–Безнең конкурент өстенлегебезне тулы көчкә файдаланырга кирәк: республикада яшәүчеләрнең уртача яше 38,5-не тәшкил итә. Ил буенча исә 40 яшь. Һәр елны 20 меңгә кадәр егет һәм кызларыбыз башка төбәкләргә укырга китә. Белем алганнан соң, аларның азлары гына кире әйләнеп кайта,—диде Рөстәм Хәмитов.
Республика башлыгы фикеренчә, яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүдән тыш, эшкә урнашырга булышырга да кирәк. Шулай ук аларга торак шартларын чишүдә, квалификацияләрен күтәрүдә, хезмәт баскычы буйлап күтәрелүдә ярдәм күрсәтергә кирәк.
– Әгәр без яшьләребезне югалтсак, киләчәгебез булмаячак. Без конкурентлык сәләтенә ия була алмаячакбыз. Бу ачыктан-ачык күренеп тора. Биредә бөтен чаралар да яхшы,—диде төбәк башлыгы.
Әйе, яшьләр теләсә кайсы җәмгыятьнең — өметле киләчәге. Кулына диплом алган яшь белгеч безнең илдә, кызганычка каршы, соңгы чирек гасыр эчендә “Кая эшкә барырга?” дигән сорау каршында япа-ялгыз торып кала. Совет еллары чорындагы сыман аны беркайда да тыннары белән суырып алырдай булып эшкә көтеп тормыйлар. Бигрәк тә күпмедер дәрәҗәдә яхшы эш хакы түләнгән урыннарда. Бүген хезмәт базарында кайда карама дипломлы белгеч эш таба алмый тинтерәп йөри. Түбән эш хакы түләнгән урынга барып, кайсы яшь кешенең җан асрап кына яшисе килсен? Эш таба алмау яки хезмәт хакының гаять түбән булуы сәбәпләре яшьләрнең күбесен эшне башка җирдән, хәтта чит илләрдән эзләргә әйди дә инде. “Алтын башлы” яшьләрнең дә эш таба алмый изаланганнары аз түгел. Моңа һәркем үзенең мисалын китерә аладыр.
Сер түгел, иң тәү чиратта илдән югары белемле, югары квалификацияле белгечләр китә. Чит илләрдә исә аларга яхшы тормыш һәм эш шартлары тәкъдим итәләр. 2016 ел ахырында андый эммигрантлар саны 1,5 миллионга җиткән.
Сәләтле яшь көчләрнең читкә бәхет эзләп чыгып китүләре ил җитәкчелеген уйга салмый калмый, әлбәттә. Русия властьлары талантлы яшьләрнең читкә агылуын тыю буенча ниндидер адымнар ясарга омтыла. Бу җәһәттән Русия академия фонды инициативасы кызыклы. Әлеге фондта яшьләрнең илдән читкә чыгып китүләре ил икътисадына зур зыян сала дигән фикергә килгәннәр. Академия фонды кызыл диплом алучыларга чит илгә эшкә чыгуны тыярга тәкъдим итә. Русия президенты Владимир Путин талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен һәр елны миллиард сум бүленәчәге турында белдергән иде. Аның сүзләре буенча, акчаларның бер өлеше талантлы яшьләрне эзләүгә юнәлтеләчәк. Бу чаралар асылда иң сәләтле яшьләрне кайгыртуга кайтып кала. Ә калган дипломлы яшьләр турында кемнәр кайгыртыр? Аларда бит читкә китү ягын каера. Ә китүчеләрнең бармак белән генә санардайлары кире әйләнеп кайта.
“Левада” сораштырулар үзәге 18дән 24 яшькә кадәрле яшьләр арасында эшкә урнашу мәсьәләсе буенча сораштыру үткәргән. Сораштыруда катнашучыларың 32 проценты илдән китү теләген белдергән. Шулай ук 25тән 39 яшькә кадәргеләрнең 21 проценты чит илдә эшләүне перспективалы итеп күрә икән.
...Менә тагын ямьле яз җитә. Тиздән республикабызда – йөзләрчә, ил буенча йөз меңнәрчә яшь кеше кулларына диплом алачак. Аларның күбесе “Кайдан эш табарга?” соравы каршында калачак. Кемнәрдер бик теләмәсәләр дә түбән эш хакы түләнгән, укыган һөнәреннән бөтенләй ерак торган аз түләүле эшкә барырга күнсә, кемнәрдер эшсезләр армиясен тутырыр, ә кемнәрдер бәхетен сынар өчен башка зур шәһәрләргә, башка илләргә юлланыр... Ил җитәкчелеге Туган илебезнең матур киләчәген төзиячәк яшьләрне абруйлы, кызыклы һәм яхшы түләнелүче эшле итү буенча мәсьәләне кайчан чишәр? Ә яшь кеше өчен эш һәм лаеклы хезмәт хакы – бәхетле булуның иң төп шартларының берсе.