Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2018, 13:53

Бушлай сыр капканда гына. Яки мошенниклар тик ятмый...

Соңгы көннәрдә мәҗбүри медицина страховкалавы (ОМС) полисларына күчкән акчаларны теләгән һәр кеше кайтара ала икән дигән имеш-мимешләр таралды. Редакциягә шалтыратып, аны ничек кайтарып була икән дип мөрәҗәгать итә башладылар. Бу хәлләр белән кызыксынып шуны ачыкладык: акчаларны кайтарып була дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Сезгә акчаларны күчерү өчен исәп ачабыз дип хәбәр бирүчеләр – мошенниклар. Аларга ышанмагыз.

Кызганычка каршы, ил буенча алдакчылар кармагына меңәрләгән беркатлы гражданнарыбыз капкан да инде. Мошенниклар “акыллы эш иткән”.
Социаль челтәрләрдә теркәлгән кешегә, я аның электрон почтасына, я булмаса телефоннан шалтыратып, аның ОМС полисын тикшерүләре, кулланылмаган медицина хезмәтләре өчен түләүләр алу мөмкинлеге хакында хәбәр иткәннәр. Алар дәвалау учреждениеләрендә страховка-
ланган гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализладык, исәпләдек дип сөйләгәннәр. Анализ нәтиҗәсендә янәсе теләсә кемнең ОМС полисы буенча кулланылмаган акчалары калып, җыелып килгән. Һәм... бу акчаларны компенсацион түләүләр гомум үзәге сайтында алаласыз дигәннәр. Моның өчен сайтка сылтама бирелә, кулланучы анда кереп, исем-шәрифләрен яза, ОМС полисы мәгълүматларын тутыра. Схема шулай “эшли” башлый. Система кулланучыга аның страховка компенсациясе суммасын күрсәтә. Ә монда йөзәрләгән мең суммалар! Әмма ул акчаларны алыр өчен аерым исәп ачарга кирәк икән. Аны ачар өчен күпмедер акча күчерүне таләп итәләр, башка түләүле хезмәтләр дә каралган. Кайсыберәүләр хәтта 15 000 сум акчаларын күчергән дә. Мөгаен, вәгъдә ителгән йөзәр мең сумнар янында 10000-15000 сумнар аларга әллә ни күп тоелмагандыр.
Кешеләрнең беркатлылыгына исем китеп утырам. “Акча бирәләр” дигән сүзне ишетсәләр, безнең халык гүя “исерә”. Зур акчалар алыр өчен ул хәләл акчасын кызганмый, соңгысын илтеп бирә һәм төп башына утырып кала. Ә мошенниклар кешеләрне алдауның яңадан-яңа очракларын уйлап таба тора. Шуның өчен яшен тизлегендә таралган “яхшы” хәбәрләргә ышанмагыз. “Сезгә акча яки зур күләмдәге отыш бирелә, ләкин моның өчен иң элек күпмедер акча күчерергә тиешсез” дигән сүзләр шунда шик уятырга тиеш. Бушлай сыр капканда гына була, диләр. Юк, аның өчен тычкан үз гомере белән түли. Кемнәрнеңдер исәбенә акча күчергәнче, үзегез турындагы мәгълүматларны ачып салганчы җиде кат үлчәргә кирәк. Гомумән, бу очракта сабыр итеп тору хәерлерәк.
Ә инде бу уңайдан соңгы рәсми яңалыкларга килгәндә, Дәүләт Думасы депутаты Сергей Вострецов яңа закон проекты керткән. Ул медицина иминияте өчен акчаларны турыдан-туры пациентларның исәбенә күчерүне тәкъдим итә. Бу эшләүче кешеләр өчен отышлы булыр иде. Акчаларны үзләре теләгәнчә кулланырлар иде дип аңлата.
Эш бирүче һәр эшчесе хезмәткәре өчен хезмәт хакыннан 5,1 % күләмендә ОМСның федераль фондына акча күчереп бара. Бу акчалар урыннардагы фондларга җибәрелә. Шул суммалардан страховка компанияләре кирәкле акчаларны ала һәм дәваханәләргә, поликлиникаларга безгә күрсәткән хезмәтләре өчен түли. Ләкин балигъ булмаганнар, пенсионерлар да бар бит әле. Кыскасы, яңа закон проекты бик күп сораулар тудыра.
Әлфия Бикмурзина.
Читайте нас: