Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 14:44

Беренче саннар

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев Русия Президенты сайлауларында тавыш бирүчеләр хакында беренче мәгълүматларны җиткерде.

Республикада 18 мартта иртәнге сәгать 10га 312 725 кеше тавыш биргән. Бу – сайлаучылар исемлегенә кертелгән гомум санның 10,33 проценты дигән сүз.
Башкортстанда 3 мең 398 стационар сайлау участогы эшли. Моннан тыш, сайлаучыларның вакытлыча тору урыннарында 38 участок оештырылган: аларның 31е – дәвалау учреждениеләрендә, 3есе – шифаханә, 3есе – СИЗО, 1се Уфаның тимер юл вокзалында. Тавыш бирү иртәнге 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Төбәктә тавыш бирү барышын 119 киң мәгълүмат чарасы һәм 400дән артык журналист яктырта. Уфаның “Башкирия” кунакханәсе бинасында Иҗтимагый матбугат үзәге эшли.
Читайте нас: