Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2018, 13:55

Туган ил – бер генә!

Әти-әни кебек, туган ил дә, туган җир дә – бер генә. Зурмы ул, кечкенәме, баймы, ярлымы –кеше өчен ансы мөһим түгел – газиз ватаны һәркемгә кадерле, якын. Ә инде шул ватанны саклау– һәр ир-егетнең изге бурычы.

Үткәнебезгә күз салсак, аның күпме битләре эреле-ваклы канкойгыч сугышлар белән теткәләнгән икәнлеген күрәбез. Җир өчен, ватан өчен, ирек өчен ата-бабаларыбыз ничәмә гасырлар дәвамында кан койган. Бүген күкләребез аяз, тормышларыбыз тыныч, балаларыбыз бәхетле икән, бу – аларның безгә яулап алып биргән иң зур бүләге. Шуңа күрә дә Ватанны саклаучылар көне илебездә иң зур бәйрәм булып санала.
Бу көн–җиңүле тарихыбызның бер бите. Нәкъ 100 ел элек, 1918 елның 23 февралендә яшь Cовет армиясе кайзер Германиясенең регуляр частьләрен тар-мар итә. Аннан эшче һәм крестьяннардан төзелгән күпмилләтле Кызыл армия 1945 елда бөтен Европаны коллыкка төшергән фашизмны дөмектерә. Совет халкының бердәмлеге, дуслыгы булды илебезнең какшамас корыч калканы.
Үткәннәр, тарих сабаклары безгә бүген дә сак, уяу булырга кисәтеп тора. Бүген дә дөньялар тыныч түгел. Ил иминлеген саклау – бүген дә иң мөһим бурыч санала. Шуңа күрә дә хәрби әзерлекне арттыруны, заманча хәрби техникалар җитештерүне туктатырга ярамый. Көчсезләнгәнеңне күрсәләр, хәзер тез чүктерерләр. Соңгы елларда армиябездә тәртип арту, яңа төр корал белән тәэмин ителүе зур куаныч һәм горурлык уята. Берничә ел элек кенә хәрби хезмәткә барырга теләмәгән яшьләребезнең карашы үзгәрде. Алар хәзер үзләре теләп китә. Хәрби училищеләребезгә укырга керергә теләүчеләрнең саны дистәләрчә тапкырга артып китте. Бүген Русия Америка белән Кытайдан кала саклану өлкәсенә иң күп чыгымнар тоткан өченче ил. Хәрбиләргә фатирлар бирелә, хезмәт хаклары арта. Хәрби хезмәткә алынган солдатлар 1 ел гына хезмәт итүләренә карамастан, әзерлекле кайталар. Чөнки хәзер, элеккеге кебек, солдатлар “дворник”, “маляр”, “столяр”, “пешекче” хезмәте үтәми. Алар тулысынча хәрби әзерлек белән мәшгуль. Югары уку йортларының хәрби кафедраларында, хәрби-патриотик клубларда да әзерлек сыйфаты үсә.
Контракт буенча хезмәт итүчеләрнең дә саны елдан-ел арта. Хәрби часть һәм вазифага карап 2-3 елга контракт төзелә.
Бүгенгесе көндә гадәти чакырылыш буенча армиягә алынучылар да 3 ай хезмәт итү белән контракт төзи ала. Мичман, прапорщик һәм офицерлар белән контракт 5 елга төзелә. Беренче контракт вакыты үтү белән яңадан 1-10 елга озайтып була.
Ватанны саклау –ир-егетләр эше, дибез. Бу изге бурычны үтәүгә үз өлешен кертмәгән бер генә гаилә дә юк илебездә. Мисалга, Бөек Ватан сугышын гына алыйк. Илебезне якларга республикабыз 700 меңләп сугышчысын җибәргән. Кызганычка каршы, 309 мең 662 якташыбыз сугыш яланнарыннан әйләнеп кайтмаган. Димәк, һәр гаилә диярлек әти-әнисен, абый-апаларын, ул һәм кызларын, туганнарын югалткан. Югалту салган күңел яралары 70 елдан артык вакыт үтсә дә һаман сыкрый. Күпме сугышлар кичереп тә, дөнья халыклары һаман тыныч яшәргә өйрәнмәгән. Дөньяда бүген дә тыныч дип әйтеп булмый. Америка Кушма Штатлары, табигый байлыкларга хуҗа буласы килеп, Җир шарының төрле почмакларында кораллы конфликтлар тудырып тора.
Вашингтон карчыгалары, Ирак, Ливия, Иран, инде килеп Сүрия җирендә үз тәртибен, таләпләрен урнаштырмакчы. Якын Көнчыгышта кем хакимлек иткәнлеген күрсәтмәкче. Бүген алар Сүриядә хакимлек итмәкче. Русия гаскәрләрен Сүрия президенты хәрби җитәкчелеге ярдәмгә чакырды. Америка армиясе һәм НАТО гаскәрләре, терроризм белән көрәшәбез дигән булып, үз даирәләрен киңәйтү ягын карый. АКШ исә Русия белән ачыктан-ачык конфликтка керергә теләми. Моның өчен марионетка илләр бар ич. Астыртын рәвештә, алар ярдәмендә Җир шарының төрле почмагында хәрби конфликтлар оештырып, кайсыдыр бер якны коралландыралар. Корал сату беренче карашка гади коммерция кебек күренсә дә, чынында исә алай түгел. Вашингтон лидерлыкка омтыла, бүген хәрби куәткә ия булуы –төп максат. Әмма бүген күп кенә илләр югары хәрби технологияләргә ия. Русия дә шулар исәбендә. Өстәвенә, илебезнең дөньякүләм процессларга тәэсир көче, абруе арта, ныгый бара. АКШ моны өнәмәвен яшерми дә. Әйтик, соңгы вакытта алар безнең ил Калининград өлкәсендә “Искәндәр” ракета комплекслары урнаштырырга җыенгач, моны башка илләргә янау дип белдерде. Америка үзенең берәр штатында нинди дә булса хәрби часть урнаштырса, без һичбер игътибар итмәс идек. Бөтен Җир шары буенча йөзәрләгән хәрби базалар урнаштырган ил безне ничек тыныч яшәргә өйрәтмәкче. Безгә күрше булган Чехиядә, Болгариядә, Польшада, Балтыйк буе илләрендә, Румыниядә Русиягә каршы база оештыручылар безне гаепләп булаша.
Бүген кыю солдат-офицерлары һәм көчле коралланган гаскәре булган ил генә тыныч яши ала. Кайберәүләрдән, “хәрбиләргә дәүләт бюджетыннан артык күп акча бүленә”, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Үз армиясен ашатмаган ил чит ил армиясен ашатачак, дигән мәңгелек гыйбарәне онытып җибәрәләр, күрәсең. Бүгенге армиябез –илебез калканы. Ватаныбыз иминлеге алардан тора. Шуңа күрә дә бүген армия һәм флот ветераннарын, хәрбиләрне, бөтен ир-егетләрне– ил сакчыларын, барлык ватандашларыбызны бәйрәм белән ихлас котлыйбыз. Тыныч булсын дөньялар!
Тарихка күз салсак...
Русиядә регуляр армия оешуны Петр1 исеме белән бәйләп күрсәтәләр. Әлбәттә, аңа кадәр дә Русиянең гаскәрләре булган, сугышлар да тынып тормаган. Басып алучылардан үзеңнең җирләреңне саклау өчен һәрчак уяу булырга, коралланырга, гаскәр тупларга кирәк булган. XVI-XVII гасырларда Көнбатыш Европа илләрендә ату коралы һәм ядрә белән атучы туплар кулланыла башлагач төркемнәргә берләшкән гаскәр оештыру мәсьәләсе килеп баса. Авыр коралларны бергәләп күчереп йөртергә, бергәләп көрәшергә кирәк була башлый. Илнең бөтенлеген, иминлеген оешкан гаскәр генә саклап кала алган. Уналтынчы гасырдагы “болганыш” чорыннан соң илне берләштерү дә сорала.
Унҗиденче гасыр башында, ягъни 1613 елда Русиядә атлы укчылар полклары оештырыла башлый. Бу полкларда хезмәт итүче дворяннарга күпләп җир биләмәләре өләшә башлыйлар. Дәүләткә хәрби хезмәт итү дә, барлык җирләр дә нәселдән-нәселгә күчә һәм арта барган. Алар хәрби походларга чакырылган вакытта гына җыелганнар һәм үзләренең шәхси аты, коралы белән килә торган булганнар.
1648-1654 елларда патша боерыгы нигезендә немец теленнән хәрби Устав тәрҗемә ителә, регуляр җәяүле һәм атлы укчылар полклары төзелә. 1684 елда 11 яшьлек ПетрI нче үзе яшендәге 50 малайны җыеп ала һәм төрле хәрби уеннар уздыра башлый. Малайлар үсә тора һәм уеннар да җитди хәрби күнекмәләргә әйләнә бара. Яшь малайлар егет булып физик ныгынып үсеп җитәләр һәм 1691 елда, аларны берләштереп, бар Европага билгеле “Преображенский” Һәм “Семеновский” полклары хасил була. Ике ел чит илләрдә хәрби әзерлек серләрен өйрәнеп кайткан ПетрI 1699 елда “Барлык ирекле кешеләрне хәрби хезмәткә кабул итәргә” дигән карар чыгара. Оештырылган ике полк офицерлар әзерләү корпусына әйләнә. Әлеге полкларда башта солдат булып хезмәт итмәгән дворяннарга офицер дәрәҗәсе бирелмәгән. Шул ук вакытта хәрби осталык күрсәткән гади солдатларга да офицер чины бирелгән һәм алар дворян булып киткәннәр.
Регуляр армия итеп оештырылган Русия гаскәре 1701 елның 29 декабрендә Швед гаскәрләрен тар-мар итә һәм ныклы хәрби көч булып танылу ала. Шул елларны ПетрI җитәкчелегендә Русия хәрби флоты төзелә. Шул вакыттан алып хәрбиләребез ил иминлеген саклауда күпме батырлыклар күрсәттеләр һәм күрсәтәләр.
Ватанны саклаучылар
көненә – 100 ел
Читайте нас: