Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2018, 14:00

“Хатын-кызга игътибар кирәк.

Бәйрәмдә генә түгел, гел кирәк”

Зилә һәм Хәсән Усмановлар. Бу талантлы, сөйкемле парны бездә кемнәр генә белми икән?! Сәхнәдә дә, тормышта да бер-берсенә тиң булган, иҗатлары белән җыр сөючеләрнең күңелендә урын алган бу тату гаилә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Моңлы тавышлары, парлы чыгышлары белән сәхнәләрне бизәгән Усмановлар – безнең “Өмет” гәзитенең дә якын дуслары. Кайда, нинди генә чара үткәрсәк тә, чакыруыбызны ихлас кабул итәләр, төрле очрашу-кичәләребезне җырлары белән “күтәрәләр”. Әле бәйрәм алдыннан да редакциябезгә кереп, хәл-әхвәл белешеп, үзләренең март аенда узачак концертларына әзерлек барышы турында сөйләп чыктылар.
Әйтүемчә, тамашачы аларны артист буларак белә, ярата. Ә менә тормыш-көнкүрештә нинди пар алар, гаилә дилбегәсен ничек тарталар, бәйрәмнәрне ничек билгелиләр икән? Шул хакта беләсе, аларны хатын-кыз һәм ир-ат буларак ачасы килде. Һәм, әлбәттә инде, очрашуыбыз ир-егетләр бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне алдыннан булганга, Хәсәнгә котлау сүзләребезне җиткереп беренче сорвыбызны да бирдек.
(Башы 12 нче биттә).
– Хәсән, Ватанны саклаучылар көне синең өчен нинди әһәмияткә ия? Гаиләгездә котлашу тради-цияләре, бүләк бирешү гадәте бармы?
–Бу бәйрәм – ир-атларга игъ-тибар күрсәтеп, аларны зурлап, хөрмәтләп үтү өчен күңелле һәм кадерле бәйрәм. Үзем дә армиядә хезмәт иткәч, зур бәйрәм дип уйлыйм. Хәзер инде бу көн башкачарак төсмер алды, патрио-тик рух күтәренкелегеннән биг-рәк, ир-атларны хөрмәтләү буларак кабул ителә. Безне бит бәләкәйдән патриотик рухта тәрбияләделәр, һәр егет хәрби бурычын үтәргә тиеш, хезмәт итмәгән егет-егет түгел дип үстерделәр. Мәктәптә укыганда катыргыдан погоннар ясап, парадларда үтә идек. Үз-үзебезне шулай хәрби хезмәткә әзерли идек. Мин – игезәк сыңары. Туганым Хөсәен сәламәтлеге буенча комиссия үтә алмады. Игезәкләрне аермыйлар, ул армия-гә бармагач, миңа да бару мәҗбүри түгел иде. Әмма мин үзем теләп, ныкышып хезмәткә киттем. Бер дә үкенмим. Сәламәтлеге булган һәркем хәрби чыныгу үтәргә тиеш. Төрле сәбәпләр табып, армиядән качып йөрү егетләрне бер дә бизәми.
– Хезмәтен үткәч, хөрмәтен дә күрәсеңдер, гаиләңнән нинди бүләк көтәсең?
–Мин Әбҗәлил егете. Ә безнең Әбҗәлил шаяннары 23 нче февральне “Халыкара носки бәйрәме” дип йөртә (көлешәбез). Шулай да, гаиләбездә носки белән генә чикләнмибез. Бер-беребезнең күңелен күрергә тырышабыз. Миңа көндәлек тормышта кирәк-ле, файдалы әйберләр бүләк итүләрен яратам. Зиләгә дә алдан әйтеп куям: бүләгең кыйммәт түгел, файдалы булсын, дим.
Шушы урында сүзгә Зилә кушыла:
– Нәрсә генә бүләк итсәң дә, Хәсән шуңа ихлас куана белә. Ул алтын куллы кеше, белмәгән эше юк. Гаражыбызның яртысын аның станоклары, эш кораллары алып тора. Шуларны урнаштырырга тартма бүләк итсәң дә риза ул. Былтыр, мәсәлән, мин аңа шул инструментлары өчен зур кейс бүләк иттем.
– Хәсән, син бик күп дәрәҗәле конкурслар лауреаты булган талантлы җырчы. Бу кул эшләренә осталыгың кайдан килә?
– Минем әтием электрик, балта остасы иде. Гел аңа ияреп, эшен күреп, ярдәмләшеп үстем. Әнием дә төзүче иде. Гаиләдән киләдер сәләтем. Аннары беренче һөнәрем дә төзүче бит минем. Сибайда политехник колледж тәмамлаган идем. Үз йортыбызны да, нигездә, Зилә белән бергәләп төзеп кердек. Уйлап карасаң, төзелеш эше, матурлык тудырыга омтылу, агачтан нидер сырлау, бизәкләү – үзе иҗат бит ул. Мин табигатем белән тыныч, әкренрәк кеше, кулга корал алгач, җиде кат уйлыйм, бер кат кисәм, ягъни эшлим. Әйбәт, матур булсын дип тырышам. Хәзер инде улым Урал миңа ияреп, мин эшләгәнне күреп үсә. Бу да үзенә күрә тәрбия.
– Зилә: Урал үзе эшләгән бүләкләр бирергә ярата. Быелгысын бер атна алдан биреп тә куйды инде. Бер кичне концерттан кайтсак, диванга тезеп куйган бүләкләрен (көлә). Шәүрә нәрсә дә булса пешереп куандыра. Әле менә сизенәм – әтисенә бүләккә нин-дидер рецепт әзерли ул. Алар үзләре дә бүләкләр алырга ярата. Кызыбыз нәрсә бирсәң дә риза, ә менә Урал үзенә ни кирәген алдан ук тәгаен әйтеп куя. Шунысы бар, аларның туган көннәре безнең өчен изге – ул көнне бернинди дә концертлар эшләмибез, өйдә булырга, күңелләрен күрергә тырышабыз.
– Хәсән, 23 нче февраль белән 8нче март арасы бик якын. Кызларыңны син ничек зурлыйсың?
– Зиләдән шулай ук алдан сорыйм, нәрсә бүләк итим, дим. –Үзең кара инде, ди, ләкин барыбер оригинальлек көтә.
Зилә: Әйе, бриллиантлары да кирәк түгел, игътибар гына булсын.
Хәсән: Хатын-кызга игътибар кирәк шул. Бәйрәмдә генә түгел – гел кирәк. 8 нче март үтүгә, 9ында Зиләнең туган көне дә бит әле. Берьюлы килгәч, бер генә бүләк тә ярыйдыр инде дип уйласам, юк, ике бәйрәмгә аерым ике бүләк тиеш дип, Зилә кистереп әйтеп куйды. Шулай булгач, миңа икеләтә тырышырга, фантазияне эшкә җигәргә туры килә инде (көлә).
Зилә: Концертларыбызга апалар бүләккә үзләренең күңел җылысын кушып бәйләгән чәчәкләр, ваза-ларын, пешергән чәк-чәк, бәлеш-ләрен алып киләләр. Шундый игътибарларын тою да күңелле. Өебездә шундый истәлекле кул эшләре хәтсез җыелды безнең.
– Хәсән, кулың эшкә ятып торган җир кешесе син. Беренче белемең дә сәнгатьтән ерак булган икән. Җырга ничек кереп киттең соң?
– Бәләкәйдән җырларга хыялым бар иде. Армиядән соң Сибайда төзелештә эшләп йөргән чакта “Ирәндек моңнары” конкурсында катнаштым. Шуннан миңа җыр буенча укырга барырга киңәш иттеләр. Башта сәнгать училище-сында, аннан академиядә укыдым, анда Зиләне очраттым. Язмыш үзе шулай йөртәдер инде адәм баласын.
– Йорт эшләре белән мәшгуль булганда җырлыйсыңмы?
– Эшләгәндә мин башка җырчыларны, “Шәрык”, “Юлдаш” радиоларын тыңларга яратам. Хәтта машинада йөргәндә дә үзебезнең язмаларны тыңла-мыйбыз. Кайчак кына хисләнеп китеп җырлап алам.
– Сезнең йортны барып күрүчеләр, әкият дөньясына эләккән кебек матурлык анда, дип сөйли. Икегезнең бер булып, бер максатта яшәү нәтиҗәсе бит бу.
– Ир-егет өчен гаражга чыгып керү, машина белән булашу да күңелгә рәхәтлек бирә. Ир-атка 70 төрле һөнәр дә аз. Мин агач эшләреннән тыш, ташлар белән дә мавыгып киттем әле. Кайда йөрсәм, шуннан матур ташлар алып кайтам. Әйтик, Зиләнең туган ягы Бөрҗәннән, Салават районыннан алып кайткан таш-лардан ихатадагы коены бизәдем, башка төрле бизәкләү эшләрен дә уйлап йөрим. Зилә исә бакча эшләренә һәвәс, үстерә, уңышны җыя, тозлый, кайната, киптерә, кышлыкка зур запас әзерли.
– Алтын куллы оста булуыңны белгән танышларың заказга әйбер эшләткәннәре юкмы соң?.
– Шуны эшләп бир әле, дигән-нәре бар. Ләкин әлегә заказга эшләргә вакытым юк. Күптән түгел бер танышымның таштан сәгать-ләр эшләгәнен күрдем. Аны мин дә эшли алам, хыялыма бу уемны да салып куйдым. Ташлардан фонтан ясау теләгем дә бар. Гомумән, үзем уйлап ясаган әйберләрем таныш-лар арасында кызыксыну уята. Сиңа бу ачышларың өчен патент алырга кирәк, дигәннәре дә бар. Әйтик, аэрочана, миничаңгы кебек эшләнмәләрем бик матур, бер-кайда, беркемдә булмаганча кы-зыклы килеп чыкты, урамда күрсәләр дә, бик кызыксынып карап үтәләр.
– Зилә, Хәсән, быел Гаилә елы буларак күп кенә артистлар үз программаларын шушы юнә-лештә төзи. Сез дә, гаилә кыйм-мәтләрен саклап яшәүче пар буларак, бу җәһәттән иҗаты-гызны активлаштырдыгыз, бугай?
– Зилә: Сәхнәдә хәзер чынлап та, бигрәк тә яшьләр арасында, парлы җырчылар күбәйде. Парлы сәнгать – тамашачы өчен кызык-лырак. Халык артистның шәхси тормышы белән дә кызыксына. Сәхнәгә бит матур мөнәсәбәтләр чыга, мәхәббәтле дуэтларны күрү, үзара җылы хисләргә корылган чыгышларны карау нинди күңелле! Кемдер үрнәк алырга да мөмкин. Безнең дә 15 март көнне элекке РТИ мәдәният сараенда бик матур сюжетлы концертыбыз көтелә. Гаилә елы уңаеннан балалар белән бер шаян җыр әзерләдек әле. Кунакларыбыз да күп булачак. Гаилә елына багышланган прог-рамма булгач, ир-хатын мөнәсә-бәтләрен юмор аша чагылдыручы парлы алып баручыларыбыз (аларның исеме – әлегә сер), шулай ук Бибисара Азаматова, Илшат Яппаров, Ленар Вәлиев, курайчы, биючеләр – чын бәй-рәмчә тамаша көтелә. Шушы ук концертыбыз Стәрлетамакта да узачак.
– Баларыгызның сәхнәгә чыгу теләге, җырга сәләтләре бармы?
Зилә: Икесенең дә җырга сәләтләре бар. Тик Шәүрәнең хәзер вакыты әзрәк. Аннары балаларга басым ясап, артист булсыннар дип этеп-төртеп сәх-нәгә чыгарасы килми – үз теләк-ләре булса гына. Без аларны бар яклап та үстерергә тырышабыз – театрларга да йөртәбез, төрле түгәрәк-секцияләрдә дә шөгыль-ләнәләр. Кем булсалар да яхшы булсыннар, бәхетле булсыннар.
Елена Фатыйхова әңгәмәләште.
Читайте нас: