты сайлауларында беренчеләрдән булып тавыш бирде.

Сайлау өчен ул Уфаның 172нче санлы сайлау участогына килде. Павел Качкаев әлеге сайлауларны элеккеләре белән чагыштырып, болай диде: “Бу сайлауларда кандидатларга чикләүләр ул кадәр каты булмады һәм Үзәк сайлау комиссиясендә аларны теркәү системасы да гадиләштерелде. Шулай ук яшәгән урын буенча тавыш бирү өчен уңайлы участокны сайлау мөмкинлеге булдырылу да – әлеге сайлаулардагы яңалыкларның берсе”.
Читайте нас: