Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2018, 12:13

Яңадан имтихан бирү кирәкме?

Русия автомәктәпләре союзы җитәкчесе Александр Ачкасов: “Һәрбер автоһәвәскәр 10 ел саен водитель таныклыгын алмаштыра. Соңгы елларда юл йөрү кагыйдәләренә күп кенә үзгәрешләр кертелде. “Шуның өчен һәрбер водитель яңадан имтихан бирергә тиеш”, – дип чыгыш ясады.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясендә бу тәкъдимне тикшерәләр. РФ Дәүләт Думасы исә тәкъдимне хупламады. Депутатлар фикеренчә, бу үзгәреш бары автомәктәпләр файдасына булып, гражданнардан өстәмә чыгымнар гына таләп итәчәк. “Водитель таныклыгы гомерлеккә бирелә, ун елдан соң алмаштырганда яңадан имтихан бирү кирәкми. Вакытында аны 10 ел саен алмаштыру заманча, пластик таныклыклар эшләнә башлагач кертелгән иде. Сәламәтлеге буенча автомобиль белән идарә итә алу-алмавын ачыклау өчен дә кирәк бу алым”, – дип белдерде парламентның Дәүләт төзелеше һәм кануннар буенча комитет рәисе урынбасары Вячеслав Лысаков.
Интернет челтәрендә бу уңайдан ризасызлык белдерүчеләр саны көннән-көн арта бара. Берәүләр аны “автомәктәпләр үзләренең керемен арттырырга уйлый, укыткан өчен 20-30 мең акча җыялар, аларга һаман җитми” дип кабул итә, икенчеләре “безнең илдә укытучылар да, табиблар да, хәтта хәрбиләр дә 10 ел саен дәүләт имтиханы биреп йөрми. Әгәр дә водитель мәнфәгатьләрен кайгырталар икән, ни өчен бушлай укытмыйлар соң”, ди. Өченчеләре “таныклыгы тартып алынганнар һәм юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы, елына 20 штраф алган кешеләрне яңадан имтихан бирдерергә кирәк”, дип исәпли. Дүртенчеләре, “башта автомәктәптә төпле белем бирергә өйрәнсеннәр, таныклык алучыларның кайберләре гаражга да керә алмый. Шулкадәр акча җыеп алгач, алар укыту сыйфаты өчен җавап бирергә тиешләрдер бит”, дип ризасызлыгын белдерә.
Автомәктәп җитәкчеләре, чынлап та, үзләрен генә кайгырта булып чыга. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәте бу кадәр эшне ничек җиңеп чыгарга тиеш? Бүген бер Мәскәү шәһәрендә генә дә елына 120 мең кеше водитель таныклыгы ала. Шуларга 10 ел саен алмаштыручыларны да өстәсәң, бу сан миллионнар белән исәпләнәчәк. Шушы көннәрдә генә ЮХХДИ хезмәткәрләрен 20 процентка киметү”, турындагы карар дөнья күрде. Минемчә, бу тәкъдим кабул ителгән очракта да бары тик юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозучылар һәм еш авария ясаучыларга гына кагылырга тиеш. “Юл йөрү кагыйдәләре еш үзгәрә, шуңа күрә яңадан имтихан бирсеннәр” дигән сүз дә дөрес түгел. Кеше көн дә юлда йөри икән, яңа кагыйдәләр һәм таләпләр белән тыныша бара, һәм бу бернинди кыенлык та тудырмый. Болай да юл салымнары, страховкалау һәм бензин хакларының артыннан куып җитеп булмый. Бичара водитель нишләргә тиеш?
Читайте нас: