Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2018, 12:38

Йөрәк җылысы

Йортларында 10 мең чәчәк үстергән Зөһрә һәм Гайсәр Шәриповлар Аделина белән Алсуга әти-әни назы да бирәләр

Миякә районының Яңа Ишле авылында яшәүче Зөһрә Ирек кызы Шәрипованы чәчәкләр патшабикәсе дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде. Әмма ишетү – бер, ул тудырган гүзәллекне үз күзләрең белән тамаша кылу бөтенләй икенче икән.
Йорт-җирләрен күрү белән бу йортта тырыш, эшчән кешеләр яшәвен аңладым мин. Йортлары матур итеп җиһазландырылган, бер бүлмәсе тоташ гөлләрдән генә тора. Өй алдында ике зур теплица төзеп куйганнар. Аның эченә керү белән күз алдына Уфадагы Ботаник бакча килде. Анда нинди генә төр гөлләр һәм чәчкәләр юк. Бу 23 февраль иде. Тышта 25 градус суык, ә теплицада җылы һәм төрле төстәге чәчкәләр күзнең явын алып утыра.
Бу матурлыкка беренче адымнар 2002 нче елда ясала башлаган. Моңа бик урау һәм катлаулы тормыш сукмаклары аша киленгән...
– Мин шушы авылда туып-үстем. Гаиләдә җиде бала идек, – дип хатирәләргә бирелде Зөһрә ханым. – Җиргә, яшеллеккә, табигатькә мәхәббәт башлыча балачактан, ата-ана тәрбиясеннән килә торган сыйфат. Балачактан эшләп үскәндә генә җиргә зур хөрмәт белән карарга өйрәнәсең. Әти-әниебез безне яшьтән эшкә өйрәттеләр. Үзләре бик тырыш кешеләр булгангадыр, без дә хезмәт тәрбиясендә үстек. Бакчабызда һәм өйдәге эшләрдән тыш, 4-5 сыйныфтан һәр җәй саен 4, 5 гектар чөгендер алып эшли идек. Әниләргә дә ярдәм, үзебезгә дә кулакча дигәндәй. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач Салават шәһәренә юлландым. Кондитер-пешекче һөнәренә укып чыгып, шунда ук эшли башладым. Кияүгә чыктым, озак та үтми улыбыз туды. Ипотекага фатир алдык. Түгәрәк дөньяның кадерен белеп кенә яшисе урынга тормыш иптәшем, Эчке эшләр органнарында эшләвенә карамастан, эчкечелеккә бирелеп китте. Түзәр хәл калмагач, аерылышырга туры килде. Яшь бала, түбән хезмәт хакы, ипотека түләүләрнең авырлыгын сөйләп аңлатырлык кына түгел. Икмәк алырга акча булмаган чакларым да күп булды. Көннәрдән-беркөнне Гайсәр һәм Ләлә исемле яшь пар белән танышып киттем һәм дуслашып йөрешә башладык. Ләләнең генә сәламәтлеге какшый башлады. Аны “таркау склероз” диагнозы белән дәваханәгә салдылар. Бераз савыгып чыгу белән мине уллары Илнурның 10 яшьлек туган көн бәйрәменә чакырдылар. Атна саен кунакка йөрешә башладык, аралар якынайганнан-якынайды. Тик Ләләнең тазалыгы гына көннән-көн начарлана барды. Ике яшь бала, әни назына тилмереп, ялгыз әти кулына калды. Балалар минем көн дә килүемне үтенә башладылар, чөнки Ләлә тора-бара бөтенләй кешеләрне танымас хәлгә җитте. Мин балаларны да, Ләләнең үзен дә бала урынына карый башладым. Беркөнне Ләләнең бөтен туганнары җыелды да: “Зөһрә, балалар да сиңа бик ияләште, без дә сине якын итәбез, үзең дә ялгыз, улыңны ал да күченеп кенә кил инде”, – дип үгетләделәр. Берникадәр вакыттан соң, бар кыюлыгымны җыеп күченеп килдем. Шулай итеп без бер гаилә булып яшәдек. Ләләнең хәле бераз яхшырган арада “Кавышып кына куегыз инде, икегезнең дә балаларыгыз ятим кала бит”,– дип ялварды. Ике елдан артык бергә яшәгәч, кавышырга булдык. Балаларыбыз да дус, тату булып үстеләр. Гайсәр Ишембай ягыннан булуга карамастан, 2002 нче елда туган авылым Яңа Ишлегә кайтып, йорт сатып алып дөнья көтә башладык. Улларыбыз үсеп, буй җитеп чит тарафларга таралды. Бер улыбыз Салаватта, икенчесе Краснодар шәһәрендә офицер булып хезмәт итәләр, өченчебез Себердә эшли. Барысы да сагынып кайтып йөриләр.
– Зөһрә ханым. Ләлә түшәктә булса да, өчәүләп туган авылыгызга кайтып яши башлауны туганнар, авылдашлар ничегрәк кабул итте соң?
– Баштагы мәлләрне бик авыр булды инде. Авылда төрле кеше бар бит. Берәүләр аңлап кабул итте, икенчеләре кызганып йөрде, өченчеләре мәсхәрәләп йөрүдән дә тартынмады. Туганнарыма һәм Гайсәргә зур рәхмәтлемен, алар һәрчак терәк булды миңа. Ләләне ун ел буена бергә карадык һәм хөрмәтләп ахирәткә озаттык.
– Бакчачылык белән ныклап мавыгып китүгә нәрсә сәбәп булды?
– Үзең үстергән муллык, чәчәкләр арасында кайнашу арыган җаннарга сихәт бирә, кәефне күтәрә бит. Бакчага чыгып, чәчәкләрем тирәсендә биш-ун минут бөтерелсәм, яңадан туган сыман булам, кайгыларым онытылып китә. Шуңа күрәдер дә инде гөлләр, чәчкәләр үстерергә керешеп киттем. Башта 50 төп гөлдән башлаган мавыгу, елдан-ел көчәя барып, бөтенләй үзенә җәлеп итте. Төрле гөлләрнең гомум исәбе 10 меңнән артып китте инде. Бер теплица җитмәгәч, икенчесен дә төзеп ныклап эшкә тотындык.
– Белүемчә, сез яшелчә үсентеләре дә үстерәсез.
– Әйе, иртә яздан теплицаларда помидор, кыяр, татлы борыч утыртабыз. Мәсәлән, 10 мартта – борыч, 15 марттан помидор, соңрак кыяр чәчәбез. Үсентеләребез төрле сортлы, халык бик теләп ала. Базарда белмәгән кешедән алганчы күп еллар бер кешедән, сыналган үсентеләрне алу аларга да отышлырак бит инде.
Мин барганда йорт эчендә кечкенә кыз бала бар иде. Бераздан Гайсәр абзый белән шул ук яшьләрдәге тагын бер кыз кайтып керде.
– Оныкларыгыз сезнең белән яшиме әллә, Зөһрә ханым, дип сорадым.
– “Юк , бу безнең кызларыбыз, Алсу белән Аделина: Улларыбыз читкә таралышып беткәч, балалар йортыннан алырга уйладык. Ишембай шәһәрендәге интернатка барып теләгебезне белдердек. Балалар барсы да безне сырып алдылар. Барысының да ияреп китәсе килә. Араларыннан бер малай һәм кыз ошады. Аларны 5 көнгә кунакка алып кайттык. Малай чорсыз һәм тынгысыз булып чыкты, ә Аделина күңелгә якын булды һәм аны кызлыкка алырга булдык. Аделина 4 яшьтән балалар йортында яшәгән, әти-әнисе юк. Раевкада яшәүче, өлкән яшьтәге картәтисе һәм картинәсе башта риза булмаганнар. Биш ай буена төрле социаль хезмәтләрне йөреп тә эшләр барып чыкмагач, Раевкага юлландык. Алар мине беренче күрүдән үк ошаттылар һәм Аделинаны безгә бирергә риза булуларын хәбәр итеп балалар йортыннан алып чыктылар, Аделинаны үзебезгә алып булмас инде дип йөргән айларда Бишбүләк районы интернаты директоры Вәкил Гайсин шалтыратып: “Кыз алмыйсызмы?” – дип сорады. Без шатланып юлга кузгалдык. Кызыбыз Миякә районының Чытырбаш авылыннан приютка килеп эләккән икән. Әнисе туктаусыз эчеп, ана вазифаларын үтәмәгәнгә кызны, Азаматова Алсуны, аерып алып киткәннәр. Без аны алып кайтып бергә яши башлауга Аделинаның документ-лары да әзер булды. Шулай итеп, ике кызлы булдык. Берсе – 4 нче, икенчесе 5 сыйныфта укый. Безнең өйдә дә, тышта да чәчкәләребез булды да куйды. Һәрбер ата-ана баласын үзе карап үстерергә бурычлы. Бер бала да газиз әти-әнисе, җылы йорты, дуслары, туганнарыннан аерылып, кайдадыр чит мохиткә– балалар йортына, интернатка күчеп яшәргә теләми. Ни кызганыч, аларны интернатка иң якын кешеләре озата. Әти-әни безнең җидебезне дә тәрбияләп, үстереп кеше итте. Без дә, кызларыбызга яхшы әти-әни булырбыз дип уйлыйбыз.
– Сезнең кыю адымыгызга сокланмый мөмкин түгел. Беренчедән, сез бик җаваплы бурыч алгансыз, икенчедән, ике баланы бәхетле иткәнсез.
Зөһрә ханым, яшелчә үсентеләрен бик теләп алалар дидегез. Ә дистә, меңләгән гөл һәм чәчәкләрегезне кем ала? Якын тирәдә сезнең кебек гөл үстерүчеләр бармы? Конкурен-циядән курыкмыйсызмы?
– Минем бертуган энем Инел үзебезнең авылда яши. Дүрт бала тәрбияләүгә карамастан, теплицада эшләргә дә вакыт табалар. Сеңлем дә ерак түгел, Родниковка авылында теплицада күп итеп гөл һәм чәчәкләр үстерә. Өч баласын тәрбияләргә дә өлгерә. Чәчәк орлыкларын Голландиядән кайтар-табыз, ә гөл савытларын Мәскәү-дән Стәрлетамак шәһәренә китерәләр. Гөлләрне ботаклардан өзеп алу алымы белән дә үрчетәбез. “Торф таблеткалары”на уртырта-быз, бераз үскәч стаканнарга, дүрт яфрак чыгаргач гөл савытына күчерәбез. Аларны да бала караган кебек тәрбияләргә кирәк бит. Кайсылары яктылык ярата, икенчеләре көн саен суларга, өченчеләренең яфракларын дым-ландырып торырга кирәк. Конкуренциядән курыкмыйм мин. Һәр тармакта үз урыныңны табып була. Ул синнән бары тик вакыт һәм тырыш хезмәт таләп итә. Минем өч ярдәмче-хезмәткәрем дә бар. Аларга ай саен 15 әр мең сум хезмәт хакы түлибез. Кем гел үсеш, эзләнү юлында, кем үзенең эшен яратып башкара һәм эшчеләрен хөрмәт итә, минемчә, аңа конкуренция дә куркыныч түгел.
Алда күп тир түгеп эшлисе эшләр җитәрлек, чөнки үсүнең, камилләшүнең чиге юк.
Рәдиф Фәтхи.
Автор фотолары.
Читайте нас: