Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2018, 12:10

Юбилейга бүләк

Ике атнага сузылган “Дакар” континентара автомобиль узышлары “КамАЗ –мастер” командасы җиңүе белән тәмамланды. Бу җиңү ике юбилейга бүләк булды дисәк тә дөрес буладыр. Беренчедән, “КамАЗ-мастер” командасы оешуга 30 ел тулды, икенчедән, команда 15 нче тапкыр җиңү яулады. Әлеге бәйгеләрдә команданың Айрат Мардеев экипажы –өченче, Эдуард Николаев экипажы беренче баскычка күтәрелүен хәбәр иткән идек инде.

Ике атнага сузылган “Дакар” континентара автомобиль узышлары “КамАЗ –мастер” командасы җиңүе белән тәмамланды.
Бу җиңү ике юбилейга бүләк булды дисәк тә дөрес буладыр. Беренчедән, “КамАЗ-мастер” командасы оешуга 30 ел тулды, икенчедән, команда 15 нче тапкыр җиңү яулады. Әлеге бәйгеләрдә команданың Айрат Мардеев экипажы –өченче, Эдуард Николаев экипажы беренче баскычка күтәрелүен хәбәр иткән идек инде. Әйткәндәй, бу – Эдуард Николаевның инде өченче җиңүе. Быелгы узышлар, койма яңгырлар аркасында бик авыр шартларда үтте. Юлларның үтә алмаслык сазлыкка әйләнүе сәбәпле, 13 нче этап бөтенләй уздырылмады. Старт алган 42 автомобильнең 11 генә 8 мең чакрымны үтеп, финишка килеп җитә алды. “КамАЗ” бу юлы да сынатмады һәм дөнья күләмендә үзенең дәрәҗәсен тагын да югары күтәрде. Ил Президенты Владимир Путин Казанга сәфәре вакытында “КамАЗ-мастер” командасы белән очрашты һәм тагы бер тапкыр котлады. Әфарин, егетләр!
Читайте нас: