Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2018, 15:59

Яз шатлыгы бүләк итеп

Җырчы Әлфия Әмирханова:– Матур, күңелдә җылы тәэссоратлар калдыручы очрашулар күбрәк булсын иде. “Өметчеләр” белән “Моңнар кайтсын авылга” акциясендә катнашуыма сөенеп бетә алмыйм. Сахай авылы халкы мине эчкерсезлеге, кунакчыллыгы белән әсир итте. Шулкадәр җылы каршы алдылар! Зур рәхмәтләремне җиткерәм. Һәм авылның барлык апаларын, ак әбиләрен, кызларны күркәм бәйрәмебез – 8 март белән кайнар тәбриклим. Барысына да хатын-кыз бәхете – иминлек, тазалык, нәфислек телим!

Юлга чыксаң, яхшы юлдаш ал, дигән борынгылар. Без дә Сахайга сәфәребезне бизәрдәй, авыл кешеләренең җыр-моңга сусаган күңелен басардай ихлас юлдашлар белән бергә килдек. Башкортстанның атказанган артисты Ришат Галихановны, Башкортстан һәм Татарстан җирлегендә күп җырлар авторы һәм меценат буларак танылу алган Мидхәт Әбделмәновны, яшь җырчылар Әлфия Әмирханова һәм Илнур Вәлитовны бу якларда яхшы беләләр.
Билгеләнгән вакыт җитүгә авыл халкы гөрләшеп мәдәният йортына агыла да башлады. Бу җәһәттән сахайлыларның бәхете чиктән ашкан – 230лап урынга исәпләнгән тамашачы залы, иркен фойесе, сәхнәсе, гардеробы, уңайлы бүлмәләре булган клуб район мәдәният йортларыннан һич калышмый булып чыкты. Почта бүлеге, музей, китапханә, авыл биләмәсе, медпункт, спорт залы – барысының шушы бер бинада булуы халыкка тагын да уңайлылык өстәгән. Шуңа да бу учреждениене күп функцияле мәдәният йорты дип йөртәләр. 2015 елдан алып мәдәният учагы белән җитәкчелек итүче Таһир Вилдановны сахайлылар булдыклы, җаваплы кеше итеп беләләр, хөрмәт итәләр. Авылдашлары өчен Таһир Ягафәр улы клуб мөдире генә түгел, хикәяләр, юморескалар язучы да. Күп еллар инде “Өмет” гәзите белән хезмәттәшлек итүче авторыбыз ул.
“Моңнар кайтсын” акциясе мәдәният йорты фойесендә “Өмет” һәм район гәзитләренә язылудан башланды. Гомер буе Кырмыскалы районы һәм республика яңалыклары белән гәзит-журналлар аша танышып өйрәнгән абый-апалар бу көнне дә актив булдылар – берсе бер гәзиткә язылуга икенчесе килә торды. Нәтиҗәдә, күз ачып йомган арада унлап кеше “Өмет”кә язылды. Алар арасында – Вилданова Лена, Бәдретдинова Гәүһәрия, Заһидуллин Фаяз, Хафизова Вәсимә, Назыйрова Юлия. Тагын да бераздан фойеда кайнашкан халык залга, тамаша карарга ашыкты.
Кичәне Кырмыскалы район хакимияте башлыгы урынбасары Эльмира Әнвәр кызы Вәлиәхмәтова ачып җибәрде.
– Бүген “Өмет”ле кичәгә җыелдык, – диде ул сәхнә түреннән. – “Моңнар кайтсын авылга” акциясен үткәрү өчен “өметчеләр” юкка гына Сахай авылын сайлап алмады. Сахайда районыбызның иң уңган, иң тырыш, моңлы, дәртле халкы яши. Матур итеп тормыш көтү белән беррәттән сахайлылыр гәзит-журналлар алдырып укырга да вакыт табалар. Матбугатка язылу кампаниясе вакытында авыл халкы республика басмаларына, шул исәптән “Өмет”кә дә ихтирамын, игътибарын күрсәтте. Киләсе еллларда да республика матбугаты белән дуслыкны өзмичә, матур итеп яшәргә язсын сезгә, сахайлылар.
Зал тутырып кичәгә килгән Сахай авылы халкына “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов сәламнәрен җиткерде:
–Без бу очрашуга дулкынланып та, дәртләнеп тә килдек, – диде ул. – Чөнки бирегә безне дусларыбыз чакырды, ә дуслар чакырган җиргә килүе, белеп торасыз, бик рәхәт. Кырмыскалы районы – “Өмет”ле төбәк, бәйләнешләребез элек-электән килә. Үткән елның апрелендә Кырмыскалы районы почта бүлеге җитәкчесе итеп Илдар Ямалетдинов тәгаенләнгәч, ул безгә: “Дуслыгыбызны тагын да ныгытырга вакыт. Әйдәгез, бер-беребезгә ярдәм итешеп эшлик,” диде. Әйткән сүзендә тора торган егет булып чыкты Илдар Ринат улы – районда “Өмет”ле кешеләр артты. Бигрәк тә Сахай халкы бу җәһәттән сынатмады. Илдар Ринат улына тырышлыгы өчен зур рәхмәт! “Өметчеләр” дә үз сүзендә тора белә. Гәзитебезгә актив язылган авылларга дусларыбызны – артистларны, җырчыларны алып кайтып, бергәләшеп матур чара – “Моңнар кайтсын авылга” акциясен оештыра торган күркәм традициябез бар. Бүген шушы чараны үткәрү урыны итеп Сахай авылы сайланды.
“Өмет” гәзите белән авылдашлар арасында күпер салучы тынгысыз һөнәр ияләре – почтальонкалар бу кичәдә аерым игьтибарга лаек булдылар: Миңниса Вәлиева һәм Раушания Искәндәровага “Өмет” гәзитенең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Кичә барышында гәзитебезгә язылган Тәлгать Назыйров, Фия Хисамова, Рәмилә Гыйззәтуллиналар да бүләксез калмады – аларга “Өмет”нең 25 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлекле китап һәм календарьләр тапшырылды.
...Тагын да бераздан кичәгә килү шатлыгыннан гөрләшкән тамашачыны Ришат Галихановның йөрәкләргә үтеп керүче моңлы җырлары еракларга – хисләр даръясына алып кереп китте. “Йөрәк җылыгызны тою җитә...” дип берчә моңланды, берчә дәртләнде Ришатыбыз. Бер җыр икенчесе белән алмашынды. Сәхнә түренә Ришатка алмашка күбәләктәй нәфис Әлфия Әмирханова чыкты. Берчә дәртле, берчә моңлы җырлары белән ул залны әсир итте. Илнур Вәлитовны да тамашачы үз итте. Шулай булмый ни, әлегә кадәр үзен ныклап белмәгән, ишетмәгән авыл халкы өчен Илнур бөтенләй ачыш булды. Көчле, моңлы тавышын да, сәхнәдә үз-үзен тотышын да, сөйләү калебен дә яраттылар.
Мидхәт абый Әбделмәнов сәхнәгә күтәрелеп, туган телгә, моңга кагылышлы фәһемле фикерләре белән уртаклашты. “Өмет”не уку яшенә дә, өлкәненә дә бик файдалы, диде.
Кичәдә башкала артистлары белән бергә Сахай авылы үзэшчәннәре – Зәлия Рамазанова, Олег Хашаев та лаеклы чыгыш ясады. Һәрберсен көчле алкышларга күмеп озаттылар.
“Бу кадәр дә матур концерт булыр икән!”, “Әлдә генә килгәнбез әле”, “Менә пенсия генә килсен – мин дә “Өмет”кә язылам, Алла боерса!” – кичәдән соң менә шундый җылы сүзләр ишетеп, Сахай авылы халкының рәхмәтләренә төренеп, үзебезнең дә күңелләр булып таралыштык. Киләсе очрашуларга – дуслыкны ныгытучы матур чараларда очрашканга кадәр!
Читайте нас: