Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2018, 15:15

Телефонлы маҗара

Соңгы берничә елда гаджетлар (смартфон, планшетлар) тормышыбызга ныклап үтеп керделәр. Көнкүрешебездә алар белән бәйле төрле кызык хәлләр дә килеп чыккалый. Попуткада кайтып барганда кызлар белән сөйләшеп-аралашып киттек тә шундый кызыклар ишетергә туры килде.

Лилия сөйләгәннәрдән:
“Смартфоныма смс-хәбәрләр килүен белдергән музыка-рингтон урынына яңа туган чебеш-үрдәк бәбкәләре чыгара торган аваз куйган идем. Куйдым да оныттым. Машинама утырып эшкә барырга чыктым. Әллә нинди кош тавышы ишетелә башлады салонда. Аптырадым, машина эченә бу кош кайчан кереп өлгерде икән, мин әйтәм. Чикылдый да туктый, куркып калдым, руль артындамын бит инде, әгәр салон буенча оча башласа, нишләргә? Авария ясавың да ихтимал бит. Туктап эзли башладым. Һәм... келт итеп исемә төште! Смс-хәбәргә кош тавышын куйганым! Вәт көлдем!
Шул ук тавыш белән тагын бер кызык хәл булды әле. Кызым белән авылга кайтырга чыктык. Ул артта, үзенең креслосына утырды да йоклап та китте. Ә мин әнигә үрдәк бәбкәләрен алдым һәм багажникка урнаштырдым. Шулай кайтып барабыз. Теге кош тавышлары килә башлады бит, мин инде гадәт буенча телефонымны алып смскалар эзлим. Юк. Азрак торгач, тагын чикылдый, телефонымны алып карыйм, смс юк. Ярты юл шулай бардым. Шуннан кызым уянды да: “Әни син бәбкәләр алдыңмы?” ди. “Бәй, каян беләсең?” димен. “Әнә бит тавышлары чыга”, димәсенме. Тагын бер рәхәтләнеп көләргә туры килде шул чакта. Смс-хәбәр эзләп, бәбкәләрне бөтенләй хәтердән чыгарганмын”.
Шуннан әңгәмәгә Гөлназ кушылып китте:
“Шулай бер кайнамнарга кайттык. Кичен йокларга яттык. Төн уртасында песи мияулый башламасынмы! Ә мин беләм: кайнамның песие юк. Болай да караңгыда шүрлим, булмаган песи тавышын ишеткәч, тәмам йокым качты! Теге песи мияулый да мияулый. Көч-хәл белән таңны аттырдым! Беләсезме нинди песи булып чыкты?! Гаджетларда балалар уйный торган “Сөйләшә торган песи Том” уены бар бит? Улым шул уенны уйнаган, шундагы песи төнлә ачыгып, ашарга сорап мияулаган!”.
Менә шундый хәлләр дә була. Ә сездә шундый кызыклар булгалыймы? Язып җибәрегез. Рәхәтләнеп бергә-бергә көлешербез!
Читайте нас: